Радий Хәбиров бу һөнәр ияләренә эшләрендә уңышлар теләде. 31 августта республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. - Бүген без Ветеринария хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Сезне бу бәйрәм белән котлыйм! «Авыл сәгате» утырышлары үткәреп, мин Русиядә иң яхшы ветеринария хезмәтләренең берсе үзебездә, дигән нәтиҗә ясадым, - диде Радий Хәбиров. - Бу тармакта 2500гә якын кеше эшли. Без төрле авырулар кабына торган катлаулы зооэпидемиологик төбәкләр даирәсендә яшибез. Ә сез республикабызның зур чикләрен контрольдә тота аласыз һәм хайваннарның авыр чирләр йоктыруына юл куймыйсыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт! Уңышлар, иминлек һәм эшегездә уңышлар телим! Фото:glavarb.ru