Крещенка умартачысы бу тармакта эшләүчеләргә яхшы үрнәк булып тора.
Борай районында умартачылык эше белән шөгыльләнүче фермерлар аз түгел. Ни дисәң дә, бу гүзәл төбәктә моның өчен барлык шартлар да бар: тирә-якта юкәле катнаш урманнар, болыннарда хуш исле мең төрле чәчәк! Крещенка авылында урнашкан Гөлнара һәм Гаяз Гыймалтдиновларның крестьян-фермер хуҗалыгы канаты астында эшләүче умарталык районда иң зурлардан исәпләнә.
— Мин биредә унике елдан артыграк хезмәт салам, — ди умартачы Рәзәви Садыйков. — Умарталыгыбызның урыны бик шәп: монда табигать чиста, бал кортлары үрчетү, экологик яктан югары сыйфатлы бал җитештерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Олы Бадрак авылы егете Рәзәви – данлыклы умартачылар нәселеннән. Бу мәшәкатьле, тынгысыз һөнәргә ул әтисеннән өйрәнгән.
— Нәкъ менә әтием минем күңелемдә бу тиктормас, уңган бөҗәкләргә карата кызыксыну уятты, — ди ул. — Башлангыч сыйныфларда чагымда ук мин аңа ияреп, даими умарталыкка бара, кулымнан килгәнчә ярдәмләшә идем. “Кара, улым, нинди тынгысыз җан ияләре бу бал кортлары! Көнозыны эштә алар. Ә умартада, аларның патшалыгында, искиткеч тәртип: һәр бөҗәк үз урынын, үз вазыйфасын белә... Киләчәгең якты булсын дисәң, син дә, улым, бал корты кебек тырыш, максатчан бул, — дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырагандай.
Умартачылык өлкәсендә һөнәри белем алганнан соң, Рәзәви Сафа улы яраткан эше белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ул җитештергән балны тирә-якта бик яратып алалар.
Гыймалтдиновлар үзләренең крестьян-фермер хуҗалыгына чакыргач, ул бирегә эшкә урнаша. Монда бал остасының эшчәнлегеннән бик канәгатьләр, мактап туя алмыйлар.
— Умарталык заманча җиһазланган, — ди Рәзәви Сафа улы. — Минем өчен эш һәм ял бүлмәсе булдырылды. Анда суыткыч та, телевизор да – барысы да бар. Бал аертыр өчен электр белән эшләүче җайланма да алынды. Бер сүз белән әйткәндә, шартлар бик яхшы. Кинәнеп эшлә генә!
Умартачылар арасында борыннан килгән хорафатка ярашлы, алар умарталарының төгәл баш санын әйтми, шуңа мин Рәзәви Сафа улына бу сорауны бирмәдем. Күз күреме җирдә билгеле тәртип белән тезелеп утырган, матур итеп буялган бихисап умарталарның һәркайсысы аның тырыш хезмәтенең анык дәлиле бит инде болай да.
— Киләчәктә умарталыгыбызны тагын да киңәйтү, җитештерелүче бал күләмен арттыру максатында көч салабыз, — дип тыйнак кына елмайды саубуллашканда умартачы. Эшләре уң булуын телик аңа!