Краснокамада яшәүче Лена һәи Җәлил Мусиннарның ни өчен һәрвакыт кәефе күтәренке?
Авылда тормышына зарланучыларга мисал итеп куярлык матур, үрнәкле гаиләләр күп Краснокамада. Шундыйларның берсе – Яңа Каенлык авылында яшәүче Лена һәм Җәлил Мусиннар. Яратып яши алар тормышны. Авылны яратып дөнья көтә, яратып балалар үстерә, яратып эшкә бара һәм эштән кайта. Һәр көннәре ярату белән сугарылган, шуңа да кәефләре һәрчак күтәренке, йөзләре якты, күңелләре киң, йортлары балкып тора. Мусиннар кинәнеп эшли, матур итеп ял итә, эштән канәгатьлек ала.
...Җәлил күккә күгәрченнәр чөя. Алар очып китә дә, һавада бер-ике әйләнеп, кире кайта.
– Менә монысы – ак күгәрченнең анасы, монысы әнә теге күк күгәрченнең пары, – дип таныштыра ул безне.
Ә мин аптырап торам: йөзләгән кошның кайсы баласы, кайсы пары икәнен ничек аерып була?! Алар бит барысы да бер төсле!
– Аера, ул аларның һәрберсен исемләп белә иде, хәзер инде күбәеп киттеләр, исем кушып та, белеп бетереп тә булмый. Күгәрчен җене кагылган бит аңа! – дип сүзгә кушыла хатыны Лена.
Киң күңелле, ихлас кеше ул Җәлил. Балачактан күгәрченнәргә гашыйк.
– Кечкенәдән үк шуларның күккә очканын карап торырга ярата идем. Үсә төшкәч, күгәрченнәргә оя ясый башладым, алар шунда йомырка сала, бала чыгара иде. Сигезенче сыйныфта укыганда, ашханәдә ашарга бирелгән акчаны җыеп, пар күгәрчен алдым, ихатада тота башладым, – ди Җәлил.
Үзе сөйли, үзе күгәрченнәре белән аралаша. Ояларына керсә, кошчыклар аның иңбашына, кулларына утыра, һәрберсе гөр-гөр килеп, хуҗасына нидер “сөйли”.
Мәктәпне тәмамлап, Нефтекама нефть техникумында белем ала. Дипломлы булгач, автозаводта эшли башлый. Бу елларда ул булачак тормыш иптәше – Борай кызы – Лена белән таныша. Лена ясалма күн заводында – “Искож”да эшли. Яшьләр кавышып, гаилә кора, уллары Айнур туа. Өч елдан Казахстанга чыгып китәләр, Җәлил шахтага эшкә керә. Кызлары Айгөл туа.
– Безне туганнар чакырып кайтарды, шахта җимерелүләр еш була, сезнең өчен кайгырабыз, кайтыгыз, – дип гел әйтеп тордылар, шулай без кире туган якларга кайтырга булдык, – ди Җәлил.
– Кайту үзе бер кызык булды. Минем кулда ике бала. Җәлилнең үз балалары: бер нәрсә алмасак та, тугыз күгәрченен алды ул. Аларны карарга, ашатырга, эчертергә кирәк. Шулай чак кайтып җиттек, – дип көлә Лена.
Җәлил бу шөгыленнән беркайчан да аерылмый, киресенчә, аның яңа төр күгәрченнәре арта гына бара. Тирә-яктагы күгәрчен тотучылар белән тыгыз элемтәдә торалар, яңа токымнар алмашалар. Бу кошлар турында бик күп белә Җәлил, һәр токым турында сөйли ала.
Күгәрченнәр инде гаилә шөгыленә әйләнгән. Уллары Айнур, кызлары Айгөл генә түгел, оныклары да кошлар өчен җан атып тора. Айнурның улы 7 яшьлек Данияр да күгәрченнәрне аера, алар янында еш кунак.
Әлеге вакытта бу кошларның саны йөздән артып киткән. Хуҗа аларны көненә ике тапкыр ашата. Бер кошчыкка уртача 40 грамм бодай, арпа, борчак, көнбагыш кирәк икән, бала үстергәндә күбрәк тә ашыйлар, ди ул. Иртәле-кичле вольерны ачып, кошларны очыралар, аларга иреккә чыгу, кагыну бик кирәк. Хәер, хуҗа әйтүенчә, ишек көне буе ачык торса да, кошлар беркая да китми, кире әйләнеп кайта икән.
– Соравым урынсыз булса да, сорыйм әле – күгәрченнәрдән гаиләгә бер файда да юк бит, аларны ни өчен асрыйсыз? – дип сорадым.
