Көннәрнең эссе торуына карамастан, Баймак районының авыл хуҗалыгы эшчәннәре, җиң сызганып, малларны кышлату өчен печән, сенаж, силос хәзерләү белән мәшгуль. “Зауралье-Агро” МТСының Баймак филиалында эш гөрли.
“Култабан” мегафермасында 980 баш эре малның 550сен савым сыерлары тәшкил итә. Малларны имин кышлату өчен 10 мең тонна азык хәзерләү бурычы куелган.
Биредә эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, үз һөнәрләренә гашыйк кешеләр эшли.
Агроном-технолог Илшат Гафаров биргән мәгълүмат буенча, быел аларга 588 гектарда – солы, 576 гектарда берьеллык үләннәр, 643 гектарда кукуруз һәм 576 гектарда судан үләнен җыеп алырга кирәк.
Эшнең беренче этабы июньдә тәмамланган, 1322 тонна сыйфатлы азык хәзерләнгән. Әле сенажга солы хәзерләү белән мәшгульләр. Көн саен 160 тонна яшел масса салына. Эшләр технология таләпләрен үтәп башкарыла.
Фото: baimak.bashkortostan.ru