Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарының биштән бер өлеше суктырылган.
Республикада урып-җыю тулы күләмдә бара. 12 августка урак 53 районда җәелдерелгән, барлыгы 387 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар чабылган, шуларның 363е суктырылган. Бу барлык күләмнең 20 процентын тәшкил итә.
Амбарларга 941 мең тонна яңа уңыш кайтарылган. Төбәктә уртача уңыш гектарыннан 26 центнер тәшкил итә.
Бүгенге көнгә җыелган уңышның зур өлеше - көзге бөртекле культуралар ашлыгы – 720 мең тонна. Уҗым культураларын урып-җыю соңгы стадиягә күчте - барлык мәйданнарның дүрттән бер өлеше чабылган, күп өлеше суктырылган.
Фото: "Башинформ"