+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
16 июнь 2020, 13:35

Авыл хуҗалыгында хәл итәсе мәсьәләләр күп әле

Радий Хәбиров "Авыл сәгате" форматында узган онлайн-киңәшмәдә кайбер проблемаларгы игътибар арттыру кирәклеген белдерде.

Радий Хәбиров "Авыл сәгате" форматында узган онлайн-киңәшмәдә кайбер проблемаларгы игътибар арттыру кирәклеген белдерде.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Авыл сәгате” форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә уздырды. Анда тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, контроль һәм күзәтчелек органнары вәкилләре, республика товар җитештерүчеләре катнашты. Алар тармакны үстерү, шул исәптән республика территориясендә терлекчелек калдыкларын эшкәртү буенча заманча экологик чиста предприятие булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Республиканың Ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, төбәктә эшләүче утильләштерү мәйданчыклары тиз тутырыла һәм даими санитария контроле таләп ителә. 2004 елга кадәр төбәктә федераль финанслау исәбенә өч ветсанутильзавод эшләде - Бөредә, Мәләвездә һәм Туймазыда, аларда ел саен 20 мең тоннага якын биологик калдыклар эшкәртелеп килгән. Бу - гомумреспублика күләменең яртысыннан артыгы. Финанслау туктатылганнан соң, предприятие бетерелде.
Шуңа бәйле рәвештә, утильләштерү буенча үз комплексларын сатып алырга әзер булган хуҗалыкларга ярдәм итү, шулай ук заманча эшкәртү технологияләренә күчү мәсьәләләрен карау максатка ярашлы булыр иде. Бу төбәктәге имин эпидемиологик вәзгыятькә хайваннарның кайбер куркыныч авырулары буенча ярдәм итәчәк.
- Ветеринария хезмәтенә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә Башкортстан территориясендә хәл тотрыклы, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта, һичшиксез, алга таба үсеш өчен өстенлекле юнәлешләр формалаштыру мөһим.
Яңа ветеринария-санитария эшкәртү заводы концепциясе турында республиканың Ит җитештерүчеләр берлеге рәисе Виктор Фрейдин сөйләде. Аның сүзләренчә, потенциаль инвесторлар өчен, сайланган җитештерү мәйданчыгы булган предприятие проектын да кертеп, документларның тулы пакетын, экологик экспертиза бәяләмәсен, инженерлык инфраструктурасы вариантларын әзерләү максатка ярашлы.
- Бу Төбәк фонды ярдәме белән проект компаниясенең катнашуын күздә тоткан инвестицияләүгә дәүләт заказы, - дип өстәде Виктор Фрейдин. - Шул ук вакытта, проектны тормышка ашыруга акча кертергә теләгән инвестор әзер бизнес-чишелеш алачак.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы Хөкүмәткә яңа производствоны эшләтеп җибәрү перспективаларын һәм аның финанс-икътисади күрсәткечләрен өйрәнү өчен эшче төркем формалаштырырга кушты.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас