+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 июль 2020, 13:03

"Селекция – аграрийларның мөһим эш векторы"

Авыргазы районында 240 миллион сумлык селекция-орлыкчылык үзәге төзелә.

Башкортстанның Авыргазы районында сәгатенә 20 тонна куәтле заманча селекция-орлыкчылык үзәге төзелә. Компания җитәкчесе Радик Рәфыйков сүзләренә караганда, биредә орлыкларны чистарту, калибровка каралган тулы цикл җитештерү планлаштырыла. Барлык процесслар тулысынча автоматлаштырылган.

Инвестицияләр күләме 240 миллион сум тәшкил итә. Быел февральдә "Инвестчас"та әлеге проектны өстенлекле проектлар исемлегенә кертү карары кабул ителгән иде.

Селекция – аграрийларның мөһим эш векторы. Бу эшчәнлек ахырында сыйфатлы, югары уңыш бирүче орлыклар булдырыла, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Авыргазы районының Солтанморат авылында да булды. Республика җитәкчесе ит юнәлешендәге 2200 терлеккә исәпләнгән мал симертү комплексы эшчәнлеге белән танышты.

Биредә үк Радий Хәбиров Солтанморат авылы халкы белән аралашты. Алар үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләде. Авылны су белән тәэмин итү буенча кыенлыклар турында сүз алып барылды. Радий Хәбиров район башлыгына вәзгыятьне ачыкларга, халыкка ярдәм күрсәтергә йөкләде.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас