+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
14 июнь 2020, 10:20

Печәнгә төштекме?

Быел якынча 760 мең тонна печән хәзерләнәчәк.

Республика халкы агымдагы елда якынча 760 мең тонна печән хәзерләячәк. Саннарны республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрендәге үз битләрендә китергән. Төбәк җитәкчесе үзенең яшьлек елларын да искә төшерә.

Печән чорының кызган чагы! Бу гыйбарәне еш ишеткәнсездер, әмма менә хәзер сүз аның башлангыч мәгънәсе турында бара. Үземнең яшь чагымда да бу гыйбарәне еш кулландым. Авыл халкы хәзер күпьеллык кузаклы үләннәрне чаба. Җәй дәвамында аларга 760 мең тонна печән, миллион ярым тонна сенаж, 1,2 миллион тонна силос хәзерләргә һәм 700 мең тонна фураж ашлыгы салырга кирәк булачак. Менә шушы — печән инде ул! — дип яза Радий Хәбиров.

Фото: vk.com/radiyhabirov
Читайте нас