+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
25 август 2020, 06:30

Илфир Нурмөхәммәтов: “Иң зур байлыгыбыз — җир һәм кешеләр”

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы урынбасары-авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигының аграр тармакны үстерүгә бәйле үз карашы бар.

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы урынбасары-авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигының аграр тармакны үстерүгә бәйле үз карашы бар.

Кушнаренко районы республиканың социаль-икътисади куәтен үстерүдә, авыл хуҗалыгы җитештерүендә һәм эчке сәүдә базарын азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим урын тота. Районның башкалага якын урнашуы биредә халык хуҗалыгы тармакларында хезмәтне оештыруда һәм социаль юнәлештәге мәсьәләләрне хәл итүдә үзенчәлекле һәм бер үк вакытта төбәктә яшәүчеләр мәнфәгатенә бәйле карарлар кабул итү таләбен куя. Бу үзенчәлек, беренче чиратта, тиешле шартлар тудырып эш көчендәгеләрне авылда күбрәк калдыру һәм кече малтабарлыкны үстерү чаралары белән бәйле. Һәм соңгы елларда тулай аграр җитештерүдә шәхси хуҗалыклар өлешенең 60-63 проценттан кимемәве дә шуны раслый.
Соңгы елларда районда аграр предприятиеләрнең эшчәнлеге дә яңа сулыш алды. Хуҗалык итү формалары үзгәрде. Фермерлар саны арта. Узган берничә ел дәвамында республикадагы эшлекле инвесторлар арасында Кушнаренкода аграр җитештерү проектларын тормышка ашырырга теләүчеләр артуы күзәтелә. Һәм мондый хезмәттәшлек яхшы нәтиҗәләрен дә бирә.
Районның, нигездә, аграр җитештерүгә махсуслашуы җитәкчелектән һәм бер команда булып эшләүче белгечләрдән зур җаваплылык сорый. Биредәге тормышның башкала “каланчасы”ннан уч төбендәгедәй күренеп торуы да көчәйтә кебек аны.
Шунысы да игътибарга лаек: соңгы дистә ел дәвамында биредә хакимият башлыклары да берничә тапкыр алышынды, җаваплы вазыйфадагы җитәкчеләрне башка урынга күчерделәр. Ә менә авыл хуҗалыгы тармагы башлыгы урынында калды. 2010 елдан башлап авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфасын Илфир Нурмөхәммәтов тарта. Аның җитәкче булып озак “утыруын”, әлбәттә, ышанычлы һәм абруйлы, заманча фикер йөртүче аграр белгеч булуы белән бәйләргә кирәк.
Шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен каршы алучы Илфир Нурмөхәммәтов белән очрашып, кушнаренколыларның тормышындагы матур үзгәрешләр, аграр тармакны үстерү юнәлешендәге яңалыклар хакында сөйләштек.

Әңгәмәдәш турында

Илфир Фәүзи улы 1960 елның 26 августында Иске Кормаш авылында дөньяга килә. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң, 1977 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1982 елда диплом алгач, “Большевик” колхозына ветеринария табибы булып эшкә кабул ителә.
1987-2003 елларда авыл Советы рәисе, хуҗалыкта комплекслы бригада бригадиры булып эшли. 2004 елда район ветеринария лабораториясе җитәкчесе итеп тәгаенләнә һәм бер елдан авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы итеп билгеләнә.
2010 елдан — район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы.
Русия һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Хатыны Роза Зәки кызы белән бер ул һәм бер кыз тәрбиялиләр.


— Илфир Фәүзиевич, Сез — республиканың аграр тармагында “йөк”не озак һәм ышанычлы тартучы абруйлы җитәкчеләрнең берсе. Төрле дәрәҗәдәге аграр форумнарда район хезмәт ияләренең авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары ешрак яңгыравы, әлбәттә, биредә эшнең яхшы оештырылуы турында сөйли.
Форсаттан файдаланып, Сезне гәзит укучылар исеменнән күркәм юбилеегыз белән дә тәбрик итәбез. Хезмәт юлыгызның 1982 елдан башлануын исәпкә алганда, 40 елга якын гомерегез авыл белән бәйле. Уфа да якын иде бит, яшьлектә башкалага китү теләге тумадымы?
— Җылы котлауга һәм безнең район турында яхшы бәягез өчен рәхмәт.
Безнең Иске Кормаш авылы трасса янәшәсендә урнашкан. Уфага бер сәгатьлек юл, автобус йөреп тора. Авылдан китеп, шәһәрдә калган яшьтәшләр дә аз булмады. Минем теләгем авылда калу иде. Әти мәрхүм 40 елга якын хәзерләүче булып эшләде. Әнием 65 яшенә кадәр авылда фельдшер-акушер булып лаеклы ялга чыкты. “БАССРның атказанган медицина хезмәткәре” дигән югары исемгә лаек булды. Унынчы сыйныфны тәмамлаганда, бер көлешеп алдык та, әти әйтеп куйды: “Авылда кешеләрне дәваларга әниең бар, ә менә колхоз малларына ветеринар табиб кирәк”, — диде. Шулай, элекке Авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамлап, туп-туры үзебезнең “Большевик” колхозына эшкә кайттым. Һич тә үкенмим.
Шушы 40 елга якын гомер эчендә авылларыбыздагы матур үзгәрешләр шаһиты булдым. Төрле вазыйфалар башкарганда әлеге үзгәрешләрдә үз өлешемнең дә булуына эчке бер горурлык кичерәм. Район тормышында төрле чорлар булды. Әмма кушнаренколылар һәрвакыт йөзен саклап кала белде.
— Аграр тармакка Сез җитәкчелек иткән соңгы 10 елда нинди мөһим үзгәрешләр булды?
— Минемчә, узган гасыр ахырында башланган аграр реформаларның һәр төбәк яссылыгында урындагы халык мәнфәгатьләре кысаларында тотрыклануы алдагы яшәе­шебезгә ышаныч бирде. Элекке колхозлар таралып, яңа формадагылары ныклап аякка баса алмаган чорлар тәмамланмаган иде әле. Районның башкалага чиктәш диярлек булуы да кайбер “инвестор”ларны җәлеп иткәндер. Менә шундый шартларда без җиребезне җилкуар алыпсатарлардан саклап калырга тырыштык. Ә аның өчен авылларны сакларга, көнүзәк проблемаларны хәл итәргә, яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк иде.
2000 елларда район мал саны буенча республикада беренче “бишлек”тә иде. Аграр хуҗалыкларда терлек саны 24 мең башка җитте. 1990-2000 елларда колхозларның банкротка чыгуы аркасында бу сан шактый кимеде.
Белешмә. Рәсми мәгълүматларга караганда, ел башына районда барлык категориядәге хуҗалыкларда 12,9 мең баш, шул исәптән аграр предприя­тиеләрдә 4,4 мең баш сыер малы асрала. Шушы чорга барлык 6300 баш сыерның 2800е аграр хуҗалыкларга туры килә. Шәхси хуҗалыкларда 6300 баш эре терлек һәм 3500 баш савым сыеры асрала.
Күренүенчә, районда, 2000 елдагы белән чагыштырганда, мал саны хәтсезгә кимеде. Әмма без бүген мал санын түгел, ә терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү чараларына өстенлек бирәбез һәм аның беренче нәтиҗәләре дә куанычлы.
Җитештерүдәге чагыштырулар, бәлки, коры саннар булып кына күренәдер. Шулай да игенчелектә ирешелгәннәрне хуҗалык­ларның, халыкның икътисади үсеше белән бәйләү урынлы булыр. Элек һәр гектардан 15-16 центнер уңыш алынса, узган елда бу күрсәткеч 24 центнерга җитте. Быел уракның тәүге ункөнлегендә ул 28 центнерга күтәрелде. Тулай ашлык җыемы узган елда 98 мең тонна тәшкил итте, быел 100 мең тонна булыр дигән өметтәбез. Болар отчет өчен түгел, үзебез максат итеп куйган бурычларның нәтиҗәсе. Әйтергә кирәк, узган елда районга 70 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды, быел 8 айда аграр хуҗалыклар 100 миллион сумлык кайтарып өлгерде дә инде.
1990 елларда сөренте җирләребез 80 мең гектарга җитә иде. Ике дистә ел дәвамында 3 мең гектарга якын киметтек. Һәм ул һич тә җирне эшкәртә алмау, көч-куәт җитмәү белән бәйле түгел. Бу мәйданнар хуҗалыктагы маллар өчен көтүлек рәвешендә бирелде.
— Районда “Кушнаренко маркасы” исеменә лаек булырдай җитештерүчеләр бармы?
— Бар һәм аларның эшчәнлеге, чынлап та, соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагын җанландырып җибәрде дип әйтергә була. Узган елда мәсәлән, “Столыпино” дигән яңа җәмгыять барлыкка килде. Әхмәт авылы янәшәсендә үзләренең 70 гектар җирләре бар иде. Элекке “Восход” хуҗалыгының хуҗасыз калган 375 гектарын да бирдек. Биредә алар җиләк-җимеш, чикләвек, арония дә үстерәчәк. Алмагач, кура җиләкләре төре дистәдән арта. Җирләрне тәртипкә китереп, районда моңа кадәр булмаган бакчага нигез салдылар. Алар үзләре үстергәнне генә түгел, халыктан да яшелчә-җимеш җыеп эшкәртү һәм аны зур сәүдәгә чыгару белән шөгыль­ләнәчәк. Куәтле суыткыч, саклагычлар төзелә. Әлегә 70 миллион сумлык эш башкардылар. Җирләрен 1 мең гектарга кадәр җиткерергә телиләр. Мәсьәләне хакимият дәрәҗәсендә хәл итәчәкбез. Уфа эшкуары Радмир Ганиевның безнең район җирлегендә шундый зур хуҗалык оештыруы, әлбәттә, башка җитештерүчеләребезне дә сәүдә базарына алып чыгарга булышлык итәчәк. Тулы куәткә агропредприятие алдагы ике-өч елда эшли башлаячак. Җәмгыятьнең киләчәктә балалар өчен төрле җимешләрдән сут, туклану эшләнмәләре җитештерә башлавы чынлап та ил күләмендә “Кушнаренко маркасы” булып танылыр дип ышанабыз.
Шуны да әйтергә телим: “Столыпино” җәмгыяте районда шәхси ихаталар тормышында да зур үзгәрешләр ясамакчы. Бездә 14 мең чамасы авыл ихатасы исәпләнә. Аларның күбесе 10 сутый җирдә бәрәңге утырта иде. Соңгы елларда аңа ихтыяҗ бөтенләй кимеде. Малга да күп кирәкми бит. Якын киләчәктә элекке бәрәңге бакчаларында авыл кешеләре күпләп җиләк-җимеш, алмагачлар утыртачак. Һәм ул менә дигән бизнес чыганагы булачак.
Мөгаен, безнең районның аграр йөзе алдагы елларда терлекчелек тармагы белән дә бәйле булыр дигән фикердәмен. Ит, сөт җитештерү икътисад белән генә түгел, авылларның киләчәге, анда яшәүчеләрнең тормышы белән дә бәйле. Берничә ел элек Солтанай авылында шул исемдәге агрофирма оешты. Аңа кадәр фермалары таралып бара иде. Халыкка эш булмау социаль киеренкелек тудырды. Яңа хуҗалары, “500 ферма” программасына кереп, терлекчелекне аякка бастырды. Хәзер биредә 400 баш савым сыеры бар. Тәүлеклек уртача савым әле 25 килограммга җитә. Симертүдәге мал артымы да бер килограммнан югары. Халык эшле.
