+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
1 сентябрь 2020, 00:44

Авылны үстерүгә — 5,5 миллиард сум!

Федераль программа акчасын җәлеп итүдә Башкортстан — беренче “өчлек”тә.

Федераль программа акчасын җәлеп итүдә Башкортстан — беренче “өчлек”тә. Күптән түгел Русиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев җитәкчелегендә узган киңәшмә “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланды. Ул быел старт алды һәм шушы вакыт эчендә илдәге йөзләрчә авыл территорияләренең үсешенә уңай йогынты ясады. “2020 елда ил күләмендә 132 зур проект гамәлгә ашырыла. Ул социаль объектлар һәм инфраструктура төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләүне үз эченә ала. Чынлыкта, дәүләт программасы ил халкының дүрттән бер өлеше яшәгән авылларның глобаль үсешенә зур этәргеч булып тора. Әлеге дәүләт программасын әзерләүдә барлык Русия авыллары территорияләрендәге хәлне бөтен яклап та өйрәнү, анда гражданнарга уңайлы яшәү шартлары тудыру мөмкинлекләре исәпкә алынды”, — диде Дмитрий Патрушев Удмурт Республикасында узган киңәшмәдә. Тармак министры фикеренчә, бүгенге хәл-шартларда авыл территорияләре икътисадына йогынты ясаучы яңа тенденцияләр формалаша башлады. Мәсәлән, пандемия шартларында шәһәр халкының күпләп дистанцион эш режимына күчүенә бәйле, авыл җиренә китәргә теләүчеләр саны артуы күзәтелә. Әлбәттә, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы шәһәрдән авылга күченергә теләүчеләргә дә һәм әлеге вакытта авылда яшәүчеләрнең яшәеш-көнкүреш шартларын яхшыртуда, социаль юнәлештәге мәсьәләләрне дәүләт ярдәме белән хәл итүдә дә тоемлы чара булачак. Федераль программа зур яклау тапты һәм һәр төбәк активлык күрсәтергә ашыкты. Чөнки дәүләт тарафыннан бирелгән акчаны үзләштерү дә һәр төбәкнең шундый ук программа кабул итүенә бәйле. Программа 2025 елга кадәр башкарылырга тиешле чараларны үз эченә ала. Федераль ведомство башлыгы сүзләренә караганда, 2020 ел өчен казнадан бүленгән финанслау күләме көтелгәннән дә артык булган. Төбәкләрдәге программаларны тормышка ашыру өчен таләп ителгән сумма 140 миллиард сумнан да артып киткән, ягъни, планлаштырылган акча күләменнән алты тапкыр диярлек күбрәк. Федераль министрның әлеге дәүләт программасы өчен бүленгән финансны киләсе елларда да арттыру мөмкинлекләрен эзләү турындагы фикере дә игътибарга лаек. Шулай ук, министрлыкның, телгә алынган программаны һәм анда билгеләнгән чараларны 2030 елга кадәр озайту юлларын эзләве дә мәгълүм. Белешмә. Әлеге программа кысаларында ташламалы авыл ипотекасы авылда гына түгел, шәһәр кешеләрендә дә зур кызыксыну тудырган. Соңгы мәгълүматларга караганда, илнең 80 төбәгеннән 15,6 мең заемщик аңардан файдаланган да инде. Бирелгән кредитларның гомум күләме 27 миллиард сумнан арта. Шул ук вакытта, банкларга әлеге максат белән мөрәҗәгать итүчеләр саны 100 мең кешедән арткан, ә таләп ителгән сумма 215 миллиард сумга җиткән. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасында катнашучы төбәкләр арасында Башкортстан иң активлардан исәпләнә. Әлеге программаны тормышка ашыру белән бәйле чаралар июнь аенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында узган оператив киңәшмәдә дә каралган иде. Анда чыгыш ясап, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов: “Программа кысаларында республика авыллары инфраструктурасын үстерүгә (транспорт инфраструктурасын исәпкә алмыйча) — 5,5 миллиард сум, шул исәптән федераль казнадан 3 миллиард сум җәлеп ителәчәк. Федераль бюджеттан акча җәлеп итү күләме буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында беренче “өчлек”кә керә. Һәм әлеге күләмдә Башкортстан өлеше 5,2 процент тәшкил итә”, — диде. Әлбәттә, колачлы программада катнашу активлыгы республика районнарының да әлеге эшкә җитди каравы белән бәйле. Ел башында ук, мәсәлән, муниципаль районнар белән килешүләр төзелеп, аукцион чараларына әзерлек кысаларында башкарыласы эш өчен лимит күләме билгеләде. Быел районнарга биреләсе субсидия күләме 1,6 миллиард сумга җитәчәк. Программа чикләрендә бирелгән акчаларны куллану буенча төп юнә-лешләр билгеләде. Беренчесе — торак төзелеше. Аның буенча авылда яшәүчеләргә торак төзүгә яисә сатып алуга субсидияләр биреләчәк. Исәпләүләргә караганда, 2022 елга кадәр әлеге юнәлеш буенча бер меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртуга субсидия алачак. Әйтергә кирәк, ташламалы авыл ипотекасында катнашырга теләк белдерүчеләр саны да арта. Елның тәүге яртысында, мәсәлән, бер меңнән артык гаилә аңа ия булды, ташламалы субсидия күләме 2 миллиард сумнан артык тәшкил итте. Белешмә. Авыл ипотекасы юнәлешендә бирелгән кредитлар саны буенча Башкортстан илдә — беренче, ә финанс күләме буенча, Ленинград өлкәсеннән кала, икенче урында. Кредитлар арасында иң зур ихтыяҗ — җир участогы булган йортлар сатып алуга һәм ул гомум күрсәткечтә 45 процентка җитә. Авыл ипотекасына ия булучыларының яртысыннән күбрәге — яшь гаиләләр. Аеруча, Уфа, Стәрлетамак, Чишмә һәм Кырмыскалы районнары дәүләт программасының авыл ипотекасы юнәлеше буенча нәтиҗәле эш алып барган. Ихтимал, бу очракта әлеге районнарның башкалага якынрак булуы да зур роль уйнагандыр. Димәк, якын елларда әлеге төбәкләрдә авылларның яңаруына да һәм шулай ук демографик хәлнең яхшыруына да ышаныч бар. Программаның төп юнәлешләре арасында, әлбәттә, авылда газ һәм су белән тәэмин итү объектларын төзү тора. 2022 елга кадәр барлыгы 24 зур объект сафка басачак. Бу — 127 километр озынлыгындагы яңа газүткәргеч һәм 144 километр суүткәргеч дигән сүз. Мәгълүм булуынча, быел газ белән тәэмин итүгә 7 объект тапшырылырга тиеш. Әлеге вакытта төзелеш-монтаж эшләре Аскын, Балтач, Бүздәк, Зилаер, Миякә, Учалы һәм Чакмагыш районнарында дәвам итә. Республика авылларын су белән тәэмин итүне яхшырту, яңаларын төзү өчен биреләчәк субсидия күләме 504 миллион сумга җитә. 2022 елга кадәр шундый 22 объект төзү бурычы куела. Әйтергә кирәк, федераль программаның авылда халыкны эш белән тәэмин итү юнәлеше аграр секторда кадрлар мәсьәләсен җайга салуда да мөһим адым булачак, дип фаразлана. Анда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, Русиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы уку йортларында белем алучы студентлар белән килешүләр төзелгән очракта, аларны укыту, яшәеш проблемаларын хәл итүгә тотынылган чыгымнарының 30 процентына кадәрен субсидияләү каралган. Биредә, шулай ук, булачак белгечләрнең практика үтүе белән бәйле булган чыгымнарның да бер өлешен кире кайтару күз уңында тотыла. Киләсе елда субсидия күләме тагын да артачак. Рәсми белешмәләргә караганда, быел укучылар белән төзелгән килешүләр буенча 142 предприятие — 501 хезмәткәр, 76 предприятие 286 студент-практикант өчен тотынылган чыгымнарга субсидия алачак. Башкортстан халкының 40 проценты авыл җирендә яши. Бу — 1,6 миллионнан артык кеше дигән сүз. Аграр ведомство чыганаклары буенча әлеге вакытта авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча 4 меңнән күбрәк авыл гаиләсе үзләренең торак шартларын яхшырту буенча чиратта тора. Ихтимал, төрле сәбәпләр аркасында чиратка баса алмаганнар саны берничә мәртәбә күбрәктер дә. Әмма шунысы мөһим: әлеге дәүләт программасы авылларда дистәләрчә еллар дәвамында хәл ителмәгән проблемаларны ачыкларга һәм хөкүмәт ярдәме белән аларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Программада катнашырга теләк белдерүчеләрнең һәм таләп ителгән сумманың планлаштырылган дәрәҗәдән берничә тапкыр артып китүе дә, билгеле, авылдагы хәлнең ни дәрәҗәдә кискен һәм аларны ашыгыч хәл итәргә кирәклеген күрсәтә. Федераль аграр ведомство җитәкчелегенең исә дәүләт программасының 2030 елга кадәр дәвам итү мөмкинлеге турында белдерүе дә авылга — яңа сулыш, ә анда яшәүчеләргә стимул бирер кебек. Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас