+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
16 Июня 2020, 08:15

Уңыш нигезе — хезмәт сөю

Күбияз авылыннан Наил Шаһиевның фермер хуҗалыгында симертүдәге үгезләрнең авырлыгы 500 килограммга җитә.

Күбияз авылыннан Наил Шаһиевның фермер хуҗалыгында симертүдәге үгезләрнең авырлыгы 500 килограммга җитә.
Күбияз авылыннан уңган фермер Наил Шаһиев изге күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел кеше.
Булдыклы эшкуар, авылга күченеп кайтып, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә була. Шатлык һәм зур канәгатьлек китергән эш тә табыла. Башта ул симертү өчен 100 баш бозау сатып ала. Аннары фермасы бестужев токымлы сыерлар белән тулылана. Куе сөт һәм күп ит бирүе белән аерылып торган бу терлекләрне Дүртөйле һәм Миякә районнарының токымчылык хуҗалыкларыннан алып кайта.
— Күп фермерлар бу токымны универсаль һәм иммунитеты көчле булган, төрле йогышлы авыруларга бирешмәгән өчен сайлый да инде, — ди Наил Рәфыйк улы. — Аларның бозаулары 45-50 килограммлы булып туа. Сыерлар — 480-560 килограммга, ә үгезләр 450-500 килограммга җитә. Симертелгән үгездән ит чыгуы 58-60 процент тәшкил итә. Алты айлык бозаулар 160-180 килограмм авырлыкка җитә.
Бүген фермер тагын симменталь токымлы сыер һәм бозаулар сатып алырга ниятли. Күмертау шәһәре янындагы хуҗалык белән килешү төзелгән. Сөтнең куелыгы, аны майлылыгы ат-ланмай, каймак, сыр җитеш-терүдә уңышлы куллану мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта сөт тәмлелеге белән аерыла. Элекке эшчәнлеге республиканың төрле почмакларыннан һәм күрше төбәкләрдән фермерлар белән танышу мөмкинлеге биргән. Ул кайда нинди токымлы мал үрчетелүен һәм үстерү үзенчәлекләрен яхшы белә.
Наил Рәфыйк улы терлек асрау өчен урындагы ферманы арендага алган. Берничә ел буш торган бина ярыйсы гына таушалган була. Фермерга аны ремонтларга туры килә. Терлекләр саны арту белән абзарны зурайтырга планлаштыра, моның өчен материаллар сатып алынган да инде.
Фермерның мал азыгы хәзерләү техникасы җитәрлек. Крестьян-фермер хуҗалыгы төзегәч, яңа пресс-җыйгыч, роторлы чапкыч, тырма, “ГАЗель” машинасы сатып алган. Ә “Беларус” тракторын аңа Агыйдел шә-һәреннән хезмәттәше бүләк иткән. 150 гектар җирне арендага алган, аның яртысыннан күбрәге — көтүлек, ә калган мәйданга печән хәзерләү өчен күпьеллык үләннәр чәчелә. Фуражны даими җитештерүчеләрдән сатып ала. Моннан тыш, фураж белән башка хуҗалыкларны да тәэмин итә, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә дә сата.
— Иң мөһиме — эшләргә теләк булу. Уңыш нигезенә хезмәт салынган. Эшеңне күңел биреп башкарганда гына яхшы уңыш аласың һәм канәгатьлек табасың. Күп вакытымны мал янында үткәрәм һәм, беләсезме, маллар үзләренә булган карашны бик тиз сизә, син яхшы булсаң, алар да шулай ук җавап бирә, — ди Наил Рәфыйк улы.
Булдыклы фермер өчен авыл хуҗалыгыннан алган табыш иң мөһиме түгел.
— Халкыбыз яхшы, тәмле ит ашасын дип телим. Фермада сыерлар бозаулатуны ноябрь-декабрь айларында башларга планлаштырам. Шулай иткәндә, киләсе көзгә бозаулар бер яшьлек булачак, аларны халыкка тере авырлыгында сатарга мөмкин. 35 мең сум бүген, ми-немчә, артык кыйммәт түгел. Кем тели, арытаба үстерә, кемдер иткә суя, — ди фермер.
Мондый зур хуҗалыкта ярдәмчесез мөмкин түгел. Фермерда Ключи авылыннан бер гаилә эшли. Шулай ук студент уллары ярдәмләшә, техникага идарә итәргә өйрәнә.
Наил Рәфыйк улы ферма, терлекләр, басу-кырлар һәм болыннарсыз яши алмый. Кешенең нинди эш белән шөгыльләнүе түгел, ә аны ничек башкаруы мөһим. Уңыш та шуңа карап килә-чәк.
Лилия Шәрифгалиева.
Аскын районы.
Читайте нас