Благовар районында гектар куәтен заманча технологияләр куллану күтәрә.
Русиядә киң билгеле “Эксима” агрохолдингына караган “Уфа селекция-гибрид үзәге” җәмгыяте Башкортстанда дуңгызчылык тармагындагы иң яшь предприятиеләрнең берсе булып тора. Аның алдына Идел буе һәм Урал федераль округлары терлекчелек компанияләрен токымлы дуңгыз үрчеме белән тәэмин итү бурычы куелган. 2012 елда Благовар районының Көнчыгыш авылы янында төзелә башлаган дуңгызчылык комплексы тәүге продукцияне 2015 елда бирде. 2016 елда биредә катнашазык заводы һәм 24 мең тонна ашлык саклауга исәпләнгән элеватор төзелүгә үзәкне мал азыгы белән тәэмин итү өчен басучылык тармагы тулысынча бөртекле культуралар игүне төп юнәлеше итеп алды.
Предприятиедәге ярдәмче саналган тармакның хәзерге җитәкчесе Радик Шәфиев хуҗалык эшчәнлегендә шактый бай тәҗрибәгә ия. 23 яшендә нәсел тамырлары тоташкан Өйдрәкбашта, Фрунзе исемендәге колхоз рәисе вазыйфасын иңенә алып, хезмәт юлын башлаган югары белемле авыл хуҗалыгы белгече ул. Аннары инде район авыл хуҗалыгы идарәсендә җаваплы вазыйфалар башкарды, баш инженер булды. Селекция-гибрид үзәгенә эшкә Радик Рәдиф улы 2013 елда чакырыла. Шуңа да аны яшь компаниянең нигез ташларын салуда катнашучыларның берсе дияргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә бай тәҗрибә туплаган белгечкә предприятиенең басучылык тармагы ышанып тапшырылуы табигый. Атап әйткәндә, быелгы уракның аның һөнәри эшчәнлегендә унтугызынчы булып торуы да моңа дәлил.
Төп юнәлеш итеп бөртекле культуралар игү сайлангач, мал азыгына яраклы, катнашазык җитештерүгә тәгаенләнгән арпа, борчак, бодай үстерелә. Быелгы урып-җыю мәйданы — 5500 гектар тәшкил итә, без биредә булганда аның 70 проценты җыеп алынган иде инде. Шуны да әйтеп үтик: селекция-гибрид үзәге төзелгәндә, мал азыгының зур өлешен чит төбәкләрдән кертү күздә тотыла. Чөнки “Эксима” агрохолдингында мондый мөмкинлекләр бар, аның бүлекләре Русиянең ашлыкка бай берничә төбәгендә урнашкан. Әмма игенне якында үстерү күпкә отышлырак. Яңа тәгаенләнгән җитәкченең әлеге тәкъдиме селекция-гибрид үзәге башлыкларында зур кызыксыну уята һәм аны тормышка ашыруга керешәләр. Тәүдә элекке “Көнчыгыш” совхозы җирләренә чәчсәләр, соңрак ул мәйданнар “Чәрмәсән” хуҗалыгының эшкәртелми яткан басулары белән тулылана. Үткән ел чират элекке “Россия” колхозы җирләренә дә җитә – хуҗалыкның бер мең гектарга якын сөренте мәйданы селекция-гибрид үзәге әйләнешенә кертелә. Шулай итеп, компания, биләмәләрен киңәйтеп, ярты район җирләренә хуҗа булып бара. Сынташтамак авылы янындагы 156 гектарлы арпа басуы безне комбайннар гөрелтесе белән каршы алды. Турыга урып-сугуны 5 басу корабы алып бара. Техника — яңа, җитештерүчәнлек — югары. Исәп-хисап заман рухында шулай куелган – гектар төшемен сәгате-минуты белән дигәндәй белеп торалар. Без килгәндә бер гектардан уңыш 42 центнер тәшкил итә иде. Тоташ алганда, арпаның уртача уңышы 47 центнер килеп чыга.
