+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
4 сентябрь 2020, 14:30

Белемле кешеләр күп, әмма укымышлылар аз

Данлыклы җитәкче Тәлгать Рахманов Илеш районында игенчелекне үстерүдә һәрдаим фән казанышларына таянды. КПССның Илеш районы комитетының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Рахмановның күп кенә билгеле гыйбарәләре хәтердә калды. Алар бүген дә актуальлеген югалтмый. Алар арасында – “белемле кешеләр күп, әмма укымышлылар аз” дигәне дә бар. Ул мәдәнияткә, фәнгә, икътисадка гына түгел, социаль-мәдәни һәм мәгариф мәсьәләләренә дә зур игътибар бирде. Производствода фән һәм техника казанышларын файдалану аның төп өстенлекләре иде.

Данлыклы җитәкче Тәлгать Рахманов Илеш районында игенчелекне үстерүдә һәрдаим фән казанышларына таянды. КПССның Илеш районы комитетының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Рахмановның күп кенә билгеле гыйбарәләре хәтердә калды. Алар бүген дә актуальлеген югалтмый. Алар арасында – “белемле кешеләр күп, әмма укымышлылар аз” дигәне дә бар. Ул мәдәнияткә, фәнгә, икътисадка гына түгел, социаль-мәдәни һәм мәгариф мәсьәләләренә дә зур игътибар бирде. Производствода фән һәм техника казанышларын файдалану аның төп өстенлекләре иде. Тәлгать Лотфулла улы урта мәктәпне “яхшы” билгеләренә тәмамлый, активист буларак, мәктәптә үк коммунистлар сафына баса. Аның сыйныфташлары мәктәптән соң шәһәргә, кем армиягә яисә авылга таралса, җәйге каникуллар вакытында ул педагогика буенча курсларны уңышлы тәмамларга һәм махсус белемле укытучы дипломын алырга өлгерә. Ул елларда авыл җирлегендә кадрлар кытлыгын шулай хәл итәләр. Ә аннары сугыш... 1946 елда гына Рахманов туган якларына әйләнеп кайта һәм эшкә керешә. Аның институтта көндезге һәм читтән торып уку мөмкинлеге була, әмма ул бу мөмкинлектән файдаланмый. Ул белемен үзаллы камилләштерергә керешә, идеологик һәм авыл хуҗалыгы әдәбиятларын өйрәнә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга илнең халык хуҗалыгын тергезү башлана. Әлбәттә, авыр сәнәгать үсеше өстенлекле юнәлеш булып тора – илгә халык хуҗалыгы өчен машиналар һәм җиһазлар кирәк була. Ил җитәкчелеге сугыш чорында күмәк хуҗалыкларның (колхозлар һәм совхозлар) какшаганлыгын яхшы аңлый. Авылдан фронтка ир-егетләрне генә түгел, атларны, машиналарны һәм тракторларны да озаталар. Күп кенә кыр эшләре кул көче белән башкарыла. Моннан тыш, сугыштан соң яңа ихтыяҗлар барлыкка килә – яңа социалистик хуҗалык төзү өчен яңа чор җитәкчеләре кирәк була. Хуҗалыклар өчен белгечләр һәм җитәкчеләр әзерләү башлана, аларны квалификация күтәрү курсларында укыта башлыйлар. Бу чорда Т. Рахманов район өчен булачак кадрлар сайлый. Үзенә дә укырга тәкъдим ителсә дә, Тәлгать Лотфулла улы, вакыт җитмәү сәбәпле баш тарта. Күренекле аграр галимнәр, профессорлар Н. Бәхтизин, С. Тайчинов, Ю. Усманов, В. Гыйрфанов районның даими кунакларына әверелә. Галимнәр район хуҗалыклары кырларында, остаханәләрдә һәм терлекчелек фермаларында тәҗрибә һәм сынаулар үткәрә. Башкортстан Авыл хуҗалыгы институты студентларының күпчелеге производство практикасын Илеш районы хуҗалыкларында үтәргә тырыша. Район нигезендә профессор Н. Бәхтизин җитәкчелегендә институтның Гыйльми советының күчмә утырышлары үткәрелә. Галимнәр – бер яктан, практика әһелләре, икенче яктан авыл хуҗалыгын үстерү перспективалары турында фикер алыша. 1968 елда Башкортстан Авыл хуҗалыгы институты галимнәре Н. Бәхтизин белән берлектә хуҗалыклар һәм урта звено җитәкчеләре катнашлыгында өч көнлек агроикътисади конференция үткәрә. Арытаба мондый укулар, шулай ук, кышкы чорда механизаторлар белән агроукулар традициягә әверелә. Сугыштан соң җитәкче вазыйфаларга яуда сыналган яңа кадрлар килә. Аларның күбесе районда гына түгел, аннан читтә дә күренекле рәисләр булып таныла. Алар арасында Габдрахман Сираев, Фәйзелгаян Яхин, Мөхтәсәр Гайнуллин, хуҗалык белгечләренең күбесе читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлаган. Тәлгать Лотфулла улы да югары уку йорты белән беркайчан да элемтәне өзмәде. Ул республикада беренчеләрдән булып Авыл хуҗалыгы институтында Илеш районы студентлары белән очрашулар оештыра башлады. Анда булачак белгечләр белән укуны тәмамлагач туган районга кайту, аның социаль-икътисади үсеш перспективалары турында ачыктан-ачык фикер алыштылар. 1969 елның 1-3 июлендә Илеш районында Әстерхан, Волгоград, Куйбышев, Пенза, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре, Татарстан, Калмыкстан һәм Башкортстан автономияле республикаларының авыл хуҗалыгы министрлыклары һәм идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләренең Идел буе зона киңәшмәсе уза. Өч көн дәвам иткән семинар нәтиҗәләре “Степные просторы” фәнни журналында басылып чыга. Чыннан да, Илеш игенчеләренең казанышлары нәтиҗәле була. Мәсәлән, 1967 елда 20 колхозның 11ендә ашлыкның уртача гектар куәте 25 центнердан артык тәшкил итсә, 1968 елда мондый уңышка 19 хуҗалык ирешә. 1950 елларда аграр икътисад фәне колхоз һәм совхозларда авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыруның төрле модельләрен эшли башлый. Авылда административ-план идарәсе актив үсешә. Колхозлар эреләнә аларның матди-техник хәле яхшыра. Бу шактый чыгымнар таләп итә. Нәкъ бу чорда колхозларда механикалаштырылган звенолар, комплекслы бригадалар һәм бүлекчәләр дәрәҗәсендә хуҗалык исәбе гамәлгә кертелә башлый. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүен үзгәртеп коруда кыю адым була. Шулай итеп, Илеш районы колхозларында беренчеләрдән булып хозрасчет нигезендә эшләүче механикалаштырылган звенолар барлыкка килә. Район хуҗалыкларында мондый звеноларны оештыру Башкортстанда авыл хуҗалыгы җитештерүен икътисади яктан үзгәртеп кору буенча алдынгы тәҗрибәне киң пропагандалау урынына әйләнә. Илешкә башка район һәм төбәкләрдән бик күп делегацияләр килә башлый. Әмма бу район җитәкчелеге ирешелгәннәргә канәгать булып, тынычланган дигән сүз түгел. Т. Рахманов һәрвакыт эзләнүләрдә була, заман белән бергә атлый. Бу хакта ул болай дип яза: “Без һәрвакыт үз тәҗрибәбез белән теләп уртаклашабыз. Әмма, бу безнең генә эзләнүләр, уй-фикерләр нәтиҗәсе түгел. Без даими рәвештә башка районнарда, өлкәләрдә, республикаларда булган алдынгы тәҗрибәне өйрәнәбез. Һәм без, шул исәптән безнең район игенчеләре дә, күрше районда, колхозда, өлкәдә барлыкка килгән яңалыкка тагын да игътибарлырак булсак, без тиз арада алга сикереш ясаячакбыз”. Илеш районы игенчеләренең алдынгы тәҗрибәсен республика галимнәре өйрәнә. Фәнни тикшеренүләр Илеш районы казанышларының Ходай биргән табигать бүләге генә булмавын, ә кеше хезмәте, аның капиталы, производствода фәнгә таянып эшләү аерым тармаклар буенча агрономия, икътисади һәм техник фәннәрнең арытаба үсеше нәтиҗәсе дә булуын исбатлый. Илеш районының алдынгы тәҗрибәсе вариантларын фәнни мәкаләләрдә, журналларда һәм фәнни хезмәтләр җыентыкларында табарга мөмкин. Үткәрелгән тикшеренүләр нигезендә диссертация эшләре языла. Шуларның берсен “Авыл хуҗалыгы икътисады” белгечлеге буенча Индус Идрисов яза. Аерым алганда, Илеш районында ашлык җитештерү нәтиҗәлелеге темасы өйрәнелә. 