Данлыклы колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Тимерхан Нәҗмиевны якташлары бүген дә тирән хөрмәт белән телгә ала.
Республика авыл хуҗалыгын үстерүдә яңа алымнар кулланылып, тармакны үстерүдә зур уңышларга ирешкәннәр арасында Социалистик Хехмәт Герое, Илеш районының “Искра” колхозы рәисе Тимерхан Нәҗмиев аерым урын алып тора. Ул авылдашлары алдында абруй казанган кеше.
Илеш җире элек-электән эшсөяр халкы белән дан тота. Район авыл хуҗалыгы тармагының югары уңышларга ирешүендә колхоз рәисләренең роле бик зур, алар — колхозчыларны хезмәт батырлыгына өндәүче. Алар, чыннан да, үз иңнәренә бөтен авырлыкны сала. Продукция җитештерүдән алып, авылдашларының көнкүреше дә, мәдәният, мәгариф өчен дә җавап бирә.
Миңа яшь кенә килеш Тимерхан Сафуан улы белән эшләү, аның акыллы киңәшләрен тыңлау бәхете тиде. Миңа, 25 яшьлек рәискә, ул оныгы итеп түгел, 62 яшьлек бу җитәкче хөрмәт белән карый иде. Ә без “Искра” колхозын Башкорт авыл хуҗалыгы институтында укыганда ук белә идек. 1978 елда Тимерхан Нәҗмиев “Һәр басуга – сыйфат билгесе” дигән китабын чыгарды. Бу елларда СССР дәүләт комитеты җитештерелгән продукциягә “Сыйфат билгесе” куя иде. Ләкин аны алу өчен продукция бик күп тикшерүләр үтә иде. Шуңа да әлеге билгегә ия булу зур абруй санала иде. Шулай булса да, һәр авыл хуҗалыгы хезмәткәре бу югары билгене алу теләге белән яна иде. Нәтиҗәдә исә сыйфатлы продукция чыгарыла.
Тимерхан Сафуан улы 1923 елда туган. 1940 елда, 17 яшендә колхозга эшкә чыга. Әмма сугыш егетнең планнарын челпәрәмә китерә. Тиздән аны Уфа пехота мәктәбенә алалар, ә аннан фронтка озаталар. Беренче тапкыр яралангач, укуын дәвам итеп, лейтенант дәрәҗәсен ала, тәүдә — взвод, аннары рота белән командалык итә. Авыл малае өчен сугыш авырлыклары сизелми диярлек, әмма һәрвакыт үлем янда йөрүен аңлый ул. Солдатларның Ватан өчен һәлак булуын күптапкырлар күрә.
Алышларның берсендә каты яралана. Тәүдә госпитальдә дәвалана, 1944 елда туган якларына кайта. Туган төягендә аны мәктәптә военрук итеп куялар. Бу чорда укучылар, укытучылар уку белән колзхоз эшен бергә алып бара. Яшь укытучы эшне оештыруга күп көч сала. 1947 елда, 24 яшендә, аны “Искра” колхозы рәисе итеп тәгаенлиләр. 40 елга сузылган эш шулай башлана. 1954 елда яшь җитәкче колхоз рәисләрен әзерләүче Башкортстан урта авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый. Бу елларда колхоз бик нык үсеп, районның алдынгы хуҗалыкларының берсенә әверелә.
1950нче еллар ахырында биредә дуңгыз үрчетә башлыйлар. Бу эшне башлап җибәрү бик авыр була. Беренчедән, мөселман халкы бу эшкә алынырга теләми, икенчедән, бу терлекне тоту өчен махсус биналар, аларны карау технологиясе үзләштерелмәгән була. Шуңа бу башлангычны Тимерхан Нәҗмиевка ышанып тапшыралар да инде, чөнки аның һәр эшне ахырына кадәр җиткерүен югарыдагылар яхшы белә. Чыннан да, беренче елда ук дуңгыз үстерүдән кергән табыш 143,2 мең сум була, ә ике елдан 844,9 мең сумга җитә. Тиздән аның мондый уңышларга ирешүе турында районда гына түгел, республикада да беләләр. Үзәк матбугатта языла. 1961 ел башында Тимерхан Нәҗмиевка КПСС Үзәк Комитеты пленумында Н.С. Хрущев алдында чыгыш ясарга кушалар. Никита Хрущевның нәкъ шушы юнәлештә бик белемле икәнен яхшы белә Тимерхан Нәҗмиев, шуңа да бик җитди әзерләнә. Нәтиҗәдә, Тимерхан Сафуан улының чыгышы көчле алкышларга күмелә. Илдә киң билгеле “Известия”, “Сельская жизнь” гәзитләрендә аның белән интервьюлар басылып чыга.
