Илеш фермеры Гыйлемҗан Гыйльметдиновтан элита орлыкларны республика районнары һәм чит өлкәләр юкка гына алмыйлар икән.
Соңгы 30 елда Русиядә миллионнарча гектар сөренте җирләр чәчүлек әйләнешеннән төшеп калды. Ул басуларны каенлыклар басты, кайбер җирләре көтүлек булып калды, кайсыларыннан исә чүплек ясап бетерделәр. Шөкер, җир кадерен белүчеләр бу гектарларны соңгы елларда чәчү әйләнешенә кабат кайтара башлады. Башкортстанда мондый мәйданнар инде миллион гектарга якынлаша.
Илеш районы – югалтылган мәйданнарны янә кадерләүче төбәкләр арасында. Аеруча фермерлар ипигә ягып ашарлык чем-кара туфраклы Илеш җиренең бәһасен тергезү белән актив шөгыльләнә. Шундый җир улларының берсе Гыйлемҗан Гыйльметдинов күптән түгел без булган арпа басуында гектарыннан 57 центнер ашлык суктыра иде.
Без танышканда эшчәнлеген 210 гектарда башлаган җаваплылыгы чикләнгән “Гыйльметдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гыйлемҗан Гыйльметдинов бүген районда алдынгы һәм булдыклы җир уллары исәбендә. Көтүлек мәйданнарын да кертеп, аның әле 8000 гектарга якын җире бар, шуның 6450сендә ул ашлык үстерә. Һәм, әйтергә кирәк, бик нәтиҗәле үстерә. Әлеге уңышларының нигезен ул игенчелекне фәнни нигездә оештыруда күрә, ягъни уңдырышлы сортларның авторлары — Уфа, Пенза, Ульяновск, Липецк, Екатеринбургның Урал фәнни-тикшеренү институтлары галимнәре белән турыга эшли, аларның бодай, арпа, карабодай, борчак, люпин, горчица культураларын игә һәм элита орлыклар җитештереп сата.
Гыйльметдиновның орлыкларын менә берничә ел инде республиканың Караидел, Аскын, Тәтешле, Борай, Мәчетле, Краснокама, Миякә районнары, Ырынбур өлкәсе, Татарстан, Чуваш, Удмурт республикалары бик зур теләк белән сатып ала. Ашлыгын исә катнашазык, икмәк-тегермән комбинатлары чират торып ала.
Аларны аңларга да була, чөнки Гыйльметдинов тирә-якта игелмәгән сортларны да үстерә. Мәсәлән, бодайның “Буран”, “Гренада”, “Нерда”, уҗым бодаеның “Липецк йолдызы” кебек сортлары бүген шушы хуҗа-лыкта гына.
Ашламасын да кызганмый Гыйльметдинов. Аны меңәрләгән тонна сатып алган. Яздан һәр гектарга 100 килограмм исәбеннән керткән булса, янә 60 килограммны өстәмә тукландыру вакытында да өстәгән. Бу юнәлештәге эшчәнлектә фермер Туймазының җаваплылыгы чикләнгән “Агрохимия” сәүдә йортын аерым телгә алды. Аның генеральный директоры Рузил Гәрәев белән без аралашкан арада да телефоннан сөйләшеп алды. Ул Рузил Хәмзә улы кебек ышанычлы партнерларның мондый эшчәнлектә бик мөһим булуын ассызыклады.
Бу урында шунысын да билгеләп үтү зыян итмәс: фермер 400 баш сыер һәм 65 ат асралучы фермаларыннан да басуларына тирес чыгаруны оештыра. Үткән кышта гына да 6000 тонна чамасы тирес белән басуларны өстәмә тукландырган.
Техника паркын да даими тулыландырып тора фермер Гыйльметдинов. Быел гына да ике “ Полесье” комбайны, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге өч “КамАЗ”, үзйөрешле “Туман-2М” сиптергече, тракторларына ике тагылма, шулкадәр үк пресс-җыйгыч, 12 метр киңлекле “Агромастер” чәчкече, баш белгечләренә өч “Нива” машинасы алган.
Менә-менә тагын “Кейс-340” тракторы, аңа Франциядә җитештерелгән 8 корпуслы әйләнмәле сабан, Италиянең туфракны тирән эшкәртүче, бер үк вакытта ашлама да кертүче дүрт метрлы культиваторы кайтып җитәчәк. Ә инде сәгатенә 45 тонна җитештерүчәнле һәм 200 тонналы бункерлы ашлык киптергеч — фермер Гыйльметдиновның аерым горурлыгы.
—- Быел урып-җыю башланыр алдыннан гына явым-төшем мул булды, ашлык дымлы иде, — ди Гыйлемҗан Тимерҗан улы. — Шуңа да уңышның югары сыйфатлы булуы өчен бу корылманы кайтарып корып кую бик вакытлы һәм әһәмиятле булды. Хәзер сатып алучыларым алдында йөзем якты. Сыйфат минем өчен бик мөһим, шулай эшләгәндә генә партнерлар алдында ышаныч яулап була. Ә ышаныч һәм югары сыйфат — уңыш һәм уңышлы эшләүнең нигезе ул!
Сыйфатны фермер Гыйльметдинов җыелган ашлыкны яхшы итеп саклауда да күрә. Шуңа да ул быел хәтта дүрт (!) ашлык саклагыч төзеткән, аларның эченә асфальт җәйдергән.
Соңгы вакытта малтабарлыкның яңа эш урыннары булдыруы, хезмәткәрләренең социаль якланганлыгын тәэмин итүе бик мактаулы. Ә безнең Тимерҗаныч бу яклап күптән хәстәрлекле. Ул бүген 50 кешене эшле дә, ашлы да иткән. Хуҗалык эшләре кызган мәлләрдә исә сезонлы эшчеләр белән бергә аларның саны 80гә җитә. Татарстанның Актаныш районы егете дә анда эшләве күп нәрсә хакында сөйлидер.
Үз яшелчә-җимеше, ите белән тәэмин ителгән ашханәсендә ул эшчеләрен көнгә 4 тапкыр ашата. Бәясе дә бүгенге хаклар белән чагыштырганда символик мәгънәгә ия дип әйтергә кирәк: төшке аш — 50, кичкесе 30 сум. Шунда ук 15 урынлык кунакханәсе бар. Язгы чәчү чорында һәр эшчесе 80-100 мең сум алса, урып-җыюда катнашучылар 200-300 мең сум акча эшли.
— Эшчеләремнең социаль, тормыш-көнкүреш шартларын да күз уңыннан ычкындырмыйм, чөнки үз гаиләсендә, хуҗалыгында дөньясы көйле бармаган кеше эшен дә күңелен биреп башкара алмый, — ди Гыйлемҗан Тимерҗан улы. — Әле менә бер эшчемә йорт төзергә 513 мең сум бирдем, махсус программа буенча янә 2 миллион сум юллап алды. Минем хуҗалыгымда биш ел эшләсә, әлеге акчаларның бер тиенен дә кире кайтармаячак.
Фермерның ышанычлы белгечләре: урынбасары Алмаз Таҗетдинов, баш агроном Рәдис Борһанов, баш инженер Мәсгуть Ханнанов һәм складлар мөдире Альбина Сафиуллина — төп терәге. Алдынгы комбайнчылар Айрат Вилданов, Айназ Галиуллин, Рузил Шакиров, Финат Шәехмурзин, Дамир Нурмөхәммәтов, Кирилл Сәйфуллин һәм Фәндәви Шәехмурзин, механизатор һәм шоферлар Григорий Шәймәрданов, Азат Имаметдинов, Фәрит Шәфыйков, Дамир Вахитов, Фәрит Ибраһимов һәм Рәфил Җиһангиров белән дә хаклы рәвештә горурлана фермер. Гыйлемҗан Тимерҗан улы безне соңыннан үзенең “Крузак”ында Татыш басуына алып китте.
— Менә монда 30 ел чүп үсте. Мин бу мәйданнарны яңадан рәткә керттем, быел арпа игәм. Үзең күреп торасың, тезмәләрнең калынлыгыннан күренүенчә генә дә, гектарыннан 56-60 центнер чыгарга тиеш.
Бу басулар Актаныш районы белән чиктәш. Аның җитәкчесе Энгель Фәттахов Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга бер очрашуда: “Сез нинди фанат таптыгыз анда?! Әллә ничә ел чүп үскән, сөрел-мәгән җирләрегезне ике республика чигенә кадәр терәп, кап-кара итеп сөреп куйган!” — дип әйткән икән.
Чыннан да менә шундый фанат инде ул фермер Гыйлемҗан Гыйльметдинов.
Сүз ахырында бер генә штрих: фермерның ап-ак тальян гармуннарда сыдырып уйнавын күргәнем бар минем. Аның бу сәләте әнисеннән — җиде бала анасы, инде 90 яшен тутырган Хөллия Шәехморза кызыннандыр, чөнки ул шушы яшендә гармунда да, тальянда да сыздыра гына! Мондый вакытларда аның янына Гыйлемҗанның хатыны, 35 ел иңгә-иң терәп яшәүче җәмәгате Гөлүзә Ихсан кызы, оныклары Рузалина, Рәминә һәм Радмиланы тезләренә алып, кызлары Регина белән Алинә һәм кияүләре Рөстәм белән Илнур да елышып утыралар. Моңлы күңелле бу нәсел яшь буынга булдыклылыгын да, җыр-моңга гашыйклыгын да менә шулай тапшырырга тырышып яши һәм эшли.
Фәнис Гәрәев.
Илеш районы.