+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
18 август 2020, 08:30

“Бәрәңге чәчәге дә кадерле миңа”

Кормантау фермеры Нурулла Әфиятуллин шулай ди.

Кормантау фермеры Нурулла Әфиятуллин шулай ди.

Гафури районының Кормантау авылында бик булдыклы гаилә яши. Нурулла Әфия­туллин гаиләсе 30 баштан артык сыер малы асрый. Башка маллар, каз-үрдәк тә бик күп. Аты бар. Умартачылык белән шөгыльләнә. 2012 елда “Әфиятул­лин” крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшен үстерүгә грант алган. Бер миллион сумнан арткан акчага трактор, пресс-җыйгыч, чәчкеч, тырма һәм башка техника булдырган. Эшләр көйләнгән, мал тотарга мөмкинлекләр арткан. Бүген гаилә аларны ишәйтү максаты белән яши.

Субарендага җир алганнар. Анда арпа, берьеллык үлән чәчәләр. Техника белән урындагы хуҗалык җитәкчесе Нәҗип Хисаметдинов та ярдәм итеп тора.
Нурулланың хатыны Фәнүзә Кырмыскалы ягыннан. Эшкә уңган, чая ханым — иренең уң кулы, ныклы терәге. Гаиләдә өч бала үсә. Өлкән кызлары Әдилә Уфада тимер юл техникумында белем ала. Наил белән Нәркәс мәктәптә укыйлар.
— Мәктәпне тәмамлау белән авылдан чыгып киткән идем. Стәрлетамакта эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәч, Уфада эшләдем, чит җирләрдә дә йөреп кайттым, ләкин туган җирдән яхшырагын тапмадым. 2002 елда авылга кайтып төпләндем, шуннан бирле җир эшендә. Кеше эш юк дип зарлана, мин вакыт җиткерә алмыйм, — дип елмая Нурулла.
Гомумән, Нурулланың йөзеннән елмаю китми. Ул иңенә төшкән барлык авырлыкларны да елмаеп җиңәргә өйрәнгән. Өч яшендә әтисез калган малай өченче сыйныфта укыганда ук утын хәзерли башлый. Дүрт баланың төпчеге ул, әнкәсенең горурлыгы, ярдәмчесе була. Сабыена “Нурулла” исемен кушып бер дә ялгышмаган ана. Исеме җисеменә туры килеп тора, Нурулланың йөзенә елмаю да, нур да мәңгелеккә кунган. “Безнең Нурулла аяклары белән туды. Бу бала уңышка ирешәчәк, дип әйтә иде безнең әбиебез”, — ди аның үзе кебек көләч апасы Тәнзилә дә. Ирешкән уңышларыңның игелеген күрергә язсын, Нурулла!

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.


Читайте нас