Гафури районының Ялгызкаен авылы хакимияте башлыгы Гаян Фәезов авылның бүгенгесе һәм киләчәге турында.
Безгә коронавирусның әллә ни начарлыгы тимәде. Киресенчә булмаса әле. Үзизоляция вакытында авылга шәһәрләрдән бик күп кеше кайтты. Чәчү вакытында шәһәрдән эш көче кайту яхшы инде ул. Күпләр ата-аналарына, туганнарына ярдәм итә.
Киңкүләм чаралар үткәрелмәгәнлектән, төзекләндерү эшләренә вакыт күп калды. Безнең авыл, күпләрдән аермалы буларак, үз йөзен һәм колхозны саклап калды. Бу безнең шәхси хуҗалыкларга үсеш алырга комачауламый. Технология үсешкән чорда яшибез, басуларда эш көче күп кирәкми. Европа илләрендә авыл хуҗалыгы белән авыл халкының 10 проценты гына шөгыльләнә. Калган 90 проценты эшкәртү, сату, ташу белән мәшгуль. Шул сәбәпле, авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәте бик түбән һәм алар дәүләттән субсидия ала.
Безнең авыл хуҗалыгы да яңа технологияләр кертә, эшче кулларга мохтаҗлык кими. Алар, нигездә, шәхси хуҗалыклар белән шөгыльләнә. Бездә 20дән артык яшь гаилә ике дистәдән артык эре мөгезле терлек асрый, умартачылык, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнә. 1000нән артык кеше яшәүче, 560 хуҗалык исәпләнгән Ялгызкаенда 4 теплица, 3 пилорама эшли. 10 кибет, 3 пекарня, кондитер цехында эш урыннары булдырылды.
Стәрлетамак шәһәре якын булу әйбәт, ул авылдан 35 чакрым гына, ләкин юллар коточкыч начар. Язын автобуслар гына түгел, трактор да йөри алмый, гәрчә республиканың үзәгендә яшәсәк тә. Быел автобуслар атналар буе йөрмәде. Моны авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шикәр чөгендере үстерү белән бәйли, ләкин аларның гаебе юк. Русиянең юл сәясәте гаепле. Әлегә кайдан юл бар, шуннан йөрибез, 30 чакрым урарга да туры килә.
Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда проблема юк. 10 кибет тә авылда җитештерелгән сөт ризыкларын сата. 8 эшкуар аларны сатуга ала, шәһәрдән килеп алучылар да бар. Ялгызкаен ите сыйфаты белән аерылып тора. Бездә химик препаратлар, витаминнар кулланмыйлар. Фураж, печән, салам ашаган малның ите тәмле дә, файдалы да.
Авыл халкы казлар, тавыклар, куян үрчетә, аларны һәм башка кирәкле әйбер-ләр, әйтик, язын үсентеләр, җиләк рассадалары саталар. Сату ватцапп элемтәсе буенча бара, кирәк икән, өйгә үк китереп бирәләр.
Гомумән, шәхси хуҗалыклар яхшы үсе-шә. Бу дәүләт ярдәме шәп булганга түгел, ә ул комачауламаганга. Салым юк, контроль органнары бимазаламый. Бервакыт, малны өй шартларында суярга ярамый, бу эшне махсус урыннарда гына башкарырга мөм-кин, дигән бик уйланып бетмәгән указ чыккан иде. Без аны кабул итә алмыйбыз. Бер генә авыл кешесе дә малын сую өчен ерактагы “Родина” совхозына алып бармаячак. Анда акча түләп суйдырмаячак. Җитмәсә, анда итен алып калалар әле. Бу – тилелек. Бу бернинди хәвефсезлек түгел, бу — коррупциянең бер төре, крестьянның тиеннәрен алып калуга юнәлтелгән бер юл. Алар анда бернәрсә дә карамый. 1,5 мең сумга белешмә аласың да вәссәләм. Меңәр баш сыер тоткан холдингларга бу, бәлки, кирәктер дә, ә 20 сыер асраган кешегә нигә кирәк?
Районда инвестицион үзәк эшли. Аның белән яшь, энергияле хакимият башлыгы урынбасары Рамил Әхмәтов җитәкчелек итә. Әлегә программалар белән бик мавыкмыйлар. Бик матур башлана ул, соңыннан 100 меңгә проект сатып алырга, тагын нәрсәләргәдер түләргә кирәклеге билгеле була. Аннары һавадагы торна кебек аны көтәргә... Кулдагы песнәк яхшырак безнең өчен.
Бу программа артыннан берсе дә әллә ни чапмады, барысы да үз көчләренә ышана. Ә ул азрак бюрократлаштырылган һәм һәр кеше керерлек булса, күпләр файдаланыр иде. Авыл хуҗалыгы үсеше өчен әйбәт булыр иде. Минемчә, халыкны мал башыннан субсидияләү программасын кире кайтарырга кирәк. Ул Башкортстанда гына эшләми, Корылтай акчаны әрәм-шәрәм итмәскә, ә холдингларга ярдәм итәргә килешкән. Аларга ярдәм күп булды, җитәр дип уйлыйм. Субсидиягә ия булып, тракторлар, техника алган агрохолдингларның яртысы юкка чыкты. Халык бернәрсәсез калды. Таладылар да киттеләр. Урындагы халыкка мал сатып алырга ярдәм итәргә кирәк.
Агрохолдинглар аркасында без соңгы крестьянны үтерәчәкбез. Чөнки бер генә авыл хуҗалыгы да дәүләт субсидиясе булмыйча яши алмаячак. Ә бездә авыл хуҗалыгында “рискованное земледелие”, уңды-рышлылыгы буенча да башка илләрнекеннән калыша.
Без болай гына авыл хуҗалыгын күтәрә алмаячакбыз. Шул ук суганны алыйк. Ки-бетләрдә яшел суган төргәкләп сатыла. Алар читтән китерелгән. Без теплицаларда үстереп сата башласак, аның үзкыйммәте кибетләрдәге хакларга караганда кыйммәтрәк булачак. Аларда үзкыйммәт арзанрак, чөнки бу агрохолдинглар субсидия алган, оптовиклар челтәрле кибетләр белән эшли.
Бу урындагы крестьяннарны ярдан этәрә. Теләсә нинди гуманитар ярдәм урындагы җитештерүчене юкка чыгару өчен эшләнгән. Без зарланмыйбыз, эшлибез, безгә беркем комачауламый, салымнар такмый, без үз-мәшгульләр дип аталабыз, ниндидер табыш алабыз.
Пенсия мәсьәләсендә бераз төзәтмәләр кертергә иде. Халыкның Пенсия фондына ышанычын кайтарырга кирәк. Эшкә сәләтле халыкның 80 проценты — үзмәшгульләр. Алар үзләрен тәэмин итә. Ниндидер ке-ремнәре бар, нигездә, шәхси ярдәмче хуҗалык исәбенә яши. Аена 2 үгез суеп сатса, гаилә яхшы, мул тормышта яши дигән сүз. Колхозда тәүлегенә 10 сәгать эшләп, 30 мең аласың икән, бу зыянга эшләү, син өйдә берни дә эшли алмаячаксың. 20 сәгать өеңдә эшләсәң, күбрәк акча алаласың.
Без андыйларга ярдәм итәбез, җир бүләбез, кайчак кайбер хилафлык белән дә. Чөнки чабымлык бүлүне рәсмиләштерү бик авыр. Межалау кыйммәт, аукцион үткәрү өчен риэлторлар “откат” сорый. Без колхоз аша эшлибез. Ул бу җирләрне арендага ала һәм субарендага тарата. Кешегә җир кирәк. 4-6 гектар печәнлеге булмаса, мал асрау авыр. Җир мөнәсәбәтләрен көйләргә, урындагыларга ташламалар бирергә кирәк. Җирне аукцион аша тарату – коррупциягә туры юл.
Элек гадирәк иде. Коррупциягә каршы көрәшәбез, дип, үзләре шундый коррупцион юл эшләделәр. Бу риэлторлар шушы законны эшләүчеләргә эшли. Алар, шушы законны раслап, риэлтор конторалары төзеде һәм халыктан акча сыга. Соңгы акчасын. Коррупциягә каршы көрәш кайда? Элек бер шешә аракы белән бер тартма кәнфит коррупция дип исәпләнә иде, хәзер акчаны талап алалар.
Авылда яшәргә теләүче кеше җир участогы алалмый. Шулкадәр киртәләр күп. Авылны үстерү, диләр. Кайда ул? Безнең авыл хакимиятенә караучы Ноябревка авылында 18 кеше гариза язды, аларга җир бүлә алмыйбыз, чөнки җирне киңәйтә алмыйбыз. Документлар Уфага китә дә югала. Урал авылында да шул ук хәл. Бәләкәй авылларны күтәрергә кирәк, дибез, ә җир бүлә алмыйбыз. Генераль планны раслый алмыйбыз. Я авыл хуҗалыгы җирләре, я урман җирләре һ.б. Шушы эшне гадиләштерергә иде. Шуның белән генә шөгыль-ләнергә юрист ялларга акча юк.
Күпме законнар, программалар уйлап таптылар. Матур отчетлар бирәләр, без урында моны күрмибез. Күрер өчен Уфада туганың утырырга кирәк. Ә болай мин анда кемгә кирәк? Шалтыратып та булмый. Проект, бизнес-план эшләргә кирәк, болар 120 мең сум тора. Бу акчаны каян алсын? Ә ансыз кертмиләр. Кайда да лохотрон. Ач тамагым, тыныч колагым, дип, тик ятуың яхшырак.
Программалар турында бер яхшы сүз дә әйтә алмыйм. Алар йомшак эшли. Катлаулы, авыр, 10 сыер асраучы авыл кешесенә бу программага керү өчен минимум авыл хуҗалыгы институтын тәмамларга кирәк яисә юридик белемең булырга тиеш.
Хакимият программаларына эләгү җи-ңелрәк. Без урындагы башлангычларга ярдәм программасында дүрт ел рәттән катнашабыз. Быел да җиңдек. Былтыр клубны тергезгән идек, бильярд, теннис, тренажерлар, яңа музыкаль җиһазлар, экран, камера сатып алдык. Клубка яшьләр йөри башлады. “Бердәм Русия”нең “Эшлекле гамәлләр” программасы буенча 1 миллион сумны үзләштердек.
Менә шундый ярдәм күбрәк булсын иде. Авылны яшәтергә кирәк, ул бетсә, тормыш да бетә.