+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 июль 2020, 08:40

Фермер авылның тылы була алырмы?

Аграр җитештерүдә аларның өлеше 6 елда 2 тапкыр артты.

Аграр җитештерүдә аларның өлеше 6 елда 2 тапкыр артты.

30 ел элек яңа Русия тормышында зур вакыйга булды: илдә фермерлык хәрәкәтен үстерү буенча дәүләт мөһим карарлар кабул итте. Гыйнварда Русиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе оештырылды. Әлбәттә, беренче елларда фермерлар эшчәнлеге җәмгыятьтә каршылыклы фикерләр уятты. Социаль каршылыктагы дәүләтчелектән соң, әлбәттә, шәхси җир һәм милек хуҗаларына карашның уңай булачагы шик астында иде. Әмма аларның саны елдан-ел арта. Дәүләт әлеге категориядәге берәмлекләрне үстерүгә акчаны да мул тотынды. Шул ук вакытта, дәүләт ярдәме белән генә яшәргә телүче фермерларның гомере кыска булды. Хәзер исә күбрәк үз көченә ышанганнары һәм сәүдә базарында үз урынын тапканнары гына нәтиҗәле эшли.
Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта ил күләмендә җитештерелгән тулай ашлык күләменең – 30, көнбагышның 33 проценты – фермерлар өлеше. Соңгы унике елда алар карамагындагы чәчүлекләр ел саен уртача 850 мең гектарга артты һәм үткән елда илдәге барлык чәчүлекнең 30,4 проценты күләменә җитте. “Росстат” белешмәсеннән күренүенчә, илдә фермер хуҗалыкларында гына сыерлар саны арта.
Әлбәттә, фермерларның авыл биләмәләрендә муниципалитетларның ышанычлы тыл һәм ярдәмче булуы да бәхәссез. Әлеге вакытта Ассоциация ил төбәкләрендәге 93 меңнән артык крестьян (фермер) хуҗалыгын һәм 1500 чамасы авыл хуҗалыгы кооперативын берләштерә.
Башкортстанда фермер хуҗалыклары эшчәнлеге ничек бәяләнә? Дәүләт ярдәмен алар нәтиҗәле файдаланамы?

Илебездә аграр экспортны, җи­теш­терүне 2024 елга кадәр ике тапкырга якын арттыру бурычы куелды. Авыл хуҗалыгында, аграр пред­приятиеләр белән беррәттән, фермер хуҗалык­лары үсешен дә стимуллаштыру дәүләт программасында бәян ителә. Русия – бөтен­дөнья сәүдә базарында куәтле һәм җитеш­терүне елдан-ел арттыра баручы дәүләт буларак кабул ителә. Һәм илнең азык-төлек тотрыклылыгын тәэмин итүдә, шулай ук, аграр экспортны үстерүдә дәүләтнең барлык категориядәге хуҗалыкларына да бердәй ярдәм күрсәтүе аңлашыла. Соңгы елларда Русиянең аграр экспорты кереме, мәсәлән, чит илләргә сатылган корал бәясеннән дә артып китте.
– Соңгы дистә елда Русиядә авыл хуҗалыгы җитештерүе ике тапкырдан да артып китте. Бу безгә аграр экспортны тагын да арттыру мөмкинлеге бирә. Дөнья базарында ихтыяҗ арту, шулай ук, хуҗалык-ларга эчке резервны барларга, диверсификация юнә­лешен җанлан-дырырга этәргеч бирде. Узган елда аграр экспорт күләме 25 миллиард долларга җитте. Бу, 2000 елгы дәрәҗә белән чагыштырганда, 20 тапкырга диярлек күбрәк, – диде күптән түгел федераль авыл хуҗа­лыгы министры урынбасары Сергей Левин.
Русия агросәнәгатенең эчке потенциалы зур, әмма авыл хуҗалыгы җитештерүендә чит ил тәҗрибәсен өйрәнү дә зыянга түгелдер. Мисал өчен, Германиянең аграр экспорты Русия белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Шунысы да игътибарга лаек: дөнья базарында органик азык-төлеккә ихтыяҗ зур һәм ул елдан-ел үсә. Экологик яктан чиста продукция җитештерүчеләр Русиядә дә аз түгел. Рәсми хәбәрләргә караганда, органик ризык базарларында ихтыяҗ 20-25 миллиард доллар тәшкил итә. Аң­лаеш­лырак итеп әйткәндә, әлеге та-ләпләргә туры килгән очракта, дөнья базарында ел саен шул суммада продукция сатып була дигән сүз.
Әйткәндәй, быел Русиядә органик продукция турында федераль закон кабул ителде. Мондый продукцияне, билгеле, эре аграр холдингларга караганда кече яисә фермер хуҗа­лык­ларына җитештерү күпкә җиңел-рәк булачак. Чөнки зур табыш артыннан куучы куәтле аграр хуҗа­лыкларга органик продукция җитеш-терү өчен байтак агротехник чаралардан баш тартырга туры киләчәк.
Һәм шундый шартларда фермер, крестьян хуҗалыклары өстенлеккә ия. Әлбәттә, органик продукция кыйммәтле пестицидлардан баш тартуны гына күз уңында тотмый. Заманча яңа технологияләр җир-ләрнең уңдырышлылыгын башка чаралар белән дә күтәрү мөмкинлеге бирә.
Башкортстанда фермерлык хәрә­кәте узган гасырның туксанынчы елларында берникадәр үзагышка куелган иде. Бу әлеге категориядәге ху­җа­лыкларның алдагы билгесезлек шартларында яшәвендә һәм шул ук вакытта аграр җитештерүдә анык бурычлар булмавында күренде. Әмма вакыт еллар үтү белән авылда фермер­­ларның зур көч һәм кече бизнесны үстерүдә үрнәк һәм башлангыч булуын күрсәтте.
Соңгы елларда “Кече һәм урта малтабарлык һәм шәхси малтабарларга ярдәм итү” федераль программасы һәм аның кысаларында кабул ителгән “Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү” төбәк проект­ла­рының тормышка ашырыла башлавы, гомумән, авылда кече бизнесны үстерүгә зур этәргеч бирде.
– Дәүләт программаларын үтәүгә республика фермерлары зур өлеш кертә, – ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – узган ел йомгаклары буенча, мәсә-лән, фермерлар 87,4 миллиард сумлык, ягъни тулай аграр җитеште-рүнең 12,9 проценты күләмендә продукция бирде. Әлеге күрсәткеч 2018 елдагыдан 1,3 процентка күбрәк. 2013 елда фермерлар өлеше 6 проценттан артмаган иде. Агросәнәгать тармагында хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү йөзеннән узган елда бер миллиард 160 миллион сум бүленде һәм шуның 580 миллиард сум чамасы – федераль казнадан. Быел фермерларга ярдәм итүгә һәм авыл кооперациясен үстерүгә 266 миллион сум бүленә. “Агростартап” юнәлеше аша фермерларга шул исәптән 211,9 миллион сум карала, кооперация сис­темасын булдыруга субсидия рәве­шендә 49 миллион сум бүленә һәм калган сумма компетенция үзәк­ләрен субсидияләүгә тотыныла. Әйтергә кирәк, авылда “малтабарлык” төшен­чәсе фермер эшчәнле-геннән аерылгысыз һәм аларны авылда кече һәм урта бизнеста бербөтен итеп кабул итәргә кирәк.
Белешмә. 2019 елда авылда фермерлык һәм кооперацияне системалы үстерү максатында хөкүмәт тарафыннан грант рәвешендә 275 миллион сум акча таратылды. Грантка үз эшен башлаучы 21 фермер һәм 26 гаи­лә фермасы лаек булды. Әлеге акчага 950 баш сыер ма­лы, 198 берәмлек төрле авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһаз­лары сатып алынды. Алар ярдә-ме белән авылда 97 яңа эш урыны булдырылды.
“Россельхозбанк” илнең дүрт төбәгендә “Фермер мәктәбе” проектын ачты. Башкортстан – әлеге мәртәбәле сынауга кергән төбәк­ләрнең берсе. Банк әлеге мәктәптә булачак фермерларга гамәли һәм теоретик белем бирәчәк. Республикада бу проект тармак министрлыгы һәм Башкортстан дәүләт аграр университеты ярдәмендә гамәлгә керә. “Фермер мәктәбе”ндә белем алу түләүсез. Барлык чыгымнарны банк үз өстенә ала. Белем алучылар конкурс нигезендә сайлап алына. Документлар июль уртасына кадәр кабул ителде. Укуларны 1 сентябрь­дән башлау планлаштырыла.
Абруйлы банкның Башкортстан белән уртак проектны тормышка ашыруы, әлбәттә, республикага ышаныч һәм фермер эшчәнлегенең дәүләт дәрәҗәсендә оештырылуы турында сөйли.
– Тулай төбәк җитештерүендә фермерлар өлеше арту аларның саны ишәю белән генә бәйле түгел. Аларның компетенциясе үсә, алар хезмәтне оештыруда заманча алымнар үзләштерә. Без соңгы елларда аграрийларны, шул исәптән фермерларны, даими рәвештә җыеп, аларга укулар оештырдык. Шунысы куандыра: яңа белем һәм техноло­гияләрсез “алга атлап” булмаячагын аңлаган фермерлар саны елдан-ел арта. “Фермер мәктәбе” дә республикада кече һәм урта малтабарлыкны, бизнесны үстерүгә яңа импульс бирәчәгенә ышанам.
Саннар телендә. Узган елда авылда фермерлар эшчәнлегенә 2411 кеше җәлеп ителде. 115 бе-рәм­лек яңа субъект барлыкка килде. Алар 210 кешене эшле итте.
“Фермер мәктәбе” аграр университет базасында эшләячәк. Ике ай дәвамында фермерлар программа кысаларында каралган белем алып, дәүләт үрнәгендәге документларга ия булачак.
– Моңа кадәр дә республикада фермерларның белемен камилләш­терү мөмкинлеге бар иде, – ди югары аграр уку йорты ректоры Илдар Габитов. – “Россельхозбанк” белән берлектәге хезмәттәшлек исә әлеге категориядәге хуҗалыклар эшчәнле­ген үзебезнең шартларда һәм нәти­җәлерәк оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Авылда кече бизнесны үс­терү юллары, сәүдә, логистика һәм башка юнәлешләр буенча җитди белем бирү күз уңында тотыла.
Авыл хуҗалыгында күптән түгел шатлыклы вакыйга булды – “Агростартап” юнәлеше буенча республика проекты җиңүчеләре билге-ләнде. Быел дәүләт ярдәмен 70кә якын фермер алачак. Грант акчалары, министрлыкның бүлек начальнигы Алмаз Галимов сүзләренә караганда, терлекчелек, үсемлек­челек, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү юнәлешендәге проектларны тормышка ашыру өчен сарыф ителәчәк. Шул ук вакытта грант алучы кимендә ике даими эш урыны булдырырга тиеш.
Фермерның киләчәге бармы, дигән сорау хәзер сәер яңгырый кебек, чөнки алар үзләренең киләчәген авыл яшәешендәге эшләре, басу-кырларда һәм фермалардагы көндә­лек хезмәте белән ышанычлы итә. Авыл тормышындагы социаль мәсьәләләрдән дә читтә калмыйлар. Аларны чын мәгънәсендә авылның тылы дип тә кабул итәргә ярый торгандыр.

Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас