Дуван районында орлык җитештерү буенча завод төзелә. Дуван районының Ярославка авылында бөртекле, кузаклы, майлы культуралар һәм күпьеллык үләннәрнең югары категорияле орлыкларын җитештерү заводы төзелешенә керештеләр. Инвестпроект 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш һәм аңа 147 миллион сумнан артык акча кертеләчәк. Бүген республиканың төньяк-көнчыгышына эш сәфәрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төзелеш барышы белән танышты. «Ярославский» хуҗалыгы рәисе Владимир Храмцов сөйләгәнчә, төп финанслау чыганаклары булып "Россельхозбанк" кредиты һәм «Росагролизинг» җәмгыяте лизингы тора. Моңа 117 миллион сум тотынылачак. Шулай ук алар 29 миллион сум үз акчаларын да кулланачак. Хәзерге вакытта ашлык чистарту комплексы ремонтланган, анда кирәкле җиһазлар урнаштырылган. Хуҗалык быел яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып алган, шул исәптән ике "АКРОС-585" ашлык комбайны булдырылган. Быел техника һәм җиһазлар сатып алуга тотынылган гомум сумма 47,4 миллион сум тәшкил иткән. Хуҗалык суперэлита орлыкларны да 7,5 миллион сумга сатып алырга планлаштыра. - Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең "Росагролизинг" белән активрак хезмәттәшлек итә башлауларын сорыйм. Быел республикада авыл хуҗалыгы техникасының лизинг сатып алулары күләме бик артты, без ил буенча 39нчы урыннан 2нче урынга күтәрелдек. Димәк, аграрийлар дәүләт ярдәменә ышана һәм үз техникаларын һәм җайланмаларын актив яңарта. Республика бюджетыннан түләп бетермәгән 700 миллион сум акчаны авыл халкы, быел өлгереп җитмәсәк, һичшиксез, киләсе елда алачак, дип ышандырасым килә, - диде төбәк Башлыгы.