+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 август 2020, 09:45

Һәр тарафта кызу эш кайный!

Федоровка районы хуҗалыкларында, урып-җыю кампаниясеннән тыш, туңга сөрү, уҗым культураларын чәчү һәм силос салу да киң колач белән алып барыла.

Федоровка районы хуҗалыкларында, урып-җыю кампаниясеннән тыш, туңга сөрү, уҗым культураларын чәчү һәм силос салу да киң колач белән алып барыла.

Бөтен республикадагы кебек үк, Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан Федоровка районында да урып-җыю эшләренең иң кызган мәле. Район аграрийлары соңгы атнада урнашкан һәр кояшлы һәм җылы көнне нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Шуңа да хуҗалыкларда урып-җыю эшләре белән бергә туңга сөрү дә, уҗым культураларын чәчү дә, силос салу да комплекслы алып барыла.

Әйтик, районның иң куәтле хуҗалыкларының берсе — Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында без булганда биредә тулы куәтенә уҗым арышын чәчү бара иде.
—Тәүге ике көндә генә дә ике бригадада 205 гектарда арыш чәчелде. Аерым алганда, беренче бригадада заманча куәтле чәчү комплексы тагылган өр-яңа К-739 тракторын иярләгән алдынгы механизатор Михаил Фадеев 135 гектар мәйданда эш башкарса, Веселовка бригадасында ДТ-75 тракторында эшләүче шундый ук фидакарь Петр Савельев 70 гектарда киләсе ел уңышка нигез салды. Җәмгысы исә уҗым арышы һәм бодае 1300 гектарны биләячәк. Алар тәҗрибәле механизатор Альберт Хәйбуллин К-700 тракторында эшкәрткән пар һәм борчак үскән басуларга чәчелә. Һава торышы уңай торганда әлеге эшне барлык тиешле агротехник срокларда башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, — диде, эшләр торышы белән таныштырып, кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.
Бер үк вакытта алдынгы хуҗалыкта кукурузны силоска салу эше дә дәвам итә. Басу батыры Марс Басыйров “Дон-680” комбайнында урган яшел массаны КамАЗ водительләре Муса Сабитов һәм Рәфис Кантимеров “һә” дигәнче фермалар янындагы силос базына китереп бушата. Ә инде анда булдыклы егет Алексей Русаков К-700 тракторында яшел массаны, кем әйтмешли, җил дә, яңгыр да үтмәслек итеп тыгызлый.
Фрунзе исемендәге хуҗалык уңганнарының быелгы урактагы уңыш-казанышлары, терлекчелектәге яңа биеклекләре, стратегик бурыч-максатлары турында киләсе саннарда тәфсилләп бәян итәрбез әле. Ә әлегә аларны эштән бүлдермичә һәм җаваплы кампанияне һәрвакыттагыча югалтуларсыз, югары уңыш-казанышлар белән башкарып чыгуларын теләп, фермер Александр Бочаровның хуҗалыгына юлланабыз. Без килгәндә монда да басуларда һәр җәһәттән эш кайный иде. Ике комбайн бодай уруда булса, икенче басуда хезмәт ветераны Сергей Бударин иярләгән Т-150 тракторы, җирне тирәнтен эшкәртеп, киләсе язда чәчеләчәк көнбагыш уңышына ныклы нигез әзерли иде.
— Киләсе язда көнбагышны 110 гектарда чәчәргә ниятлибез. Әлеге төшемле культура мул уңыш бирсен өчен, аңлашыла, җирне җиренә җиткереп әзерләү таләп ителә. Шуңа да бу эшкә зур тәҗрибәле басу батыры Сергей Бударинны җәлеп иттек, — ди фермер Александр Бочаров.
Үз чиратында Сергей Бударин да хезмәт шартларыннан канәгать.
— Заманча тракторда эшлим. Кабинада кондиционерга кадәр урнаштырылган. Элекке техника белән чагыштырырлык та түгел, хөррият, — дип канәгать елмайды ул.
Ул арада басу янына Александр Бочаровның улы Павел машинада килеп туктады. Басу батырларына әнисе Марина Анатольевна әзерләгән төшке ашны алып килгән икән ул. Гомумән, фермер хезмәткәрләре турында зур хәстәрлек күрә. Һәм вакытында түләнгән эш хакында, аларның шәхси хуҗалыкларын җитәрлек күләмдә мал азыгы һәм ашлык белән тәэмин итүдә генә чагылып калмый бу хәстәрлек. Башка дөньяви мәсьәләләрне хәл иткәндә дә авыл халкы фермер Александр Бочаров йөзендә һәрвакыт терәк һәм таяныч таба.
Шунысы куанычлы, Ишембай нефть технология колледжын тәмамлап, бүген читтән торып югары белем алучы Александр Бочаровның уллары да җир эшеннән читләшми. Өлкәне, шәһәрдә яшәп эшләүче Сергей, күбрәк ялларда әтисенә ярдәм итсә, Павел язмышын фермер хуҗалыгын үстерү белән бәйләргә ниятли.
Бирсен Ходай! Чөнки нәтиҗәле үсешүче һәм куәтләрен елдан-ел арттыра баручы хуҗалыкта эш һәркемгә дә җитә, эшче көчләр кайда да кирәк. Әнә 200 гектарда уҗым бодае өчен җир эшкәртүне көтә. Хуҗалыктагы икенче Т-150 тракторында әлеге басуга фермерның улы керәчәк.
Менә шундый хәстәрлекләр, көннәр төнгә ялганган кызу эш режимында яши бу җаваплы чорда Федоровка районының аграр тармак уңганнары. Аларга җаваплы һәм авыр хезмәтләрендә зур уңышлар юлдаш булуын, табыннарыбызның күпереп пешкән икмәктән өзелмәвен телик!

Гөлрәйхан Бакиева,
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.
Читайте нас