+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
14 август 2020, 06:15

Игеннәр шавында – комбайннар тавышы

Гафури районының Ялгызкаен авылы басуларында фәкать яңа техника эшли.

Гафури районының Ялгызкаен авылы басуларында фәкать яңа техника эшли.

Гафури районында бик матур, зур, үзенчәлекле Ялгызкаен авылы бар. Аның бер үзенчәлеге колхозны саклап калудадыр. Ленин исемендәге колхозга бүген шушы авылда туып-үскән һәм бөтен гомерен туган җире белән бәйләгән Риф Мөэминов җитәкчелек итә.

Риф Вәкил улының “КФХ Мөэминов” шәхси предприятиесе дә уңышлы эшләп килә. Аларның икесенең эшен дә оешкан төстә алып бара башлык. 30 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган җитәкче бу тармакның бөтен нечкәлекләрен белеп бетергән.
Әле колхозның — 860, шәхси предприятиенең 2160 гектар җире бар. Биредә, нигездә, бөртекле культуралар, көнбагыш, чөгендер чәчәләр. Соңгысы елдан-ел зур уңыш белән куандыра иде. Аны килешү буенча Мәләвез заводына илттеләр. Ул ябылгач, Әлшәй районының Раевка авылындагы завод белән килешү төзелгән.
Без килгәндә хуҗалык басуларында кызу эш бара иде: уҗым бодаен урып-җыюның соңгы көннәре. Ул гектарыннан 28 центнер уңыш биргән. Әлбәттә, күбрәкне көткәннәр, ләкин быел бу якларда яңгыр булмаган. “Җир яргаланып бетте. Шуннан да борын төртеп чыктылар, үсәргә тырыштылар”, — ди Риф Вәкил улы.
Техника яңа, өч “Акрос-550 комбайны басу киңлекләрен иңли. Риф Мөэминовның игенчеләре, үзләрендә эш кимегәч, күршеләренә ярдәм итү форсатын да таба.
Ике хуҗалыкта 47 кеше эшли. Ялгызкаенлылар гына түгел, күрше Морак, Игенчеләр, ерактагы Җилем-Каран авылларыннан да килүчеләр бар. Алар тулай торакка урнаштырылган, җылы аш белән тәэмин ителгән.
— Кадрларга кытлык булгалый. Яшьләр җир эшенә атлыгып тормый. Шуңа да эшче көчне чит авыллардан җәлеп итәргә мәҗбүрбез. 20-30 яшьлекләр бездә бөтенләй сирәк. Читкә, Себергә йөреп эшләсәләр эшлиләр, мал-туар арасына, басуга эшкә килмиләр, — ди җитәкче.
Хуҗалык малчылык белән дә шөгыльләнә, 467 баш терлек асрала, шуларның 107се — савым сыеры. Бу тармакта 24 кеше хезмәт сала. Мал азыгы тиешле күләмдә хәзерләнгән.
Читайте нас