Фермер Самат Рамазанов, узган елда 3 мең гектар җирне арендага алып, ашлык үстерә башлады. Орлыкчылыкка махсуслашты. Фермер чәчү материалын республика районнарына тарата. Бу да безнең “марка” бит.
Калтай авылыннан Эльвира Гыйльмано­ваның шәхси предприятиесе грант акчасына ферма салды. 200 башка якын аты, 600 тирәсе савым сыеры бар. Көн саен 2,5 тонна сөт сата. Казылык, кымыз җитештерә. Сезон вакытында 30га якын кешене эшкә кабул итә. Мондый мисаллар аз түгел. Һәм аларның һәркайсы урындагы халыкка терәк тә, ярдәмче дә булып тора.
— Төрле сәбәпләр аркасында районның үзендә куәтле сөт эшкәртү предприятиесе төзелә алмады. Һәм, шул сәбәпле, чимал башкалага, башка төбәктәге эшкәртү­челәргә озатылды. Бәлки, соңгы елларга кадәр районда сөт эшкәртү мөмкинлегенең чикле булуы да хуҗалыкларда терлекчелекне заманча технологияләр нигезендә үстерүгә кире йогынты ясагандыр.
— Күпмедер дәрәҗәдә сез хаклы. Әмма базар мөнәсәбәтләре шартларында кемгә, кайда һәм ничек сатарга кирәклеген мәҗбүр итеп булмый. Билгеле, чимал сатуга караганда әзер продукция бәясе керемлерәк. Бу юнәлештә эш башланды. Әлегә Шәрип авылында Руслан Сакаевның шәхси предприятиесе район хуҗалыкларыннан сөт җыю белән шөгыльләнә. Төбәктә иң зур кабул итү пункты ул. Җитештерүчеләр белән исәп-хисапта өзеклек юк. Зуррак куәтләр сафка басу, әлбәттә, уйланырга мәҗбүр итәчәк.
Әйтик, Тимур Латыйповның крестьян-фермер хуҗалыгында әлегә 50 баш савым сыеры бар. Киләсе елда аны 200гә җиткерү бурычын куйды. Финляндиядән 100 баш токымлы таналар алып кайту буенча килешү төзеде. Сыерларны роботлар савачак. Алары да эшкә әзер. Фермер әлегә кадәр кәҗә дә асрый иде. Аның сөтеннән сыр җитештереп, рестораннарны тәэмин иттеләр. Латыйпов киләсе елда көн саен уртача алты тонна сөт сатуны планлаштыра. Димәк, районда чимал эшкәртү предприятиесе төзү зарурлыгы да арта.
Белешмә. “Башкирмолоко” җәмгыяте проекты буенча районда 1200 баш савым сыерына исәпләнгән комплекс проекты әзерләнә башлаган. Аның бәясе — 1,2 миллиард сум. Комплекс 2022 елда сафка басарга тиеш. Биредә көн саен 30 тонна сөт сату планлаштырыла. Әлеге вакытта тоташ районда сатылган сөт 30 тоннадан артмый.
— Илфир Фәүзиевич, Кушнаренко районын инвесторлардан башка күз алдына китереп булмый. Ишетеп белүемчә, соңгы 2-3 елда тармакка читтән кергән инвестиция күләме 300 миллион сумга якынлашкан.
— Сүз дә юк, районда аграр бизнесын оештырырга теләүчеләр күп. Бездә җирләр дә уңдырышлы. Логистика-сәүдә мәсьәләләре дә проблемалы түгел. Зур шәһәрдәге сәүдә базары мөмкинлекләре дә бар. Әмма сынал­ганнары, үзе өчен генә түгел, район икътисады, урында яшәүче халыклар мәнфәгате өчен дә көч салучы инвесторлар белән генә эш итәргә тырышабыз.
Иң эреләреннән “АгроИнвест” предприятиесен билгеләп үтәргә телим. Алар бездә 18 мең гектарга якын җирне эшкәртә. Гомум чәчүлекләрнең өчтән бер өлешенә якын дигән сүз. Әлеге вакытта һәр гектардан 51әр центнер уңыш алалар.
Сезнең фикерне дәвам итеп, шуны әйтергә телим. Соңгы елларда, җитештерү белән беррәттән, чималны үзебездә эшкәртү мөмкинлекләре турында уйланабыз. Читтән килүче инвестор да күп очракта чимал өчен генә эшләячәк бит. Район эчендә эшкәртеп, әзер продукция рәвешендә сатканда инвестор да отар иде. Алгарак карап фикер йөрткәндә, киләсе елларда киндер үстереп карарга планлаштырабыз. Үсемлек мае сыгу заводы да кирәк булачак. “Башхемп-Агро” җәмгыяте белән сөйләшүләр бара. Килешенгән хәлдә, Яңа Кормаш авылында завод салуны үз өстенә алачаклар. Проект бәясе 100 миллион сумнан арта. Биредә киндер һәм башка үсемлек майлары нигезендә косметика продукцияләре эшләргә телиләр. Киндер үстерү өчен ике мең гектар җир дә сорыйлар. Әлбәттә, ул җирне завод төзелгәч кенә бирәчәкбез. Яңа предприятиенең 24 яңа эш урыны булдыруы да безнең өчен яхшы булачак.
Әлеге вакытта районда иң зур сугым цехы төзүгә әзерлек бара. Фермер хуҗалыкларының күбесенең үзендә бар ул. Ә район күләмендә зуррак куәтлесен сафка бастыру төрле хуҗалыклардан сатып алынган итне эшкәртергә генә түгел, ә әзер продукция җитештерергә дә мөмкинлек бирәчәк.
Инвесторлар, район маркасы турында сүз алып барганда, болар игътибарга лаек мисаллар дип уйлыйм.
— Авылда кече һәм урта малтабарлык үсеше турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.
— Өч ел элек кенә районнан өч мең чамасы кеше читкә йөреп эшли иде. Бу сан елдан-ел кими. Себердә, яки Уфада эш урыннары кимегәннән генә түгелдер дип уйлыйм. Авыл халкының икътисади активлыгы үсә. Ниһаять, кешеләр ялланып, яки Себер киңлекләрендә эшләп кенә түгел, акчаны үз төбәгендә, ихатасыңда да хәләл көч белән эшләп булырына ныграк ышана башлады.
Иске Гомәр авылы бөтенләй сүнәр кебек тоела иде. Бүген биредә яше 40ка да җитмәгән 35-40 ир-егет эшли. Күбесе Себердән кайтты. Район үзәгендәге “Агро-Инвест” предприятиесе узган елларда гына да өр-яңа 14 комбайн сатып алды. Җәйге басу эшләрендә 50гә якын ир-егет эшли. Аларның да күбесе — элекке Себер эшчеләре. Соңгы 3-4 елда район үзәгендә яңа “Андреевка” бистәсе үсеп чыкты. Өч йөз гектар элекке басу урынында 800гә якын участокта яңа йортлар салынды.
Бу мисалларның кече малтабарлыкка нинди катнашлыгы бар, дип сорарсыз. Җавабы бик гади. Авыл хуҗалыгы предприя­тиеләрендә, ниһаять, яхшы хезмәт хакы булган эш урыннары, яңа техника, төзелеш өчен җир бирелү кайчандыр читкә бәхет эзләп китүчеләрне туган нигезләренә кайтарырга ярдәм итә. Ә инде җир тәмен, акча бәһасен аңлаган кеше, әлбәттә, көчен үзаллы сынап карарга тели. Районда аграр юнәлештә эшләүче 12 җәмгыять теркәлгән. Фермерлар саны 65кә якынлашты. Күрше районнарда да ул кадәр үк фермер юк.
Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм авыл бизнесын үстерүгә зур этәргеч бирде. Былтыр аграр тармакта 4 грантка ия булдык. Быел “АгроСтартап” юнәлеше буенча 16 кеше заявка биргән иде. Аларның һәммәсе дә моңа лаек. Әлегә кадәр 6 кеше “Гаилә терлекчелек фермасы” проекты кысаларында Хөкүмәт ярдәмен алды. Фәкать шушы грант хуҗалары тырышлыгы нәтиҗәсендә генә дә районда мал саны 300 башка артты.
— Илфир Фәүзиевич, Уфаның сезгә якын булуыннан көнләшеп караучы районнар да аз түгелдер. Дөресен генә әйтегез әле: моның файдасы күбрәкме, әллә зыяны зурракмы?
— Бу сорауга һич тә бертөрле җавап биреп булмый. Уңай якларны өстенрәк дип уйлыйм. Башкала эш көчендәге халыкны тарта, дисәң, хәзер авылга кайтырга теләк белдерүчеләр саны да арта. Уфага 40 минутлык юл. Һич тә ялганлап әйтмим, еш кына: “Кушнаренколылар Уфа базарында сәүдә итү өчен көн дә эшкә барган кебек йөриләр”, — дигән сүзләрне ишетәм. Дөреслек тә бардыр, бәлки. “Юрүзән” сәүдә предприятиесе, Спорт сарае алдындагы сәүдә мәйданчыклары, башкалага кергәндә Затон бистәсендәге кече базарларны кушнаренколылар “кулында” дип сөйлиләр. Билгеле, күбрәк алар сату итә дип әйтергә телим. Бу бик әйбәт. Күптән түгел авылга эш белән баргач, урындагы хакимият башлыгы шәхси ихата хуҗасының атна саен базарда 6 мең сумлык продукция сатып кайтуы турында сөйләде. Андыйлар бармак белән санарлык кына түгел. Хәзер Уфага бару өчен юлда автобусны да әби-сәбиләр генә көтә торгандыр. Гаҗәп хәл, хәзер авыл ихаталарында ат та, мотоцикл да юк дәрәҗәсендә. Аның каравы, һәркемдә машина, башка техника бар. Башкалада үтүче ярминкәләр өчен махсус рәвештә мал симертүче гаиләләрне дә беләм. Хәзер кешеләр иртәгә бүгенгедән җитешрәк, матуррак итеп дөнья көтәргә, яшәргә тырыша. Авыл халкының да бәләкәй генә бизнесмен булуы куандыра.
Үзебезнең эчке базарлар турында да берничә сүз әйтергә телим. Алар район үзәгендә икәү. Һәркайсы 50-60 кеше-урынга исәпләнгән. Моннан тыш, Дүртөйле, Чакмагыш трассасында да кече сәүдә пунктлары эшли.
Ихтимал, райондагы барлык 69 авыл халкы өчен дә базарда сәүдә итү мөмкинлеге юктыр. Аларның барысыннан да район үзәгенә автобус йөри. Үзәктәге базарга авылдан килеп сәүдә итүчеләр саны көн саен 60-70 кешегә җитә. Ә инде республикадагы билгеле сәнгать осталары арасыннан берничә кешенең байтак еллар дәвамында Кушнаренко авылындагы базарга өстенлек бирүенә үзем шаһит.
— Илфир Фәүзиевич, Сезнең белән әңгәмә гәзит укучыларга да район тормышы белән якыннанрак танышырга, кушнаренколыларның нинди хыяллар, максатлар белән яшәвен аңларга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Ә хәзер Сезнең, авыл хуҗалыгы тармагында озак эшләп, бай тәҗрибә туплаган, аграрийларның проблемаларын яхшы аңлаган җитәкче буларак, шәхси фикерегезне ишетәсе килә. Авылга бүген кайсы яклап игътибар җитешми?
— Мин бу проблеманы тоташ ил өчен дә, тәгаен район өчен дә уртак дип исәплим. Ул — кадрлар мәсьәләсе. Әгәр дә авылда эшләргә һөнәр ияләре, белгечләр җитешми икән, калган проблемалар да шул “җепкә” ияреп өстәләчәк. Элек, мәсәлән, бездә аграр тармакта эшләүчеләр саны 1 мең кешегә якынлаша иде. Колхозлар таралып, яңа берәмлекләр барлыкка килгәч, хәзер 400дән артмый. Эшчеләр санын киметү максаты куелмады, ләкин яңа технологик казанышлар эшне оештыру формаларын берникадәр “оптимальләштерү”гә китерде. Аның каравы, эшләргә теләге булганнарга дәүләт ярдәме дә аз түгел. Хезмәт хакы турында әйтмим дә. Тармакта, мәсәлән, уртача эш хакы 19,7 мең сумнан арта, ике ел элек 17 мең сумнан күбрәк иде. Уртача шулай. Гамәлдә, күпчелек зуррак эш хакы ала.
Иң борчыганы — югары белемле белгечләр җитешми. Безнең районда гына түгел, гомумән, югары уку йортын тәмам­лаучыларның авылга эшкә кайтырга теләмәве борчый. Безгә бүгеннән агрономнар, инженерлар кирәк. Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледждына авылдан агрономия, зоотехния белгечлекләре буенча укырга килүчеләр беткәч, факультетны бөтенләй ябарга мәҗбүр булдылар. Ел саен аграр университетка студентлар белән очрашуга барабыз. Диплом алгач, кайтырга чакырабыз, үгетләгән чаклар да аз түгел. Эшкә кайтучы белгечләргә хуҗалык җитәкчеләре аена 35әр мең сум хезмәт хакы түләргә вәгъдә итә. Ә студентлар, нигә 75 мең сум түгел, дип сорыйлар...
Ә бит алар мәктәптән соң авыл һөнәр иясе булырга теләп, югары уку йортына кергән. Кызганычка каршы, ата-аналарның күбесе балаларына: “Университет дипломы ал, әмма авылга кайтма”, — дип әйтә икән. Бу, чыннан да, шулай. Яшьләр ни сәбәпле авылны, җирдә эшләүне яратмый — мин җавап таба алмыйм. Күрәсең, шәһәрдән соң яшьләрне җир эше куркыта торгандыр. Яшь белгечләр таләбенә ярашлы, бәлки, чынлап та, 75әр мең сум күләмендә айлык эш хакы, торак йорт, машина әзерләп көтәргә кирәктер? Ә андый шартларны ничек тудырырга соң?
Минемчә, районнан аграр уку йортына укырга киткән егетләр-кызлар диплом алганнан соң тәгаен кайда һәм нинди шартларда эшкә урнашасын алдан белеп торырга тиеш. Авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлаучының уку йортын тәмамлаганнан соң авылда эшләве мотлак булырга тиеш дип уйлыйм. Бәлки, уку чорында практик күнекмәләрне дә аграр предприятиеләрдә ешрак үткәрү файда бирер? Эшне болай оештыру булачак югары белгечләргә авыл белән бәйләнешне өзмәскә ярдәм итәчәк. Югыйсә, бала биш елга башкалага укырга киткәч, авыл мохитен дә оныта.
Һәрхәлдә, без аграр җитештерүне арттыру, тармакта яңа технологияләр куллану һәм авыл тормышын шәһәрнекенә якынайту турында уйлыйбыз икән, эшне иң башта шушы амбициоз бурычларны тормышка ашырырдай белгечләр тәрбияләүдән башларга кирәк. Иманым камил: нинди сәяси корылышта да авылның иң зур байлыгы җир һәм кешеләре булып калачак.
Читайте нас