+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
4 сентябрь 2020, 14:40

Монда минем туган-үскән җирем...

Һөнәри училище тәмамлау белән “Беларус” тракторына утырган яшь механизаторның ниятләре зурдан. Айнур Гаскәров Стәрлебаш авылында туып-үскән. Урта мәктәптә белем алганда ук ул авыл белән бәйле һөнәр сайлау максаты куйган. Район үзәге дә зур авыл, әмма биредә шәһәргә якын мохит өстенлек итә. Үзе әйтмешли, авыл исе, авыл тәме юк. Һөнәрчелек училищесын тәмамлагач, ул эшкә урнашу нияте белән янәшәдәге “Урожай” хуҗалыгына килә. Яшь механизаторны кушкуллап диярлек кабул итәләр. Хәзер дүртенче ел биредә “Беларус” тракторында эшли. Кыска гына вакыт эчендә үзен булдыклы механизатор итеп танытып өлгергән.

Һөнәри училище тәмамлау белән “Беларус” тракторына утырган яшь механизаторның ниятләре зурдан. Айнур Гаскәров Стәрлебаш авылында туып-үскән. Урта мәктәптә белем алганда ук ул авыл белән бәйле һөнәр сайлау максаты куйган. Район үзәге дә зур авыл, әмма биредә шәһәргә якын мохит өстенлек итә. Үзе әйтмешли, авыл исе, авыл тәме юк. Һөнәрчелек училищесын тәмамлагач, ул эшкә урнашу нияте белән янәшәдәге “Урожай” хуҗалыгына килә. Яшь механизаторны кушкуллап диярлек кабул итәләр. Хәзер дүртенче ел биредә “Беларус” тракторында эшли. Кыска гына вакыт эчендә үзен булдыклы механизатор итеп танытып өлгергән. “Урожай” җәмгыяте — районда барлык яклап та тотрыклы хуҗалыкларның берсе. Хезмәт хакы да яхшы. Тармакта яшьләр күп. — Айнурның район үзәгеннән көн дә эшкә килүенә безнең егетләр арасында гаҗәпләнеп караучылар да булды башта, — ди аграр хуҗалык башлыгы Илдар Гаскәров. — Авылда аның кебек яшь механизаторлар аз түгел. Чая, максатчан һәм авыл тормышын яратуы “йөзенә чыккан” егетне ничек эшкә алмыйсың?! Молодец безнең Айнур! Ел әйләнәсенә кайсы тармакка куйсак та, эшкә җаваплы карый. Айнур Стәрлебаш авылында әнисе белән яши. Зур булмаган җир участогы да бар. Әнисе Дания ханым өчен ул зур терәк тә. Айнур үзе әтисез калгач, гаилә башлыгы йөген тарта башлый. — Мин авыл тормышын бәләкәйдән үк ярата идем, — ди Айнур. — Тизрәк үсеп, үз йортымны саласы, бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәсе килә иде. Күрше авылга йөреп эшләвемнең дә сере бар. Әлегә аны әйтми торам... Яшь механизаторларның үз бакчаларында яшелчә үстерергә вакыты калмый торгандыр, мөгаен. Күмәк хуҗалыкта болай да иртәрәк уяналар. Бигрәк тә язгы басу эшләреннән алып, көзге мәшәкать-ләр тәмамланганчы вакыт белән исәплә-шеп булмый. Күрше торак пункттан йөреп эшләгәч, йокыдан тагын да иртәрәк уянырга кирәк Айнурга. Гаскәровларның ихата-кура, бакча мәйданнары 20 сутыйга җитә. Ел саен күбрәк мал асрарга тырышалар. Җиңел түгел, әлбәттә. Әлеге вакытта абзардагы эре терлек саны алты башка җиткән. Шуның икесе — савым сыеры, калганнары — башмаклар. Ике дистәгә якынлашкан йорт куяннарын да исәпләсәң, кечкенә ферма кебек күренә. — Авылга йөреп эшләгәч, шулкадәр мал асрарга көч һәм вакыт каян табасың? — дип кызыксынам. — Теләк булганда, барысына да өлгереп була, — ди Айнур. — Эш арасында кайтып, терлекләрне тәрбияләп килгән вакытлар да бар. Авылда яшәгәч, ничек мал асрамыйсың? Хуҗалык та мал азыгы белән ярдәм итә. Белешмә. “Урожай” җәмгыяте карамагындагы пай җирләре 2 мең гектардан арта. Хуҗалык башлыгы Илдар Рим улы сүзләренә караганда, ел ничек килүгә карамастан, аның хуҗалары килешүендә каралган дивидентларын ала. Узган елда, мәсәлән, һәр пайчыга бушлай өчәр центнер ашлык һәм төргәкле салам бирелгән. Шундый ук ярдәм аграр предприятиенең яшь механизаторларына һәм терлекчеләренә дә күрсәтелә. Матур итеп дөнья көтү һәркемнең үзеннән тора. Тырышлыгыңның нәтиҗәсе булганда дәртләнеп китәсең, күңел үсә. Гаскәровларның ишле мал асравы да гаилә керемендә тоемлы. Көн саен 10-12 литр сөт саталар. Базарга чыгып өлгермиләр, даими клиентлар үзләре килеп ала. Эремчек сораучылар да аз түгел. Базарда эремчекнең килограммы — 230, ә сөтнең литр ярымы 60 сум тора. Элеккечә, сөт-йомырка сатуны “базар әбиләре” бизнесы буларак кына карарга ярамый хәзер. Ничек куанмыйсың: авыл ихаталарында җитештерелгән сөт продукцияләре күптән инде кибет киштә-ләре белән көндәшлекне узып китте. Гаскәровлар гаиләсе кебек кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр, халыкны экологик продукция белән тәэмин итүдә мөһим урын тота. ...Айнур Гаскәров белән озак сөйләшеп булмады, ул кайтырга ашыга иде. — Көзен иркенләп килегез, ә бүген көндезге ял сәгате беткәнче өйдән урап килергә өлгерергә иде. Быел 50 баш чебеш, 40 баш үрдәк тә алган идек. Киләсе елга 20 баш казга да урын әзерлисе бар, — ди Айнур.
Читайте нас