+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
7 сентябрь 2020, 11:20

"Бу күрсәткечкә озак бардык"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров җыелган уңышның югары булуын билгеләде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров җыелган уңышның югары булуын билгеләде. Республика игенчеләре 3,2 миллион тонна ашлык суктырган. Уртача уңыш бер гектарга 22,6 центнер тәшкил итте, ул узган елгы күрсәткечләрдән 10 процентка артык. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте. 7 сентябрьгә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 1,4 миллион гектарда уңыш җыеп алды, бу - барлык мәйданнарның 80 процентыннан артыгы. Республиканың 10 районы 100 мең тоннадан артык ашлык җыйды. Монда Илеш (167 мең тонна), Чакмагыш (159 мең тонна) һәм Стәрлетамак (155 мең тонна) районнары алда бара. Берничә муниципалитет урып-җыю кампаниясен төгәлләде диярлек. Шул ук вакытта Илшат Фазрахманов игътибарны Башкортстанның Урал аръягы һәм төньягында булган катлаулы хәлгә юнәлтте.Һава шартлары аркасында анда 2021 елгы чәчү эшләре өчен орлыкларга кытлык барлыкка килгән. Ул әлеге территорияләр җитәкчеләренә эшләр торышын анализларга һәм, кирәк булганда, имин районнар белән орлык алмашу оештырырга кирәклеген ассызыклады. - Быел без 4 миллион тоннадан артык ашлык җыярга тиеш, дип фаразлана, - диде Радий Хәбиров. Бу безнең өчен бик мөһим, күңелле сан. Без бу күрсәткечкә озак бардык. Мин турыдан-туры бәйлелек күрәм: авыл халкына техника һәм ашламалар белән ярдәм итү булганда уңыш та арта. Төбәк Башлыгы 2021 елга бюджетны әзерләгәндә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирүне йөкләде. 2020 елда мондый ярдәмне корылыктан зыян күргән Хәйбулла районы алды. Фото: glavarb.ru
Читайте нас