— Соңгы елларда уңдырышлылыкны күтәрү максатында үткәрелгән сынауларның нәтиҗәсе бу, — ди Радик Шәфиев. — Атап әйткәндә, арпаның “Памяти Чепелева” сортын эзләп таптык. Самара өлкәсендә күптән кулланыла ул. Бу сорт безнең Благовар районы шартларында да сынатмады. Быелгы уракта, мәсәлән, аерым басулар гектардан 52 центнер төшем бирде. Әлеге күрсәткеч махсус комиссия тарафыннан рәсми рәвештә теркәлде. Уҗым бодаеның “Фатинья” сорты да нык куандырды – гектарыннан 47 центнер алдык. Аны Төмән өлкәсе селекционерлары чыгарган. Сүз дә юк, республикада кулланылучы сортлар белән дә эшлибез. Илеш районыннан сабанашлык бодайның “Нерда” сортын кайтартып чәчтек – нәтиҗә яхшы. Ассызыклап шуны әйтәсем килә: мал азыгы сыйфатында файдалануын күздә тотып, бөртеклеләрнең протеинга бай төрләренә өстенлек бирәбез. Предприятиедә җитештерелүче катнашазыкның югары сыйфаты да шуңа бәйле.
Урып-җыю эшләре тәмамлануга барса да, кырда киеренке хезмәт тынмый. Чәрмәсән елгасы буендагы басулардан комбайннар күршедәге язгы бодай басуларына күчереләчәк. Тоташ алганда, 950 гектарда үстерелгән бу культура. Белгечләр ачыклавынча, гектар куәте 45 центнердан да ким булмаячак. Әлеге вакытта исә тармак буенча уртача уңыш 44,9 центнер тәшкил итә.
Уракны зур тизлек белән алып баруга техниканың көйле эшләве белән бергә механизаторларның фидакарь хезмәте дә булышлык итә. Комбайнчылар, вакыт белән исәпләшми. Җитәкче аларның бишесенең дә тырышлыгын билгеләп үтте. Аларда бертуган Андрей һәм Александр Василенколар бай эш тәҗрибәсе белән аерылып тора. Нияз Вахитов, Алексей Мумбер һәм Юнир Князев өлгерлек белән алдыра. Басу – ындыр табагы конвейеры шулай ук тоткарлыксыз эшли. Ашлык ташуда шоферлар Алексей Журбин, Гизәр Байков һәм Юрий Хәсәнов йөкләтелгән бурычны намус белән үти. Механик Айдар Садыйков техниканың төзек булуын һәм көйле эшләвен тәэмин итә.
Уфа селекция-гибрид үзәге басулары ел саен мул уңыш белән куандыра, бу инде күптән кагыйдәгә әверелде. Үткән елда, мәсәлән, бөртеклеләр уңышы күрсәткече буенча предприятие районда иң алдынгы булып танылган иде. Монысы инде тармакта заманча технологияләрне, минераль ашламаларны нәтиҗәле куллануга бәйле. Якынча исәпләүләр буенча, гектардан уңыш быел 40 центнердан артыграк булмакчы. Ашлыкның тулай җыемы исә 12 мең тоннага якын көтелә. Шуңа да карамастан, бу предприятиенең мал азыгына ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алмый.
— Ашлыкның тулай җыемын арттыру өчен безгә өстәмә җир мәйданнары таләп ителә, — ди Радик Шәфиев. — Әйткәндәй, районда чәчелми яткан басулар байтак, без аларны күреп торабыз. Әмма шул комачаулык тудыра: төбәктә җирләр әйләнешендә тәртип урнаштырылмаган, шуңа да аларны рәсми рәвештә бүлеп бирү елдан-ел сузыла. Бу мәсьәләне хәл итү районда ашлык җыемын арттыруга да булышлык итәр иде.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.