1973 елда диссертация эше алдынгы тәҗрибә, фәнни-гамәли тәкъдимнәр һәм “Ашлык җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру юллары” китабында фикер алышулар белән тулыландырыла. Китапның авторлары – Т. Рахманов, И. Идрисов, О. Щепанский. Китапта Илеш районының чагыштырмача кыска вакыт эчендә бөртекле культуралар уңдырышлылыгын арттыруга ирешкән колхозларның алдынгы тәҗрибәсе тупланган. Авторлар икътисади анализ нигезендә гектар куәте 25-30 центнер тәшкил иткән хуҗалыкларда ашлык җитештерү нәтиҗәлелеген арытаба арттыру резервларын ача. 1966-70 елларда уртача еллык ашлык җитештерү, алдагы биш ел белән чагыштырганда, район буенча – 38, бәрәңге – 11, ит – 26, сөт – 72, йомырка – 58, йон 24 процентка арта. Бигрәк тә “Октябрь”, “Куйбышев”, “Башкортстан”, “Искра” колхозлары зур үсешкә ирешә. Биш ел эчендә ашлык һәм сөт җитештерү ике тапкыр диярлек арта. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү үсеше районга аларны дәүләткә сату буенча бишьеллык планын уңышлы һәм арттырып үтәргә мөмкинлек бирә. Бу күрсәткечләргә ирешүдә игенчелек хуҗалыгының тиз үсешүе зур роль уйный, чөнки республиканың бу зонасында ашлык төп товар булып тора, шулай ук, терлекчелек өчен азыкның төп өлешен бирә. Районда ашлык җитештерү үсеше бөртекле культураларның уңдырышлылыгын арттыру исәбенә ирешелә. 1959-69 еллардан башлап районда уңыш тотрыклы рәвештә үсә һәм унбиш ел эчендә 3 тапкыр арта. Авыл хуҗалыгы культуралары буенча фәнни тикшеренүләрне “Урал” колхозының баш агрономы, арытаба “Игенче” колхозы рәисе, Кушнаренко районын ун ел дәвамында җитәкләгән шәхес, Октябрь революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, Колхозларның бөтенсоюз советы әгъзасы Фәйләс Муллагалиев үткәрә. Ул тикшеренү нәтиҗәләрен үзәк фәнни-җитештерү журналларында бастырып чыгара. “Урал” колхозында ул минераль ашламаларны авыл хуҗалыгы культураларына нәтиҗәле кертү буенча 90 тәҗрибә үткәрә, яңа чәчү әйләнешен үзләштерә. 1980 еллар уртасында авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүнең интенсив технологиясен үзләштерү башлана, туфракны махсус эшкәртү элементлары кертелә. 1983 елда “Урал” колхозы нигезендә чәчү әйләнешендә басуларны махсус эшкәртү буенча семинар уза. Колхозның тәҗрибәле рәисе Роберт Ибраһимов башта беркемгә дә әйтмичә туфракны үзе эшкәртеп карый. Үз тәҗрибәсенә йомгак ясап, ул әлеге хакта беренче секретарьга әйтә, ә Тәлгать Лотфулла улы аны хуплый. Шулай итеп, хуҗалыкларда туфракны яңача эшкәртүне гамәлгә кертә башлыйлар. Тәлгать Лотфулла улы фән һәм техника казанышларына, алдынгы тәҗрибәгә һәрвакыт таянды. Ул биеклекнең югарырак булган саен, аңа менүнең кыенрак булуын, ә иң мөһиме – район хезмәтчәннәре, илешлеләрнең һәрвакыт яңа үрләргә омтылуын яхшы аңлады. Хезмәт, намус һәм дан олимпына күтәрелү өчен авырлыкларны һәрвакыт җиңәргә өйрәнергә кирәк. Рәзит Нурлыгаянов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт аграр университеты профессоры.
Читайте нас