Быел Борай районында чәчүлекләр мәйданнары 10 процентка арттырылса, киләчәктә биредә кымыз һәм казылык җитештерү дә җайга салыначак.
Җәй авыл халкы өчен чын-чынлап кызу чор: басуда да, җәйләүләрдә дә киеренке эш бара. Борай районы игенчеләре һәм терлекчеләре дә мул продукциягә йөз тотып тир түгә. Бүген безнең әңгәмәбез районның авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары – баш агроном Хәлил Минһаҗев белән.
— Хәлил Исламович, быелгы яз иртә килсә дә, табигать үзенең көйсезлекләрен күрсәтми калмады: республикабызның кайбер төбәкләрендә давыллы, бозлы яңгырлар чәчүлекләргә, каралты-кураларга зыян салды. Борай районында авыл хуҗалыгы культураларының торышын ничек бәяләр идегез?
— Аларның тормышы яхшы. Шунысын әйтергә кирәк: быел безнең районда чәчү мәйданнары 10 процентка арттырылды. Бу моңа кадәр эшкәртелми яткан басуларны яңадан әйләнешкә кертү нәтиҗәсе. Үсемлекчелек, терлекчелек өлкәсендә эш башлаучы фермер хуҗалыклары өчен җирләр бүленеп рәсмиләштерелде. Кайчандыр чәчү әйләнешеннән төшеп калган, ташландыкка әверелгән басуларга җан өрү арытаба да дәвам итәчәк. Районыбызга ике инвестор килде. Аларның һәркайсысы үз эшчәнлеген икешәр мең гектар мәйданда җәелдерәчәк. Инвесторларның икесе дә игенчелек өлкәсен үстерү тармагын сайлады.
Табигать көйсезлекләренә килгәндә, игенчеләребез өчен быелгы чәчү сынауларсыз узмады. Эшне озайлы яңгырлар тоткарлады, шуның өчен дә гадәттә ун-унбиш көндә башкарып чыга торган кампания бер айга диярлек сузылды. Шул сәбәпле бүген печән, сенаж хәзерләүне дә, кайбер соңрак чәчелгән басуларда химик утауны да берьюлы алып барырга туры килә. Бер эш тә көтеп тормый! Сенаж салуның технологиясен төгәл үтәгәндә генә сыйфатлы мал азыгы җитештереп була, “яшел янгын”га — чүп үләннәренә каршы көрәш тә тукталып тормый. Бу шартларда, әлбәттә, игенчеләребез һәр минутның кадерен белеп, бар көчен салып эшләргә кирәклеген яхшы аңлый.
Сенажны ике этапта хәзерлибез: чабып бераз киптерәбез, аннан гына җыеп, базларга салабыз. Бу азыкның дымлылыгы тиешле дәрәҗәгә җиткерелсен өчен башкарыла. Сенаж салу өчен сыйфатлы консервантлар кайтарылды.
— Ут кебек кызу чорда тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен, техниканың көчле, төзек булуы да кирәк. Район хуҗалыкларының матди-техник базасы ни хәлдә?
— Матди-техник базаны яңарту өстендә даими эшләргә тырышабыз. Быел гына да “Росагролизинг” аша 40 миллион сумлык яңа техника сатып алынды. “Колос”, “Салават”, “Урожай”, “Победа” җәмгыятьләре, Ленин исемендәге хуҗалык тракторлар, чәчү комплекслары алып кайтты. Мал азыгы җитештерү комбайннары районыбызда әлегә җитәрлек түгел, шул сәбәпле машина-технология станцияләрен ярдәмгә чакырабыз.
— Борай районында алты дистәдән артык крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә нинди өлеш кертә?
— Авыл җирендә җиң сызганып үз эшен башлаучыларга район хакимияте һәръяклап ярдәм күрсәтә. Республика, ил күләмендә алар өчен махсус грантлар булдырылуын исәпкә алганда, бүген булдыклы кешеләргә аграр тармак малтабарына әверелер өчен мөмкинлекләр юк түгел. Безнең район фермерлары игенчелектә дә, малчылык тармагында да яхшы күрсәткечләргә ирешә. Алар арасында сөт җитештерү өлкәсендә Данис Габдуллин, Илия Әгъләмова, Луиза Фәйзрахманова, Ләйсән Хәмитҗанова, Динарик Шакировларның крестьян-фермер хуҗалыклары озак еллар эшли. Аларның һәркайсына “Эш башлаучы фермер”, “Гаилә фермасы” программалары кысаларында грантлар тапшырылды. Бу акча хуҗалыкларын үстерүгә, мал санын арттыруга, техника алуга зур ярдәм булды. Алар хәзер аякларында нык басып тора. Сөт, каймак, эремчек, катыкны җитештереп кенә калмыйча, күбесе кибетләргә чыгара. “Борай сөте” кооперативы да эшчәнлеген уңышлы алып бара. Бүген районда тәүлегенә 30 тонна сөт сатыла. Бу саннарга фермерларыбызның да өлеше кергән.
Елкычылыкны үстерү өлкәсендә дә эш башлаучы фермерларыбыз бар. Гаяз Гыймалетдинов, Илфир Гыйлемшин, Флорис Шакиров, Геннадий Гыйльмаутдинов башкорт токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Аларга да грантлар бирелде. Якын киләчәктә кымыз, казылык кебек ризыкларны җитештерү цехлары да ачмакчылар. “Эшләсәң, эш карышмый”, диләр бит, бу тармак та районыбызда үсеш алыр!