Авыл хуҗалыгы министрлыгында елның биш аенда республикада сөт җитештерү эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Республикада сөт җитештерү буенча иң яхшы хуҗалыклар исемлеген Чакмагыш районының “Базы” җәмгыяте ача, анда тулаем савым 9809 тонна тәшкил итә. Иң яхшылар арасында шулай ук Стәрлетамак районының Калинин исемендәге хуҗалыгы (7606 тонна), Ярмәкәй районының “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте (6155 тонна), Мәләвез районының “Ашкадар” җәмгыяте (5886 тонна), Чакмагыш районының “Герой” хуҗалыгы (5420 тонна) бар. Гәзит хәбәрчеләре республикада өченче урында барган хуҗалыкта булып кайтты.
Ярмәкәй районында 2800 баш сыерга исәпләнгән “Семено-Макарово” эре терлекчелек комплексы төзелеше тәмамланып килә. Биредә елына 22 мең тоннадан артык югары сортлы сөт җитештерергә планлаштыралар. Шунда ук 3200 башка исәпләнгән сөт токымлы яшь мал үстерү өчен мәйданчыклар да бар. Инвестицияләрнең гомум күләме якынча 3 миллиард сум тәшкил итә. Комплекста йөзләрчә яңа эш урыны булдырыла. “Северная Нива Башкирия” компаниясен Воронежда штаб-фатиры булган “ЭкоНива” компанияләренең Русия-Германия төркеме оештырган. Аңа немец эшкуары Штефан Дюр тарафыннан нигез салынган.
Әлеге проект Ярмәкәй, Бәләбәй һәм Бишбүләк районнары террито-рияләрендә 15 мең баш эре мөгезле терлеккә комплекс төзүне күз уңында тота. Барлык сөтчелек фермаларының куәте 124,7 мең тонна югары сортлы сөт тәшкил итәчәк. Инвестицияләрнең гомум күләме 17,4 миллиард сумга җитәчәк.
Терлекчелек комплексы директоры Николай Лукерин белдерүенчә, җи-тештерелгән сөтнең зур өлеше Уфа сөт җитештерү предприятиеләренә китә. Хәзер предприятие акцияләренең контроль пакеты хуҗасы – Франция сыр җитештерүчесе Savencia Fromage & Dairy.
Әмма төп эшчәнлек республи-каның өч районында оештырылган. Ярмәкәй районында әлеге максатта 7 мең гектар җир арендага алынган. Анда башлыча мал азыгы культуралары үстерәләр. Бу көннәрдә эспарцет һәм люцерна чабалар, аны сенажга әзерлиләр. Аларны башка культуралар белән чагыштырганда протеин күп булганы өчен сайлаганнар.
– Кукуруз белән берлектә, бу үләннәр иң яхшы мал азыгы, – ди Николай Лукерин. – Шуңа безнең сыерлар күпләп сөт бирә – тәүлегенә бер сыердан 26 килограмм, барлыгы 54 мең килограмм сөт.
Ярмәкәйдә эре сөтчелек комплексын төзүгә район хакимиятендә зур әһәмият бирәләр. “Район халкы өчен, яңа эш урыннары булдырудан тыш, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе агробизнес өчен дә яңа мөмкинлекләр ача”, – ди район хакимияте башлыгы Илшат Райманов. – Шул ук вакытта муниципаль бюджетка акча да керәчәк.
Резида ВӘЛИТОВА.
Ярмәкәй районы.