Укытучы да, авыл хуҗалыгы хезмәткәре дә Рәзил Әхмәдуллин үткәннәреннән дә, бүгенгесеннән дә канәгать.
Бүген авыл хуҗалыгында төрле предприятиеләр эшли. Кече предприятиеләр – шәхси һәм фермер хуҗалыкларда, нигездә, шәхси ихтыяҗлар хәл ителсә, эреләрендә, бигрәк тә терлекчелек комплексларында, бөтен район продукциясе җитештерелә. Ә ил тарихында әле күптән түгел генә колхозлар һәм совхозлар, күмәк һәм дәүләт предприятиеләре бар иде. Алар әлегеләрдән хокукый һәм оештыру нигезләре, социаль-икътисади һәм җитештерү бурычларын үтәве белән аерылып торды. Хәзерге яшьләр колхоз-совхозның нәрсә икәнен дә белми. Әмма бу хуҗалыклар һәм аларның җитәкчеләре илнең аграр тармагы тарихында якты эз калдырды.
Колхоз рәисе вазыйфасын ишетеп кенә белмим, үзем дә бу йөкне озак еллар тарттым. Бүгенге авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм колхоз рәисе бурычларын чагыштырсаң – җир белән күк арасы. Замана җитәкчесенең башында бер генә фикер – ничек исән калу һәм акча эшләү. Дөрес, бу – базарның икътисади сәясәте нигезе. Аны хуҗалыклар урнашкан территориянең проблемалары, хәтта үз эшчеләренең социаль-икътисади хәле дә бик аз кызыксындыра. Ә бит колхоз рәисе җитештерү планнары үтәлеше генә түгел, социаль блок, үз эшчеләрен һәм яшь буынны тәрбияләү өчен дә җаваплы иде. Производство бурычларыннан тыш, ул колхоз хорында җырлый, сәхнәдә үз эшчәнннәре алдында чыгыш ясый да белергә тиеш иде. Шундый җитәкчеләрнең берсе – Илеш районыннан Рәзил Әхмәдуллин.
Рәзил укытучы һөнәрен очраклы гына сайламый. Әтисе – Наҗар Әхмәдулла улы – Хезмәт Кызыл Байрагы орденынлы Куйбышев исемендәге колхозда баш зоотехник булып эшли. Сөт, терлекчелек продукциясен җитештерүдә даны бөтен республикага таралган. Гади авыл егете буларак, хуҗалык уңышларында аның өлеше зур, ул җиденче сыйныфтан ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Шулай акча эшли. Мәктәп укучылары җитештерү бригадасында да хезмәт сала, җәй буе колхоз басуында чөгендер утыйлар. Юк, булачак рәис колхоз эшеннән качмый, ә балачактан укытучы булырга хыяллана, тарихны ярата. Укуын тәмамлаганнан соң, бер ел Исәмәт мәктәбендә укыта, арытаба 1973 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә.
Студент буларак, университетның иҗтимагый тормышында актив катнаша, ә баян аерылгысыз дусты була. Шунда ук үзенең мәхәббәте – Исәнбай авылыннан якташы, чит телләр факультеты студенты Мәкънүнә Латыйпованы очрата.
Югары белемле яшь гаилә, кызлары Айгөл белән районга кайтып, Базытамак урта мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Рәзил Әхмәдуллин директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп тәгаенләнә. Аңа университетта уку чорында җәмәгать эшендә актив катнашу да нык ярдәм итә.
Яшь тарихчыга XXII партсъезд исемендәге колхозның пропагандисты эшен дә йөкләтәләр. Ул вакытта хуҗалыкны бөтен республикага танылган колхоз рәисе – КПССның XXII һәм XXIII съездлары делегаты Үзбәк Зәйнашев җитәкли.
Беренче уку елы сизелми генә узып китә. Тиздән талантлы яшь укытучыга районда да игътибар итәләр. Бер елдан Рәзил Әхмәдуллинны Иске Татыш урта мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр. РОНО һәм колхоз җитәкчелеге арасында дөрес позицияне сакларга кирәк була. Ә Татыш авылын, аерым комплекслы бригада булып торган “Искра” колхозын ул вакытта Социалистик Хезмәт Герое Тимерхан Нәҗмиев җитәкли. Ул кырыс, әмма мәрхәмәтле һәм тәрбияле була. Ул елларда мәктәп колхоз тормышында актив катнаша. Балалар – мәдәни чараларда, ә укытучылар колхоз авылларында гына түгел, күрше хуҗалыкларда да концерт белән чыгыш ясый. Яңа мәктәп директоры үзенең баянда уйный белү осталыгын колхоз һәм мәктәп сәхнәсендә күрсәтә.
Мәктәп коллективы басуларда һәм терлек фермасында агитация эшләре алып бара. Болар барысы да – түләүсез җәмәгать эше була, алардан баш тартуны бөтенләй күз алдына да китереп булмый. Бигрәк тә фермада агитатор эше җаваплы була. Стена гәзите чыгарырга кирәк, укучылар даими рәвештә бозауларга һәм бәрәннәргә күмер китерә, укытучылар җитәкчелегендә терлекчеләр алдында концерт номерлары белән чыгыш ясый. Ә терлекчеләр йортында уку-чыларның өлгәшүе турында һәрвакыт мәгълүмат эленеп тора. Ул вакытта үсеп килүче буынны тәрбияләү эше шулай куелган иде.