– Мондый сорауга аптырамыйбыз, чөнки безгә аны еш бирә-ләр, – дип елмая хуҗабикә. Үзебез дә югалып калмыйбыз: “Без аларның сөтен эчәбез!” – дип җа-ваплыйбыз. Кайберләре хәтта ышана! Ә чынында исә, нинди файда инде, рухи ягын исәпкә алмаганда. Ә болай аларга карап утырсаң да күңел була, проблемалар онытыла. Искиткеч матур, акыллы җан иясе бит алар! Җәлилнең кайтканын хәтта машина тавышыннан таныйлар, ул әле әллә кайда чакта ук башлана вольерда җанлану, түземсезләнеп, гөр-гөр килеп каршы алалар, – ди Лена.
Күгәрченнәр, чыннан да, искиткеч матур. Алар белән туйларда, чыгарылыш кичәләрендә, юбилейларда акча эшләп булыр иде. Әмма Мусиннар бу шөгыльдән керем алуны максат итеп куймый. Шуңа да сорасалар, төрле чараларда күгәрчен очырырга баралар, кешеләргә шатлык, күтәренке күңел бүләк итәләр, әмма моны кәсепкә әйләндермиләр.
– Кошлар югалмыймы соң алай очыргач? – дип сорыйм.
– Берәр чарага барып, очырырга туры килсә, мин кайтып җиткәнче өйгә кайтып утырган була инде алар, – дип көлә Җәлил. – Районда гына түгел, шәһәргә дә барып очырган булды, ара якын түгел бит, әмма барыбер кайтыр юлны табалар.
Ихата тулы – “иностранецлар”
Бу гаиләдә, гомумән, кош-кортка, мал-туарга игътибар зур. Без барганда инкубаторда яңа гына чебиләр баш төртеп килә иде.
Француз бароны токымыннан булган куяннар яши. Аларны да йөз башка кадәр җиткерәләр.
– Куян үзеннән-үзе үсә бит, печәне, бәрәңгесе, чөгендере, кишере бакчада болай да үсә. Ите йомшак, деликатес, – ди Җәлил. – Тиресен генә хәзер җыймыйлар.
Бу йортта һәр терлек – “иностранец”, француз куяннары белән венгер дуңгызлары да тоталар.
Биредә яшәүче кәҗә дә гади генә түгел, ә альп-нубий токымыннан, чыгышы белән Англиядән.
– Сөтне күп бирә, әле менә бәрәнләвен көтәбез, – ди Лена сакаллының алдына ашарга салып. – Сарыклар да бар, – алары гади, оекбаш кирәк бит, оныклар күп. Иткә дип, үгез карыйбыз. Узган ел индоутка чыгарган идек, үстеләр. Ихата зур, карарга була, – ди Лена.
Ихата һәркемнеке зур ул, тик хәзер авылда яшәүчеләрнең җил-кәсе тар, дип уйлыйм эчтән генә. Әйтүе генә ансат, ә малның һәркайсына игътибар, вакыт кирәк. Тагын тавыгы, үрдәге күпме! Инкубатордан чыккан чебиләр аз игътибар сорыймы?! Мондый җанлы, гөр килеп торган ихатага ирешер өчен күпме тырышлык, көч, вакыт, чыгымнар кирәк булганы билгеле инде.
– Кайтып керүе рәхәт бит, эштән арып кайтсаң да, күгәрченнәр янына барып бераз карап торасың, аралашасың да, арытаба эшләрлек көч, энергия аласың, – ди Җәлил.
Хуҗа дөрес әйтә, мондый йортларга керүе рәхәт, чөнки хәзер күпләрнең авылда да сарае буш тора, яисә аны сүтеп үк куялар. Ә Мусиннар кебек гаиләләр барда авылның яшәвенә өмет зур.
Әти-әнисе кебек, балалары дә бәхетне читтән эзләми, туган якта калган. Уллары Айнурның йорты якында гына, ул – мәктәп директоры, үзе дә үрнәкле гаилә корган. Кызлары Айгөл Куян авылында тормышта, ике бала үстерә, әти- әни йортында алар да еш кунак.
Лена белән Җәлил чәй өстәле артына утырды. Хуҗа какланган каз алып кереп кисте, тутырма, йомырка, сөт – һәрберсе үз көче белән тапкан ризык. “Малы барның сые бар” – дип халык юкка гына әйтми шул. Мусиннарны хезмәт сөючәнлекнең, тырышлыкның үрнәге дип әйтергә була. Шундый гаилә-ләр күбрәк булса, тормышыбыз да ямьлерәк булыр иде.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.