+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
11 сентябрь 2020, 07:30

Урып-җыюны төгәллибез

Әлегә Илеш, Чакмагыш, Стәрлетамак аграрийлары алда бара.

Әлегә Илеш, Чакмагыш, Стәрлетамак аграрийлары алда бара.

Башкортстан аграрийлары республика кырларында 3 миллион 508 мең тонна ашлык җыеп алды. 10 сентябрьгә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарының 88 проценты суктырылган, ягъни 1 миллион 579 мең гектар мәйданда республиканың өч районы бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча ышанычлы алда бара, ул 200 мең тоннага якынлашты. Илеш районында – 193,1 мең тонна, Чакмагышта – 186 мең тонна, Стәрлетамакта 180 мең тонна ашлык тупланган.

"Төбәктә майлы культураларны урып-җыю да дәвам итә. Аграрийлар җитен, рапс, горчица һәм соя суктыралар. Барлыгы 48 мең гектар мәйданда май культуралары суктырылган, 46 мең тонна орлык җыеп алынган», — дип билгеләп үтте Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Алмаз Галимов.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас