Русиянең азык-төлек эмбаргосыннан баш тартуы үзебезнең җитештерүчеләрне кабат авыр язмышка дучар итәчәк.
2014 елның августында Русия Хөкүмәте Көнбатышның безнең илгә карата кулланган санкцияләренә җавап итеп азык-төлек эмбаргосы кертте. Әлеге чарага сәяси һәм икътисади күзлектән караганда, ул илебезнең эчке сәүдә базарында үз урынын алып өлгергән импорт продукциясен чикләүне аңлата иде. АКШ, Евросоюз илләре, шулай ук Канада, Австралия һәм Норвегиядән ит, кош ите, балык, сөт продукциясе, чикләвек, җиләк-җимеш һәм тагын берничә төр аграр продукцияне Русиягә кертү тыелды. Экспертлар фикеренчә, азык-төлек эмбаргосы ил икътисадына төрлечә тәэсир итте. Азык-төлек кәрзине берникадәр күтәрелде. Аның каравы, Русиянең үзенең аграр җитештерүчеләренә мөмкинлекләр ачылды. Соңгы елларда авыл хуҗалыгының эчке базарны гына түгел, ә экспорт ихтыяҗларын канәгатьләндерү сәләтенә ия булуы шуны күрсәтә. Эмбаргоның беренче еллары, билгеле, моңа кадәр булган импорт продукциясен алыштыру юнәлешендәге чаралар белән билгеләнсә, аннан соңгысы экспортны үстерүгә бәйле булды. Саннар телендә әйткәндә, 2013 елда илнең аграр экспорт күләме 16,8 миллиард доллар булса, 2019 ел йомгаклары буенча бу күрсәткеч 25,6 миллиард долларга җитте. Чит илләргә озатылган продукция арасында ит һәм май, шулай ук азык-төлек сәнәгате өстенлек алуы да күзәтелә. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, илебез бодай, үсемлек мае, балык, шикәр комы һәм тагын берничә төр продукцияне дөнья базарына поставкалау буенча лидерлар исемлегенә керде.
Тоташ алганда, азык-төлек эмбаргосы илебезнең аграр тармагында нинди эз калдырды һәм соңгы еллардагы эшчәнлегебез аграр җитештерү үсешкән куәтле дәүләтләр белән көндәшлек итәргә сәләтлеме? Башкортстан шушы сынаулы елларда авыл хуҗалыгын һәм экспорт күләмен үстерә алдымы?
Бөтендөнья сәүдә оешмасы, гомумән, Русиядәге сәяси-социаль реформалар чорында илебезнең эчке сәүдә базарын яулап алырга әзер тора иде. Русиялеләрнең импорт товарларына ихтыяҗы елдан-ел арта барды. Әмма көнбатыш илләренең төрле юнәлештәге санкцияләре күзләребезне ачарга ярдәм итте. Билгеле, беренче чиратта, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү мөһим иде. Азык-төлек эмбаргосы белән Русия Хөкүмәте, аграр ипморт күләмен киметеп, үзебезнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен шартлар тудырды. Сөт җитештерүчеләр (Союзмолоко) берлегенең аналитика департаменты директоры Алексей Воронин сүзләренә караганда, мәсәлән, азык-төлек эмбаргосы дәвам иткән елларда сөтчелек тармагы импортка бәйлелекне шактый киметкән, сөт чималы һәм сөт продукциясе җитештерү арту дәвам итә. Узган ел ахырына булган мәгълүматларга күз салганда, сыер малы ите буенча импортка бәйлелек узган еллар эчендә 57 проценттан 38 процентка кадәр кимегән, дуңгыз ите шул тәртиптә 13тән — 7гә, сыр 45тән — 31гә һәм терлек мае 40 проценттан 28 процентка кадәр кимегән.
Аграр экспертлар фикеренчә, экспорт күләмен арытаба үстерү өчен инфраструктураны яңача шартларда эшләтү дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Димәк, портларның куәтен арттыру, магистраль юлларны киңәйтү һәм йөк ташуда транспорт чыгымнарын киметү таләп ителә дигән сүз. Аграр базар конъюнктурасы институтының әйдәүче белгече Евгений Иванов белдерүенчә, соңгы елларда илдә шикәр комын хәтта базар ихтыяҗыннан да күбрәк җитештерү күзәтелә, әмма тиешле логистика булмау аны күпләп экспортлау мөмкинлеген чикли. Әлеге проблемалар эмбарго шартларында эшләүче аграр тармакта да хәл итәсе мәсьәләләр барлыгын күрсәтте.
Контрсанкцияләр илебездә Азык-төлек хәвефсезлеге доктринасын кабул итүне тизләтте. Әлеге документта үсеш юнәлешен билгеләүче тармаклар һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары бәян ителгән иде. Соңгы алты елдагы эшчәнлеккә килгәндә, авыл хуҗалыгы халыкны төп туклану продуктлары белән тәэмин итүгә иреште.
Белешмә. 2019 ел йомгаклары буенча, Русиядә җитештерелгән ашлык тәэминаты Доктринада билгеләнгән 95 процент урынына 155,5 процент тәшкил итте. Шикәр комы 90 проценттан — 125,4 процентка, ит һәм ит продуктлары 85 процент урынына 96,7 процентка артык җитештерелгән. Русиядә ит продукциясе импорты соңгы алты елда ике тапкыр диярлек кимеде. Әйткәндәй, илдә ресторан компанияләре сатып алган продукциянең 70 проценты — үзебезнең җитештерүчеләрнеке.
Русиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев билгеләвенчә, эмбарго шартларында соңгы еллардагы эшчәнлекнең мөһим нәтиҗәсе — аграр тармакта дистәләрчә мең кешегә яңа эш урыннары булдыру.
— Ил төбәкләрендә яңа аграр предприятиеләр булдыру һәм аларны интенсив үстерү авыл халкын эш белән тәэмин итүдәге киеренкелекне йомшартырга этәргеч бирде, — диде ведомство башлыгы журналистлар белән очрашуда. — Алай гына да түгел, бөтен дөньядагы кебек, Русиядә дә коронавирус пандемиясенең төрле нәтиҗәләре белән “бәрелешкән” вакытта, илебезнең агросәнәгать тармагы икътисадның башка секторларын да эш урыннары белән тәэмин итүдә донор булып тора һәм аграр тармак барлык, шул исәптән югары технологияләргә ия булган өлкәләрдән дә белгечләр кабул итәргә әзер...
Әйтергә кирәк, Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы ил күләмендә “населеработымного” акциясе башлангычы белән чыкты. Бу чара шундый катлаулы икътисади һәм эшсезлек куркынычы янаган чорда республика халкына, эш эзләүчеләргә авылда һәркемгә дә шөгыль барлыгын, табылачагын аңлатырга ярдәм икән. Акция кысаларында аграр предприятиеләр үзләрендәге вакансияләр, эш шартлары һәм тәкъдим ителгән ташламалар белән таныштырды. Акция меңнәрчә кешегә авылда эш табарга ярдәм итте. Һәм бу чара азык-төлек эмбаргосы дәвам иткән елда авыл хуҗалыгын тагын да көчәйтеп, җитештерүне күтәреп җибәрде.
Соңгы алты елдагы икътисади сынаулар илнең аграр тормышын ничек үзгәртте, дигән сорауга федераль ведомство башлыгы болай дип җавап бирде:
— Азык-төлек эмбаргосы кертелгәннән соңгы алты елда илдә агросәнәгать җитештерүе 22,4 процентка үсте, тармак Русия икътисады драйверларының берсенә әверелде. Без элекке авыл хуҗалыгы рентабельле эшли алмый дигән фикерне тамырдан үзгәртә алуга ирештек. Эшлекле мохиттә аның заманча, югары технологиягә ия һәм табышлы бизнес булуына ышандырдык. Бу — зур казаныш.
Билгеле, авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлар елдан-ел үсә баручы дәүләт ярдәме белән бәйле. Соңгы алты елда аграр тармакны финанслау күләме 1,5 тапкыр артып, 300 миллиард сумнан узды. Әйтергә кирәк, бодай экспорты буенча лидерлар исемлегендә булуыбыз да шуның нәтиҗәсе. Быел да игенчелектәге казанышлар зур булыр, дип фаразлана. Аграр экспертлар, ашлыкның тулай җыемы 120 миллион тоннадан ким көтелми, дигән фикердә.
Белешмә. 2019 ел йомгаклары буенча, илдә авыл хуҗалыгы оешмаларының рентабельлелеге, гомум исәпләгәндә, 13,3 процент тәшкил итә, ягъни, 2013 елдагы күрсәткечтән ике тапкыр артыграк. 2014-19 елларда авыл хуҗалыгында фактик үсеш 119 процентка җитте. Быелгы ел йомгаклары буенча, аграр җитештерүдә соңгы җиде елдагы үсеш 120,2 процентка җитәчәк, дип фаразлана.
Азык-төлек эмбаргосы Башкортстанга нинди йогынты ясады, дигәндә, әлбәттә, республиканың аграр экспортны арттыруы зур нәтиҗә булып тора. Чөнки, экспорт дигәндә эчке сәүдә базарының тотрыклылыгын тәэмин итү дә, тәкъдим ителгән продукциянең дөнья күләмендәге көндәшлек таләбенә җавап бирүе дә, шулай ук, яңа технологияләр кертүне, эш урыннарын булдыруны да күз уңында тотарга кирәк. Кыскасы, экспорт үсү тармактагы бик күп мәсьәләләрне җайга салырга булышлык итте. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган җиде ай йомгаклары буенча Башкортстан 91 миллион доллар күләмендә аграр продукция экспортланган. Бу узган елдагы күрсәткечтән байтакка күбрәк. Шунысы да игътибарга лаек, экспорт структурасында эшкәртелгән әзер продукция төрләре өстенлек ала. Шикәр комы сату, мәсәлән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, тугыз тапкыр арткан.
Белешмә. Ил башлыгы тәкъдиме белән кабул ителгән Азык-төлек хәвефсезлеге доктринасына ярашлы, 2020 елда АПК экспорты 25 миллиард доллар булырга тиеш. “Башкортстан Республикасы агросәнәгать тармагы экспорты” төбәк проекты кысаларында ел ахырына экспортны 115 миллион долларга җиткерү бурычы тора. 2024 елга бу күрсәткеч 230 миллион долларга күтәрелергә тиеш.
Азык-төлек эмбаргосы дәвам итәчәкме һәм күпмегә? Бу сорау илебезнең аграр җитештерүчеләрен борчый дип әйтү генә аз. Алты ел элек көнбатыш дәүләтләренең Русиягә карата кулланган санкцияләренә җавап йөзеннән кабул ителгән әлеге эмбаргога нокта куела икән — илебезнең сәүдә киштәләрен янә “океан арты” фермерлары продукциясе яулап алу куркынычы бар. Әлегә импорт капкаларының ябык торуы хәерлерәк.
Олег Төхвәтуллин.