+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
25 июнь 2020, 11:00

Республика агросәнәгате - Русиядә лидер

Әлеге күрсәткечләр белән илдә беренче урыннарда без.

Әлеге күрсәткечләр белән илдә беренче урыннарда без.

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайның 25нче утырышы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка республика Хөкүмәтенең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре турында отчет тәкъдим ителде.

Икътисад һәм социаль тормыш турындагы төп доклад белән Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров чыгыш ясады.
Башкортстан агросәнәгать комплексы динамикалы үсештә һәм Русия төбәкләре арасында лидерлык позицияләрен тота, дип белдерде беренче вице-премьер.
Тулай продукция күләме буенча республика узган ел Русиядә - сигезенче, Идел буе федераль округында икенче урын яулаган.
Терлекчелек продукциясе буенча республика Русиядә - дүртенче, Идел буе федераль округында икенче урында бара.
Узган ел тоташ алганда АПКга инвестицияләр күләме 7,4 миллиард сумга җиткән. Тармак 6,7 миллиард сумлык дәүләт ярдәме алган.
Узган ел республика продукция экспортын 2,5 тапкыр арттырган.

Фото:suzory.rbsmi.ru
Читайте нас