Башкортстан парламенты "Административ хокук бозулар турында" Русия Федерациясе Кодексының 8.3 статьясына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын Дәүләт думасына кертте.
- Закон проектында якындагы торак пунктлар халкына алдан хәбәр итмичә пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланган өчен административ җаваплылык билгеләү тәкъдим ителә, - дип шәрехләде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Яз көне без Дәүләт думасына закон проектын керттек, ул халыкка агрохимия куллануны күздә тота. Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр әлеге норманы федераль законда беркеткән очракта үтәмәгән өчен җаваплылык билгели.
Константин Толкачев сүзләренчә, парламентарийларның закон проектын эшләүгә 2019 елның җәендә бал кортларының күпләп үлүе сәбәпче булган.
- Узган елда пестицидларны контрольсез куллану аркасында бал кортлары күпләп үлде, - дип искәртте республика парламенты спикеры. - Русиянең 25 төбәге, шул исәптән безнең республика, әлеге проблема белән очрашты. Рәсми мәгълүматлар буенча, 80 мең умарта һәлак булган, зыян ике миллиард сум тәшкил иткән.
Закон проекты нигезендә гражданнар өчен штраф күләме - 1 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләр өчен 10 меңнән 50 меңгә кадәр тәшкил итәчәк. Юридик берәмлек булмаган эшкуарларга - 5 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә 20 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә. Эшкуарлар һәм юридик берәмлекләр өчен альтернатив җәза чарасы - эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору.