+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
4 август 2020, 12:10

Башаклар тулышты

Нуриман игенчеләре быел мул уңышка өметләнә.

Нуриман игенчеләре быел мул уңышка өметләнә. Җәй уртасы – Нуриман районы авыл хезмәтчәннәренең кызу эш вакыты. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында эш гөрли. Чыннан да, мондый һава торышыннан һәр авыл кешесе файдаланып калырга тырыша. Район территориясендә урнашкан бер басуда печән җыелса, икенче урыннарда инде уракка төштеләр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең төп бурычы – күләмгә ирешү түгел, ә мал өчен әзерләнә торган азыкның сыйфатын тәэмин итү. Район хуҗалыклары азыкны запас белән хәзерләргә планлаштыра. Бер үк вакытта туфракны көзге культуралар чәчүгә әзерләү буенча да эш алып барыла. — Районда көзге бөртекле культуралар 1700 гектар җирдә чәчелгән. Язның иртәрәк килүе уҗым культураларын гадәттәгедән ике атнага алданрак тукландыруга керешергә мөмкинлек бирде. Быел алар яхшы кышлады. Гомумән, мул уңыш алу өчен һава шартлары да уңай килде, алдан әзерлек тә тиешенчә иде, — диде Нуриман районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Глүс Сакаев. Районда көзге культураларны урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып “Селекция һәм агротехнологияләр фәнни-җитештерү үзәге” җәмгыяте башлады. — Бүгенгә 200 гектар көзге сурепицаның уртача уңдырышлылыгы гектардан 5 центнер булды, арышны гектардан 20 центнерга кадәр алуга ирештек, – ди хуҗалык агрономы Роман Стодольников. Районның барлык хуҗалыклары да яхшы уңышка өметләнә. Һава торышы гына сынатмасын. Гөлия Гәрәева. Нуриман районы.

Читайте нас