Бүздәк төбәгендә бөртеклеләрне урып-җыюны тәүгеләрдән булып Марат Зәетовның крестьян-фермер хуҗалыгында тәмамладылар.
Богады авылы фермеры Марат Зәетов өчен агымдагы ел урагы шуның белән үзенчәлекле – аның крестьян-фермер хуҗалыгы оештырылуының 15 еллыгын билгели. Булдыклы хуҗа истәлекле датаны хезмәт уңышлары белән каршылый – биредә урып-җыю эшләре тәмамланды.
Марат Раил улы Бүздәк райо-нының Арслан авыл биләмәсендә фермерлык хәрәкәтенең башында торучыларның берсе буларак билгеле. Эшчәнлеген 2005 елда башлаган хуҗалык шактый озын гомер кичерүе белән бергә, икътисади яктан да тотрыклы эшли.
Хәзерге чорда Богады фермеры карамагында 350 гектар җир исәпләнә. Авылдашлардан биләмәгә алынган мәйданнарда бөртеклеләр һәм сызма техник культуралар игелә. Элекке Ленин исемендәге колхозда җаваплы вазыйфалар биләп, тәҗрибә туплаган фермер үзаллы эшчәнлектә дә сынатмый. Беренче чиратта, ул хезмәтне оештыра белә, белгечләр һәм механизаторлар белән уртак телне тиз таба. Хәзерге чорда заманча технологияләргә өстенлек биреп кенә югары уңышка исәп тотып булуын яхшы аңлый. Әйтергә кирәк, Марат Зәетов хуҗалыгында язгы кыр эшләре барышында барлык агротехник чаралар вакытында үткә-релеп, чәчү тиз арада башкарылды.
Хуҗалыкта уңган, җир кадерен белгән механизаторлар эшли. Атап әйткәндә, Фәнзил Янгиров һәм Ринат Шәймөхәммәтов язгы чәчүдә фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтте, аннары чәчүлекләрне тәрбияләү чорында да вакыт белән исәпләшмәде. Әйткәндәй, алар хуҗалыкта мал азыгы хәзерләүдә, шулай ук салам җыюда, ашлыкны амбарларга ташуда да актив катнашты. Комбайнчылар Фәһим һәм Фаил Мөхәммәтҗановлар үзләрен, чын мәгънәсендә, урак батырлары итеп танытты. Көнне төнгә ялгап диярлек эшләп, урып-җыю эшләрен кыска вакытта башкарып чыктылар.
Хуҗалыкта игелүче төп культуралар — арпа һәм бодай. Быелгы һава шартлары алар өчен уңайлы килде, шуңа да уңыш мул. Арпа бер гектардан 50 центнерга җитте. Тоташ алганда исә, крестьян-фермер хуҗалыгы буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы — 30 центнер.
Богады фермеры киләчәккә зур планнар белән яши. Аның ныклы таянычы да бар. Уфа дәүләт нефть-техник университетында югары белем алып, аннары армия хезмәте үткән улы Айрат язмышын туган авылы белән бәйләп, әтисенең ныклы терәге булмакчы. Игелекле ниятнең нәтиҗәләре дә күренеп тора – Айрат Марат улы быелгы уракның үзәгендә кайный, тракторда да эшли, комбайн штурвалы артына да утыра. Кыскасы, игенче хезмәтен бар тулылыгы белән үзләштерергә тырыша. Мондый әзерлек аның алдагы тормышына уңай йогынты ясаячак, әлбәттә.
Хәл итәсе мәсьәләләрнең күпчелеге техника паркы белән бәйле. Бүген хуҗалыкта кыр эшләрен тулы циклда алып барырлык 10 берәмлек техника исәпләнә. Әмма күпчелеге искергән, алар белән эшләп, заманча технологияләр куллануга өмет итеп булмый. Соңгы елларда яңа авыл хуҗалыгы машиналары, туфрак эшкәртү инвентаре сатып алына, әлбәттә. Киләчәктә бу өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелергә тиеш.
Урак тәмамлану белән хуҗалыкта җир пайлары өчен ашлык таратыла башлады. Марат Зәетов, тырыш хуҗа булу белән бергә, сүзендә дә тора белә.
Альфред Булатов.
Бүздәк районы.