Алдынгы хуҗалыкта өр-яңа комбайн да сатып алганнар, үз көчләре белән ферма бинасы да күтәрәләр. Краснокама районында урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып “Алга” хуҗалыгы башлады. Күрсәткечләр куандыра – арыш уңышы гектардан уртача 20 центнер тәшкил итә. Хуҗалык урып-җыюны аерым ысул белән алып бара. — Быел җәй җылы булды, шуңа күрә бөртеклеләр бераз иртәрәк өлгерде, уракка, узган елдагыга караганда, 5-10 көнгә иртәрәк төштек. Урып-җыюны 2700 гектарда башкарабыз, аерым ысул белән эшлибез, чөнки тезмәләрдә башаклар кондициягә җитә, артык дым кибә, чүбе дә булмый. Уңыштан канәгатьбез, ашлама кертү дә файдага булды, тукландырудан башка югары уңышка ирешеп булмый. Инде һава торышы яхшы торып, уңышны югалтуларысыз, җыеп алырбыз, дип ышанам, — ди хуҗалык рәисе Рифкать Хәтмуллин. Басуларда өч комбайн эшли, штурвал артында тәҗрибәле механизаторлар Фирдәвес Сәфәргалиев, Юрий Айдимиров һәм Иван Байрашев. “Алга” басуларын өр-яңа техника иңли — буяулары белән балкып торган ACROS550 комбайнын быел гына сатып алганнар. Аны Фирдәвес Сәфәргалиевка ышанып тапшырганнар. Ул озак еллар хуҗалыкта механизатор булып эшләде, соңгы елларда Кирәмәт фермасы мөдире вазифасын башкара. — Яңа комбайн кайткач, урып-җыю вакытында штурвал артына утыруымны сорадылар, иң җаваплы чор бит, ризалаштым, өстәвенә әлегә фермада эш азрак, маллар көтүдә. Заманча техникада эшләргә бик уңайлы, ул үзе бер зур компьютер сыман — күрсәткечләр барысы да бортта чагыла. Бөртеклеләр бераз дымлырак икән, датчиклар шунда ук сигнал бирә. Менә шундый “акыллы” техника, — ди Фирдәвес Сәфәргалиев. Ындыр табагында да эш кайный. — Басудан кайткан ашлыкны эшкәртеп, тиешле күрсәткечләргә ирешкәч, амбарга салабыз. Ашлык чистартучы комплекс тулы көченә эшли, басудан соңгы ашлыкны кичке уннарга кадәр кабул итәбез. Иң мөһиме — игенне бөртегенә кадәр амбарларга салу, — ди амбар мөдире Касыйм Төхвәтуллин. Хуҗалыкта кышка әзерлек тулы куәтенә бара. Иске Бөртек фермасында 230 баш мөгезле эре терлеккә тәгаенләнгән 1600 квадрат мәйданлы яңа корпус төзелә. Төзелеш эшләрен хуҗалыкның Вениамин Илинбаев җитәкчелегендәге үз бригадасы алып бара. Яңа объект якынча 5 миллион сумга төшәчәк, әгәр эшче көч читтән җәлеп ителгән булса, бу сумма күпкә югарырак булыр иде. Төзелеш материаллары, бүрәнә, такта хуҗалыкның үз пилорамасында җитештерелә, шуңа да төзелеш арзангарак төшә. Булачак ферманың идәненә бетон түшәлгән. Корпус су белән тәэмин ителә. Менә шундый мәшәкатьләр белән яши бүген хуҗалык. “Алга” дигән символик исеме ярдәм итәме икән, Рифкать Хәтмуллинның тырышлыгымы, коллективның намуслы хезмәтеме — хуҗалык ышанычлы рәвештә алга бара. Бүгенге көндә үз көче белән 10 миллион сумга комбайн сатып алган, яңа корпуслар төзегән хуҗалыклар республикада күпме? Ә “Алга”да боларны эшлиләр, киләчәктә дә хуҗалыкның уңышларга ирешәчәгенә шик юк. Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе. Краснокама районы.