Һава шартларының уңай булмавына карамастан, Башкортстанда урып-җыю кампаниясе югары темплар белән бара, дип белдерде Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә төбәк авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов.
8 августка уҗым культураларының - 69, сабанашлык культураларының 7 процентын суктырганнар, 850 мең тонна ашлык суктырылган, узган ел күрсәткечләрен сизелерлек узып киткәннәр.
Уртача уңыш шулай ук арткан - һәр гектардан 7 центнерга. Рамил Нуриәхмәтов ассызыклаганча, бу, башлыча, минераль ашламаларны күбрәк куллану, шулай ук элита орлыклар чәчелгән мәйданнар арту белән бәйле.
Бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы буенча Бүздәк, Илеш, Чакмагыш, Кырмыскалы һәм Авыргазы районнары алда бара. Шул ук вакытта Башкортстанның кайбер районнары аграрийлары киләсе ел уңышы өчен көзге культураларны чәчә башлаган да инде.
"Авыл халкына зур рәхмәт. Хәзер, кызганычка каршы, авыр һава шартлары урнашты, әмма әле вакыт җитәрлек, яхшы көннәр булачак, - дип белдерде Радий Хәбиров. - Быел сез безне сөендерерсез дип бик өметләнәбез. Ә без үз ягыбыздан аграрийларга ярдәм итү турында уйларбыз. Мин техника, минераль ашламалар, элита орлыклар сатып алу турында әйтәм".
Фото: anypics.ru