7 августта Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров эш сәфәре белән Бәләбәй районында булды.
“Кичә Бәләбәйгә эш сәфәрендә булып кайттым. “Бәләбәй сөт комбинаты”нда да булдым. Аның директоры Евгений Линкевич белән тармак проблемалары турында фикер алыштык. Ул - зур стажлы, көчле идарәче, шуңа күрә сөйләшү бик эшлекле һәм җитди чыкты, -- дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та. -- Безнең төбәк сөт продуктлары белән дан тота, сөт җыю буенча күрсәткечләребезне яхшы дип санау кабул ителгән, ләкин проблемалар барыбер бар.
Безгә сөт фермалары җитми. Көн саен сыр һәм акмай җитештерү өчен комбинатка 500 тонна сөт кирәк. Сөт ташучылар аны предприятие тирәсендә 500 чакрым радиуста җыялар. Хәтта Чиләбегә дә барып җитәләр. Бу, әлбәттә, эш түгел, бөтен Русиягә билгеле булган шундый сыйфатлы продукция җитештерү һәм чимал җитмәү аркасында интегү.
Комбинат янында берничә ферма төзибез, дип килештек. Шул вакытта ул җитештерү күләмнәрен арттыра алачак, ә бу - яңа салым түләүләре һәм шәһәр халкы өчен өстәмә эш урыннары да. Бүген район башлыгы аларның җитмәвенә зарланды. Аны тынычландырдым, фермалар төзү мәсьәләсен аның янында ук эшләргә йөкләдем.
Кичә мин сыр ясау процессын карадым. Ул тулысынча диярлек автоматлаштырылган. Хәзер монда 23 төрле продукция җитештерелә, шул исәптән “Бельфор” һәм “Бельстер” кебек уникаль сортлар. Алар чыннан да бик яхшы сыйфатлы.
Бигрәк тә мине комбинат территориясендәге чисталык һәм тәртип гаҗәпләндерде. Идарә пульты артында чын хуҗа, грамоталы идарәче булуы күренеп тора - аның барысы да контрольдә. Чимал белән ярдәм итәрбез, безнең башкорт сыры базарларда экспансияне дәвам итәчәк - республикада гына түгел, бөтен ил буйлап”.
Фото: “Фейсбук”.