Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” форматында чираттагы онлайн-утырыш үткәрде.
Анда катнашучылар агросәнәгать комплексында, шулай ук сәнәгать өчен инновацион җиһазлар эшләү өлкәсендәге проектларны карады.
Туймазы районында 700 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы төзү проектын "Өязе” крестьян (фермер) хуҗалыгы генеральный директоры Ирек Насыйбуллин тәкъдим итте. Ул югары продуктлы сыерларның баш санын арттыру исәбенә җитештерү күләмнәрен арттыруны күздә тота. Аерым алганда, аграрийлар, 466 баш югары продуктлы тана сатып алып, сыерларның токым составын яңартырга, сыер абзары төзергә, гамәлдәге фермаларны һәм комплексларны модернизацияләргә, заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алырга планлаштыра. Бу тулай савымны 2,5 тапкыр — 5 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме якынча 280 миллион сум тәшкил итәчәк. Ирек Насыйбуллин сүзләренә караганда, объектта эшләр 2019 елда башланган.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча катнашучылар инвестпроектны токымлы яшь терлек, техника һәм җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү белән өстенлекле исемлеккә кертү турында карар кабул итте. Моннан тыш, республика сөт-товар фермасына 1,5 километр юл төзүдә ярдәм итәчәк
Стәрлетамак районында 800 башка исәпләнгән сөтчелек юнәлешендә терлекчелек комплексы төзү турында “Рощинский” совхозы директоры Радик Рәфыйков сөйләде. Проектны гамәлгә ашыру, 2024 елга сөт продуктлылыгын 8 500 литрга кадәр арттырып, җитештерү күләмнәрен шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр күләме 2,7 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, проект тулысынча “Рощинский” совхозы эшчәнлеген савыктыру буенча кризиска каршы программага салына. Өстәвенә, республиканың агросәнәгать комплексы үсешенең өстенлекләреннән берсе — эре сөт комплекслары булдыру.
Инвесторга ярдәм чаралары сыйфатында токымлы яшь терлек һәм җайланмалар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен кайтарачаклар. Моннан тыш, хуҗалыкка кирәкле җир участогы бирү мәсьәләсе дә карала.