“Благовар” токымлы кошчылык заводы игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлау алдында.
Басучылык тармагы да нык үсешкән әлеге предприятие районда бөртекле һәм техник культураларны иң күп җитештерүче эре хуҗалык та булып тора. Быелгы урып-җыю мәйданнары, мәсәлән, 13 мең гектардан артык тәшкил итә, шуның 8,3 мең гектарын сабанашлык били. Эш күләме шактый зур булуга карамастан, предприятие механизаторлары бөртеклеләр игүне төбәктә беренчеләрдән тәмамлау алдында.
2200 гектарда чәчелгән уҗым культуралары уракның тәүге көннәрендә үк җыеп алынган. Баш агроном Вадим Балашов әйтүенчә, башка еллардагыча, уҗым арышы, мәсәлән, быел да югары уңыш белән куандыра, гектардан төшем — 34 центнер. Уҗым бодае исә гектардан 30ар центнер биргән. Гомумән, предприятиедә уҗым культураларына өстенлек бирелә. Элек биләгән мәйданнарны быел да саклап, арыш һәм көзге бодайны август азагында, сентябрь башында ук чәчеп калдырганнар.
Заводның басучылык тармагы тулысы белән мал азыгы культуралары игүгә юнәлтелгән. Чәчү әйләнешендә, мәсәлән, борчак та бар, ул быел 240 гектарны биләгән. Өметләрне аклаган кузаклы культураның гектар куәте — 25 центнер. Фуражга тәгаенләнгән культуралар арасында арпа шулай ук зур гына мәйданда игелә. Биредә аның “Прерия” сорты чәчелә, чөнки ул һәр ел саен тотрыклы югары уңыш бирә. Быел да ышанычны аклаган, гектар төшеме — 30 центнер тирәсе. Домбровка авылы янындагы 200 гектарлы басуда гектар күрсәткече 35 центнер булган.
Урып-җыюны 8 комбайн алып бара. Техника, нигездә, яңа, шуңа да агрегатлар көйле эшли. Кояшлы, аяз көннәрдә бөртеклеләр 400 гектарда урып-суктырыла. Комбайнчылар арасында хезмәт бәйгесендә Азат Маннанов һәм Рузил Камилҗанов кебек тәҗрибәле механизаторлар беренчелекне тота. Аларның һәркайсы “Акрос” комбайнында 12шәр мең центнер ашлык суктырган.
Башка еллардагыча, урып-җыю конвейеры көйле бара, басу эшләре югары дәрәҗәдә оештырылган. Ашлык басулардан Благовар авылында урнашкан предприятие карамагындагы элеваторга кайтарыла. Ашлык ташуга дүрт “КамАЗ”автомобиле җәлеп ителгән. Аларның һәркайсы 20 тоннага якын йөк төяргә сәләтле. Рамил Шәрәфетдинов шоферлар бәйгесендә — алдынгы урында. Урак чорында ул машинасында 1200 тонна ашлык ташырга өлгергән дә инде.
— Иртә культуралар урып-җыюны игенчеләребез районда беренчеләрдән тәмамларга гадәтләнгән, — ди баш агроном. — Быел да шулай булачагына ныклы ышаныч бар. Хәзер агрегатлар бодай басуларына керде, алар бер мең гектардан артыграк тәшкил итә. Көннәр аяз торганда бодайны урып-суктырып алырга өлгерәчәкбез. Басуларны тәрбияләүдә алдынгы технологияләр үзен аклады. Быел минераль ашлама да мулдан кертелде. Монысы инде республика аграр тармагындагы уңай үзгәрешләргә бәйле.
Соңгы елларда биредә табышлы техник культуралар игүдә шулай ук бай тәҗрибә тупланды. Быел мәсәлән, рапс — 420, люпин 270 гектарда үстерелде. Сызма культуралардан көнбагыш — 850, силоска кукуруз 200 гектарны били. Рапс җыеп алынган, уңыш һәр гектардан 12 центнер чыккан. Тоташ алганда, предприятие буенча бөртеклеләр уңышы 25 центнер тәшкил итә. Әйтергә кирәк, бу чик түгел, чөнки бодай басуларында уңыш көтелгәннән күбрәк.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.