Башкортстанда чәчү мәйданнарының яртысыннан тулай җыем 2 миллион тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар тәшкил итте.
Төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгы кампанияне 3,45 миллион тонна нәтиҗәсе белән тәмамларга планлаштыра. Төбәк буенча уртача уңыш - һәр гектардан 23,5 центнер.
Бүгенгә иң нәтиҗәлесе 27 август булды, бу көнне 67,4 мең гектардан уңыш җыеп алынган. Илеш, Стәрлетамак, Чакмагыш районнарында 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.
Бу елга Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы 4 миллион тонна уңыш җыеп алырга планлаштырган, өстәвенә, яңа җирләрне эшкәртү хисабына түгел, ә уңдырышлылыкны арттыру нәтиҗәсендә.
Фото: Башинформ агентлыгы.