Билгеле, күрсәткечләрне күтәрү өчен хуҗалыкта барлык юнәлешләрне дә күтәрергә кирәк. Җитәкче бу җәһәттән дә алдынгылыкны бирми. Тармакта сынау-экспериментлар үткәрүне дә аңа ышанып тапшырылар.
Тимерхан Нәҗмиев югары уңышка ирешү өчен җиргә ашлама кертү кирәклеген яхшы аңлый. Борынгы чорда кеше бер төбәктәге җирне 3-4 ел кулланган да, аннары, аны ташлап, башка урынга барып чәчкән. Хәзер мондый мөмкинлекләр юк, шул ук вакытта, дәүләт елдан-ел югарырак бурычлар куя. Моннан чыгу юлы бер генә — җирләрне дөрес итеп ашлау. 1961-77 елларда чәчүлекләргә органик ашлама кертү — 4 тапкыр, минераль ашламалау 8 тапкыр арта. Гектар көче 14,5тән 28,5 центнерга кадәр күтәрелә. Бу чор өчен зур күрсәткеч була.
40 ел эчендә Тимерхан Нәҗмиевка бик күп эшләр башкарырга туры килә. Ул һәр авылга су үткәрә. Юлдаш авылы халкын тулысынча башка җиргә күчерергә туры килә, чөнки бу урында Түбән Кама сусаклагычы төзелә. Тәүдә агачтан, аннары кирпечтән мәктәпләр, клублар төзетә. Болар өчен чыгымнарны хуҗалык күтәрә. Колхозчылар да йортларын бик нык яңарта. Монда колхозның кирпеч заводы ярдәмгә килә...
Бу уникаль кеше турында бик күп язарга мөмкин. Берничә генә кызыклы очракка тукталасым килә. Районда тарихи музейлар барлыкка килгән вакыт. Материал күп, әмма чабата җитми. Чабата үрү алымын да халык күптән оныткан. Партия райкомының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Рахманов җитәкчеләргә шундый кешене табарга куша. Бу турыда утырышта әйткәннән соң, залдан көтелмәгән сорау ишетелә:
— Чабата үрүчене табарбыз, ә колхозга моның өчен нәрсә булачак?
— Ә сезгә нәрсә кирәк?
— Колхозга яңа трактор кирәк!
— Булыр!
Менә шулай итеп колхозны ныгыту юлларын төрлечә эзли Тимерхан Сафуан улы.
Илеш районына партия-хуҗалык активларына, партия конференцияләренә республика җитәкчеләре еш килә. Шуларның берсендә Өлкә Комитетының беренче секретаре М. З. Шакиров та катнаша. Чыгышыннан соң, Тимерхан Сафуан улы Мидхәт Закир улына мөрәҗәгать итә:
— Мидхәт Закирович, Сез беләсез, сөтне без сыер җилененнән тамчылап алабыз. Аның бәясе дә шул тамчыга тиң — 28 тиен. Дизель, ягулыгы – 7 тиен, аны нефтьтән, бушлай алабыз. Гадел түгел бит бу. Сез Кремльдә ешрак буласыз, сөткә бәяне күтәрү турында әйтегез әле. Аның бәясе, ягулык белән чагыштырганда, бик түбән бит.
Мидхәт Закир улы ярдәм итәргә тырыша, әмма бу инде үзгәртеп корулар башланган чор була...
Колхоз рәисе булып эшләгәндә Тимерхан Нәҗмиев ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. Сигезенче бишьеллык нәтиҗәләре буенча аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. “Урак һәм чүкеч” алтын медале, Ленин орденнары белән бүләкләнә. Игенчелек һәм үсемлекчелектә югары уңышларга ирешкән өчен 1967 елда “БАССРның атказанган агрономы” исеменә лаек була. Ә 1968 елда көтелмәгән янә бер бүләкләү була... Аны хәрби комиссариатка чакыралар һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшыралар... Рота командиры аңа 1943 елда ук ия булырга тиеш булган, әмма ике дистә ел үткәч кенә югары бүләк үз хуҗасын таба. 1985 елда аңа беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены да тапшырыла.
Тимерхан Нәҗмиев БАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана, 1980 елда – СССРның колхозлар советы әгъзасы була. Районда бер генә чара да аның чыгышыннан башка үтми. Хуҗалыкка һәм колхозчыларга да бик күп бүләкләр тапшырыла.
Хаклы ялга чыккач, Тимерхан Сафуан улы озак еллар хуҗалыкның ветераннар советы рәисе булып эшләде. Ул, чыннан да, бик хөрмәтле, абруйлы кеше иде. 2004 елда ул бакыйлыкка күчте, әмма аның хакында якты хәтер якташлары арасында яшәвен бүген дә дәвам итә. Әйе, ул ныклы, тимер кеше булды, тик хан булмады.
Рәзит Нурлыгаянов,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры.