Владимир Путинның май указлары белән расланган “Авыл хуҗалыгы” гомумдәүләт проекты Башкортстанда уңышлы тормышка ашырыла. Республика аграрийлары уңышлары аерым игътибарга лаек.
Тәтешле районы аграрийларына агымдагы елда район 11,2 мең тонна печән, 51,6 мең тонна сенаж әзерләргә, 93,6 мең тонна силос салырга кирәк булачак, бу бер шартлы баш малга 32 центр азык берәмлеге тәшкил итәчәк.
Мал азыгы хәзерләүдә катнашачак авыл хуҗалыгы машиналарына техник тикшерү үткәрелгән, комиссия җитди җитешсезлекләрне ачыкламаган.
"Әмиров" хуҗалыгында язгы чәчүне вакытында төгәлләп, мал азыгы хәзерләү эшләре бара.
Биредә технопаркны яңартуга да җитди карыйлар. Язгы чәчүгә Т-150К тракторы һәм аңа яңа дискатор белән «Агратор-9» чәчү комплексы, лизинг буенча КЗС-10 «Полесье» ашлык җыю комбайны алынды. Тиздән хуҗалыкка азык таратучы ИСРК-12 кайтарылачак.
"Әмиров" хуҗалыгында коллектив елдан-ел яхшы җитештерү күрсәткечләренә ирешә һәм алдынгы позицияләрне били.
Районда мал азыгы хәзерләү оешкан төстә бара. "Урожай", "Крупская" , "Рассвет", Әмиров, "Дэмен" хуҗалыкларында беренче уңышлар турында отчет бирәләр. Бу хакта районда узган семинар-киңәшмәдә сүз булды.
Фото:https://tatyshlinski.bashkortostan.ru/