Яки җәйге чорда эшкәртүче предприятиеләрнең аны сатып алу бәяләрен төшерүе акланганмы?
Терлекчелектә җәйге чор бихисап уңайлыклары белән билгеле. Атап әйткәндә, көтүлек-ләргә чыгу белән малларның продуктлылыгы арта. Сөт терлекчелегендә җәйләү вакытын мул сөт чоры дип юкка гына әйтмиләр. Бүздәк районының “Кыдаш” хуҗалыгында маллар җәйләүләргә май башында ук күчерелде. Савым кискен күтәрелеп, хәзерге чорда хуҗа-лыктан эшкәртүче предприятиегә тәүлегенә 5 тоннадан артыграк сөт озатыла.
Сыер маллары “Кыдаш”та 1500 баштан артыграк. Кәпәй-Кобау, Батырша һәм Өчтүбә фермаларында асралучы маллар өч җәйләүгә урнаштырылган. Аларның һәркайсында да малларга да, терлекчеләргә дә уңайлы шартлар тудырылган. Җәйләүнең иң зур өстенлеге шунда — бу чорда зур чыгымнарга бармыйча да мул продукция алырга мөмкин, чөнки мал азыгын хәзерләп торасы түгел. Нәтиҗәдә, җәйге сөтнең үзкыйммәте дә түбән була. Моны сөт продукциясе эшкәртүче предприятиеләр хуҗалары да яхшы белә. Шуңа да җәйләү чоры башлану белән сөтне сатып алу хакын төшерәләр дә куялар. Ни гаҗәп, кибетләргә чыгарылучы сөт ризыклары бәясе генә үзгәрешсез кала. Мондый хәл елдан-елга кабатланса да, эшкәртүче-монополистлар тарафыннан “Кыдаш” кебек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хаклар буенча гадел дәгъвалары барыбер санга сугылмый.
Шуңа карамастан, савылган сөтне арзанга булса да тапшыруың хәерле. Бу юнәлештә “Кыдаш”та “эчке резервлар”ны нәтиҗәлерәк файдаланырга күнеккәннәр. Атап әйткәндә, хуҗалыкта җитештерелгән сөтне беренчел эшкәртү җайга салынган. Бу ысулның өстенлеге шунда: суытылган продукция югары сортлы итеп сатыла. Шуңа бәйле, хаклар да берникадәр арта. Ләкин икътисади яктан арзан җәйләү сөте, эшкәртүчеләр өлешкә керү сәбәпле, хуҗалык өчен барыбер арзан булып кала.
“Кыдаш” республикада ящур зыян салган хуҗалык буларак билгеле. Әлеге чиргә каршы көрәш нәтиҗәсендә биредә йөздән артык баш терлек юк ителде. Китерелгән зыян өлешләтә капланды, әлбәттә. Хәзер инде симертүгә тәгаенләнгән маллар читтәрәк урнашкан Каранбаш фермасында асрала. Җәмгысы 122 баш үгезне бай тәҗрибәле терлекчеләр Рәфис Газизов һәм Айдар Җәмилов тәрбияли. Терлекчелек тармагында да алдынгы заманча ысуллар кулланыла. Атап әйткәндә, тоташ хуҗалык буенча 6 данә “электр көтүлекләре” булдырылган. Рәфис Газизов карамагындагысы 25 квадрат чакрымга исәпләнгән. Замана көтүчесе катлаулы механизмнар белән бик оста эш итә. Әйткәндәй, көтүлекләрдә үлән дә мул быел, көтүчегә көтүгә күз-колак булып кына торасы.
Мал асраудагы мондый яңалыклар хуҗа-лыкта 7 ел элек кертелә башлаган. Электр кулланылучы көтүлекләрнең мәйданнары арта. Тоташ алганда исә, көтүлекләрне электрлаштыру нәтиҗәсендә көтүчеләр санын икеләтә кыскартуга ирешкәннәр.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.