+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 июль 2020, 12:15

“Бүздәк” бренды тотрыклы

Аның яшелчә ризыклары кибет киштәләрендә озак ятмый.

Аның яшелчә ризыклары кибет киштәләрендә озак ятмый. Бүздәк консерва комбинаты чыгарган продукциягә электән ихтыяҗ зур иде. Хәзерге катлаулы шартларда да предприятие җитештерү күләмнәрен арттыруга яңадан-яңа мөмкинлекләр таба. Яшелчә консерваауга махсуслашкан коллективның 35 еллык тарихы бар. Шушы чорда ул тармактагы иң эре җитештерүче сыйфатында Башкортстанда гына түгел, тоташ Урал төбәгендә киң танылу алды. “Бүздәк” соусын, мәсәлән, Русия тарафларында да яхшы беләләр, шуңа да бу яшелчә ризыгының бренд буларак киң билгелелеккә ирешүе табигый. Ике ел элек Бүздәк консерва комбинатында җитештерү куәтләрен яңарту буенча күләмле техник чаралар үткәрелде. Эре инвестиция проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә технология чылбырында зур үзгә-решләр булып, заводта яңа төр берничә продукция чыгаруга юнәлеш алынды. Хәзерге вакытта товар ассортиментында йөзгә якын яшелчә һәм җиләк-җимеш ризыгы исәпләнә. Коронавирус пандемиясе шартларында да Бүздәк комбинаты сынатмады. Белүе-безчә, Башкортстан Башлыгының чикләүләр кертү турындагы указына ярашлы, Бүздәк консерва комбинаты өзлексез циклда эшләүче предприятиеләр исемлегенә кертелде. Нәтиҗәдә, төбәктә махсус режим кертелсә дә, комбинат эшләвен дәвам итте, зур ихтыяҗ белән файдаланылучы яшелчә консервалары республика һәм Русиянең сәүдә челтәрләренә тотрыклы озатылды. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: комбинат коллективы илне азык-төлек белән тәэмин итүгә лаеклы өлешен кертеп килә. Иң мөһиме – хезмәтне хәвефсезлек таләпләренә ярашлы оештыру нәтиҗәсендә, комбинат хәзерге чорда да тотрыклы эшләвен дәвам итә. Башкортстанның Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы министрлыклары күрсәтмәсе буенча оештырылган күпсанлы тикшерүләрне коллектив уңышлы үтте, ни өчен дигәндә, комбинатта хәвефсезлек чараларын үтәүгә зур игътибар бирелә. Моннан тыш, предприятие җитәкчелеге башлангычы белән азык-төлек җитештерүчеләргә карата куелган экология һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү эшчәнлектә өстенлекле юнәлеш дип игълан ителгән. Продукция җитештерүне предприятие менә шундый шартларда алып бара. Сүз дә юк, бүгенге катлаулы чынбарлык предприятиене зур сынауларга да дучар итә. Атап әйткәндә, чимал белән тәэмин итүче кайбер партнерлар белән бәйләнешләр өзелгән, әйләнештәге акчаның средстволарының чикләнгәнлеге финанс хәленә тискәре йогынты ясый. Комбинатның техник директоры С. Клеещев билгеләвенчә, хәзерге чорда төп казаныш булып коллективны тулысынча саклап калу тора. Биредә 200дән артык кеше эшли, алар арасында күпчелекне хезмәт стажы 10 елдан да ким булмаганнар тәшкил итә. Рәйлә Грошева хезмәт юлын гади эшче булып башлый, хәзерге вакытта исә – склад мөдире. Шушы көннәрдә Рәйлә Миңнемөсәвир кызы лаеклы ялга чыкса да, тәҗрибәле белгеч эшчәнлеген дәвам итә. “Бүздәк” сәүдә маркасы атамасы астында чыгарылган консерва продукциясенә ихтыяҗ зур, моны комбинатка бирелгән заявкалардан да чамаларга мөмкин. Шуңа бәйле предприятиедә җитештерү күләмнәре арттырыла бара. Фәнүр Гыйльманов, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Читайте нас