Мәктәп бинасы бик искергәнлектән, колхоз рәисе заманча бина төзүгә алына. Рәзил Наҗар улына тулысынча төзелеш мәйданчыгына күчәргә, аны комплектлау белән шөгыльләнергә туры килә. Көн саен колхоз рәисе һәм РОНО җитәкчелеге белән очраша. Мәктәп кыска вакыт эчендә төзелеп, файдалануга тапшырыла. Укучылар һәм укытучылар тантаналы рәвештә яңа сыйныфлар ишекләрен ача. Бер үк вакытта укытучылар өчен фатирлар төзү белән дә шөгыльләнергә туры килә. Моңа хуҗалык эше өстәлә – утын, печән хәзерләргә, терлекләрне карарга кирәк.
80нче еллар ахырында эре хуҗа-лыкларны бүлү башлана. Бу “Искра” колхозына да кагыла. Хуҗалыкта өч колхоз барлыкка килә, шул исәптән Татыш авылында да. Әхмәдуллинга өстәмә эш – колхозның партия оешмасы секретаре вазыйфасын йөклиләр. Колхоз эшләренә күбрәк вакыт бирергә туры килә. Әмма мәктәпне дә читтә калдырырга ярамый – бу бит аның төп эше.
Алдагы тормышында Рәзил Әхмәдуллинны үзгәрешләр көтә. 1992 елда әтисе вафат була. Ул туган авылы Череккүлгә кайтып төпләнергә карар итә. Әхмәдуллиннар гаиләсе туган мәктәбендә укыта һәм аерым йорт төзи башлый.
Ике елдан Рәзил Әхмәдуллинны район хакимиятенә чакыралар һәм бик мөһим, авыр участок – милек комитеты белән җитәкчелек итүне йөклиләр. Бу комитетны тергезү вакыты иде. Ул эшче төркем җыеп, муниципалитет милкен рациональ файдалану планын эшли. Эш җайга салына. Ике елдан район җитәкчелеге аны “Правда” колхозына рәис итеп җибәрә. Бу аның тормышында көтелмәгән кискен борылыш була. Рәзилгә колхоз эше таныш, ә менә эш шартлары, авыл хуҗалыгында яңалыклар парторг булып эшләгән чордан аерыла. Бу чор финанс тотрыксызлыгы белән дә истә кала – дәүләт ярдәме кискен кими, авыл хуҗалыгы продукциясе бәясе төшә, сәнәгать товарлары, энергия ресурслары, киресенчә, кыйммәтләнә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе арасында бәяләр аермасы барлыкка килә. Әйтик, үзгәртеп коруга кадәр чорда бер литр сөткә 4 литр дизель ягулыгы сатып алырга мөмкин булса, хәзер – 4 литр сөткә – бер литр ягулык. Бу әле икътисадка бәйле проблемалар гына. Кредит алып булмый, бюджетка түләүләр арта. “Правда” колхозы, күрше Куйбышев колхозы кебек, югары күрсәткечләргә иреш-мәсә дә, үзенең финанс тотрыклылыгы белән аерылып тора. Элекке җитәкчеләр вакытында шулай булган, димәк, традицияне дәвам итәргә кирәк. Рәзил Наҗар улы шулай эшли дә, югыйсә, егерме елдан артык әлеге хуҗалык белән җитәкчелек итә алмас иде. Рәиснең эше – иҗади. Аны шаблон буенча гына башкарып булмый. Кичен нидер оештырырга ниятлисең, ә иртән бөтенләй башкачага үзгәрергә мөмкин. Рәзил Әхмәдуллин беренче көннәрдән үк хезмәт коллективына, белгечләргә таяна һәм алар белән тиз арада уртак тел таба. Тиздән яңа рәисне олысы да, кечесе дә хөрмәт итә башлый.
– Эшләгән вакытта төрле чаклар булды, – дип искә ала ветеран. – Кем беләндер бәхәсләшәсең, кемнедер мактыйсың, әмма мин беркайчан да ачу сакламадым. Күңелсез мизгелләрне тиз онытырга тырыштым. Теге яки бу гамәлләре өчен ачу сакла, яки эзәрлекләп, эшчеләрне хуҗалыктан куып чыгарган җитәкчеләрне беләм. Моннан беркем дә отмый. Бәлки, педагогик белемем һәм мәктәптә эшләвем ярдәм иткәндер. Мәктәптә һәр укучының холкын күрәсең, шуңа аның белән ничек эшләргә кирәклеген беләсең. Монда да нәкъ шулай.
Кеше гомере – аккан су. Елгалар озын һәм кыска, тирән һәм сай, көчле һәм тыныч, караңгы һәм якты була. Рәзилнеке үтәкүренмәле һәм мәрхәмәтле. Һәр җитәкченең, шул исәптән колхоз рәисенең, эшендәге уңышы тылга – гаилә учагына бәйле. Бу юнәлештә дә Рәзилгә бәхет елмая, студент елларында ук туган гаилә еллар үтү белән ныгый бара. Кызлары Айгөлдән соң ике улы – Рөстәм һәм Роберт дөньяга килә. Хәзер балалары – үзләре дә әти-әни. Беренче оныклары Эмиль Санкт-Петербургта армия сафларында хезмәт итеп кайтты, бәләкәчләре Рамзан һәм Наҗар картәни һәм картәти дип кенә тора. Алар кияүләре Мират һәм киленнәре Светланадан да уңды.
Рәзил Әхмәдуллинның фидакарь хезмәте югары бәяләнде. Ул “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемнәргә ия, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Хатыны Мәкънүнә дә “РСФСРның мәгариф отличнигы” исеменә лаек. Икесе дә Русиянең хезмәт ветераннары. Бүген Әхмәдуллиннар Миловка бистәсендә яши. Мәһабәт йортлары чәчәкләргә күмелеп утыра. Ә йорт эче балалар тавышы һәм яктылык белән тулган.
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор.