+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
7 июль 2020, 10:30

“Җир җиләге ничек тәмле, сезне дә шулай сөям”

Туймазы районындагы “Руслан бакчалары”нда җәй сые өлгерә.

Туймазы районындагы “Руслан бакчалары”нда җәй сые өлгерә.
Туймазы районының Түбән Сәрдек авылы төбәгендә 30 гектар җирне бакчага әверелдерү өстендә биш елдан артыграк эшли Руслан Тимершин. Эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү юнәлеше буенча алынган федераль грант якташыбызга зур ярдәм була. Трактор, башка кирәк-ярак, үсентеләр сатып ала. 25 гектар мәйданга алмагач, груша, карлыган утырта. Тагын берникадәр җир үсентеләр питомнигына әверелә. Ике гектарны җиләк били.
Руслан Эльфан улы үсентеләрне, нигездә, республика питомникларыннан кайтарган. Районлаштырылган, авыруларга, салкыннарга чыдам сортларга өстенлек бирә.
Бүген “Руслан бакчалары” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында – “урак өсте”, җәйнең беренче сые – җиләк пешә. Яңгырлар да, җентекле тәрбия дә нәтиҗә биргән, җиләк бик эре. Кызлар көненә ун чиләктән дә ким җыймый.
Быел аны сатып алучыга рефрижераторлы яңа “Ларгус” машинасында хуҗалык җитәкчесе Руслан Тимершин үзе илтеп бирә. Автомобиль 3 миллион сумлык республика грантына алынган. Фермерның планнары зурдан. Җиләк-җимеш эшкәртү җиһазлары сатып алып, джем ясау цехын эшләтеп җибәрү теләге дә бар. Әлегә бинага ремонт ясала.
Быелгы пандемия кооперативның да планнарына үзгәрешләр керткән, әмма бик күп көч салып бакча күтәргән фермер авырлыкларның артта калачагына ышана. Ә алда яңа уңыш – карлыган һәм алма уңышы.
Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.
Читайте нас