13 июльдән Башкортстан Республикасында узйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүгә кагылышлы «Трактор " дип аталган хокук бозуларны кисәтү айлыгы башланды.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның 29 июнендәге 650-р санлы боерыгы нигезендә, 13 июльдә республикада үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү барышында «Трактор»операциясе дип аталган хокук бозуларны кисәтү айлыгы башланды.
Операциянең максаты - техниканың торышы, кешеләрнең сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау, тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарны, шулай ук аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү.
«Трактор» операциясе барышында эксплуатацияләнә торган үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның төзеклегенә, шулай ук машиналар белән идарә итүчеләрнең тәртибен тикшерүгә аерым игътибар бирелә.
Фото:
https://control-technical.bashkortostan.ru/