+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
18 сентябрь 2020, 08:25

Авылда тормыш кайчан ямьләнер?

Максатлы социаль программалар моңа булышлык итә. Башкортстанда халыкның 40 процентка якыны авылларда яши. Бу җәһәттән статистика мәгълүматлары аерыла, атап әйткәндә, кайбер чыганакларда әлеге күрсәткеч 36 процент итеп китерелә. Эш төгәллектә дә түгел, чөнки авыл халкы елдан-ел кими һәм тоташ авылларның юкка чыгуы — моңа анык мисал. Шуңа бәйле, дәүләт сәясәтендә соңгы елларда авылга караш уңай якка үзгәрә. Моны Русия һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән максатлы программалар да раслый. Алар тормыш-көнкүрешнең барлык өлкәләренә дә карый. Бу җәһәттән Благовар районының Благовар авылы биләмәсендә хәлләр ничек? Авылда тормышны яхшыртуга юнәлтелгән социаль сәясәтнең сизелерлек нәтиҗәләре бармы? Әлеге һәм башка сораулар белән авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Венер Авзаловка мөрәҗәгать иттек.

Максатлы социаль программалар моңа булышлык итә. Башкортстанда халыкның 40 процентка якыны авылларда яши. Бу җәһәттән статистика мәгълүматлары аерыла, атап әйткәндә, кайбер чыганакларда әлеге күрсәткеч 36 процент итеп китерелә. Эш төгәллектә дә түгел, чөнки авыл халкы елдан-ел кими һәм тоташ авылларның юкка чыгуы — моңа анык мисал. Шуңа бәйле, дәүләт сәясәтендә соңгы елларда авылга караш уңай якка үзгәрә. Моны Русия һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән максатлы программалар да раслый. Алар тормыш-көнкүрешнең барлык өлкәләренә дә карый. Бу җәһәттән Благовар районының Благовар авылы биләмәсендә хәлләр ничек? Авылда тормышны яхшыртуга юнәлтелгән социаль сәясәтнең сизелерлек нәтиҗәләре бармы? Әлеге һәм башка сораулар белән авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Венер Авзаловка мөрәҗәгать иттек. — Венер Хәмитович, сүзне көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – пандемиягә бәйле сораудан башлыйк әле: авыл биләмәсендә коронавирус белән чирләүчеләр бармы? — Әлеге афәт безгә кагылмады, кагыла да күрмәсен инде. Дөрес, берничә гаиләгә шик төшкән иде, әмма тикшеренү барышында медицина анализлары тискәре нәтиҗә бирде. Бу җәһәттән хәл ныклы күзәтү астында, карантин чикләүләрен үтәүгә җитди игътибар бирелә. — Хакимият башлыгы вазыйфасында Сез 11 ел эшлисез. Шушы чорда, мәсәлән, демография ягыннан үзгәрешләр ничек бәяләнә? — Бу тоташ илгә килгән бәла – авыллар “картая”, шуңа ярашлы, халык саны да кими. Мәсәлән, 2010 елгы халык исәбен алу язмаларыннан күренүенчә, ул вакытта Благовар авылы биләмәсендә 2910 кеше яшәве тер-кәлгән. Агымдагы елның 1 гыйнварына исә — 2450 кеше, ягъни ун ел эчендә биләмәдә халык саны 460 кешегә кимегән. Бу уңайдан шуны да билгеләп үтим: административ берәмлек буларак, Благовар авылы биләмәсенә, үзәк усадьбадан тыш, янә ике авыл – Самарино һәм Яңа Александровка керә. Хәзерге вакытта аларның тәүгесендә — 276, икенчесендә 187 кеше яши. Статистика нигезендә нәтиҗә ясасак, халык саныннан караганда, безнең биләмәдә генә дә якынча ике авыл юкка чыккан була, димәк. Төбәктә бер генә кеше теркәлгән авыл да бар: ул – Кирилл-Кармасан. Авылга Үзбәкстан тарафларыннан күченеп кайткан бу кеше күптән түгел генә яшәү урынын үзгәртте – волонтерлар ярдәме белән Самарино авылыннан йорт алып, шунда күченде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтим: гаиләсез ялгыз гомер кичерүче өлкән яшьтәге бу кешегә авыл хакимияте дә төрлечә ярдәм күрсәтә, атап әйткәндә, йортына челтәр газы үткәрүдә булышабыз. Демография хәле, республикадагы кебек үк, тотрыклы түгел. Мәсәлән, 2017 елда авыл биләмәсендә 44 бала тууы теркәлгән, 2018 елда – 17, былтыр 22 бала туган. Шушы өч ел дәвамында исә үлүчеләр 97 кеше тәшкил итә. Нәтиҗә – үлүчеләр саны туучылардан күбрәк. — Болай барса, авыллар да бетәрме? — Юк, алай түгел, әлбәттә. Менә биләмә үзәге Благовар авылын алыйк. Әйткәндәй, ул 1935 елда оештырылган Благовар районы үзәге саналырга тиеш була, ләкин төбәк уртасында урнашмаганлыгын исәпкә алып, үзәк итеп хәзерге Языково сайлана. Ә Благоварның өстенлеге шунда – биредән тимер юл үтә, поездлар туктаучы станция дә бар. 1980 елларда ук күрше-тирә авыллардан Благоварга күченү башланган иде. Ни өчен дигәндә, район әһәмиятендәге оешмалардан “Сельхозтехника”, “Сельхозхимия”, элеватор нәкъ монда урнашкан. Димәк, эш урыннары да бар. Хәзер аларның күбесе юкка чыкса да, авыл биләмәсе үзәге күпләрне барыбер кызыктыра. Благовар авылында 1980 кеше яшәве теркәлгән, әйткәндәй, халык саны биредә соңгы чорда зур үзгәреш кичерми. — Халыкны авылда эш урыннары булу тота. Авылларда яшәүчеләр ни белән мәшгуль? — Нигездә, халык авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Мәсәлән, Самаринода М. Хөснетдинов крестьян хуҗалыгы бар, ул басучылыкка махсуслашкан, сөренте җирләре — 980 гектар. Яңа Александровкада исә шәхси малтабар И. Нургалиев карамагында бер мең гектарга якын мәйдан исәпләнә. Болар — нигездә, төбәктә яшәүчеләрнең пай җирләре. Благовар авылында “Благовар” кошчылык заводына караучы ашлык кабул итү пункты, тимер юл станциясе, “Белая река” нәшриятының типографиясе урнашкан. Моннан тыш, халыкны эш белән аграр юнәлештәге малтабарлар, шәхси кибетләр тәэмин итә. Әйтергә кирәк, авыл биләмәсендә аграр тармакта ныклы урын тотып, халыкны лаеклы хезмәт хакы белән кызыктырырлык предприятиеләр булмавы безне дә борчый. Бу җәһәттән шуны да билгелисем килә: Благовар авылының уңайлы икътисади-географик мөмкинлекләре әлегә кадәр тиешенчә файдаланылмады. Нәтиҗәдә, инвестицияләргә дә исәп тотып булмый. Мәсәлән, безнең төбәккә рапс эшкәртүче завод корырга теләүче инвесторлар килмәкче иде, әмма әлегә ул коры теләк кенә булып кала. Бу урында “Кызыл таң” биргән мөмкинлектән чыгып, шуны белдерәм: үз эшен ачарга теләүчеләр Благоварга рәхим итсен. Инвесторларга бөтен уңайлы шартлар тудырырга әзербез. Әйткәнемчә, авылның инфраструктурасы яхшы үсешкән, моңа өстәп, тимер юлы станциясе бар, районыбыз аша “Урал” М-5 автомагистрале үтә. — Авылда шәхси хуҗалык алып бару мөмкинлекләре нәтиҗәле файдаланыламы соң? — Бу яктан караганда, биләмә авылларында бөтен шартлар да бар кебек. Атап әйткәндә, мал-туар асрыйм, дисәң, көтүлекләр, печәнлекләр җитәрлек. Моңардан файдаланып, кем әйтмешли, абзар тутырып мал асраучылар да бихисап. Алар үзләре җитештергән ит һәм сөтне район кулланучылар җәмгыяте аша да сата, базарларга һәм ярминкәләргә дә алып чыга. Бу яктан биләмә үзәгенең шәхси ихаталарын уңай билгеләр идем. Мәсәлән, Благовар авылында 400 баш тирәсе сыер малы, 370 сарык асрала. Шул ук вакытта, Яңа Александровка авылында, ә биредә 72 ихата исәпләнә, 6 баш сыер малы асрала, шуларның икесе — савым сыеры. Авылда шәхси ихаталарда янә бер ат, өч баш сарык теркәлгән. Ә бит бу, әйткәнемчә, 72 йорттан торучы авыл. Үкенечкә, хәзер авылларда бакчасында бәрәңге үстермәгән гаиләләр дә бар. Боларга авыллардагы социаль хәл сәбәпче, минемчә. — Ә авылда тормышны ничек матурларга соң? — Хакимияткә йөкләтелгән төп бурычларның берсе бу. Гомумән, соңгы чорда авылга карата социаль сәясәт республика, шулай ук Русия дәрәҗәсендә зур үзгәрешләр кичерде. Социаль өлкәгә бүленгән финансларның артуыннан да ачык күренеп тора бу. Белүебезчә, авылдагы теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен средтволар хәзер максатлы рәвештә махсус программалар буенча юнәлтелә. Авылларны төзекләндерү программасына ярашлы, Яңа Александровка авылының Үзәк урамында юл салынды, Благовар авылында ике урамда юллар ремонтланды. “Башкортстан ихаталары” программасы да уңышлы тормышка ашырыла. Аның чикләрендә Благовар авылының Совхоз урамындагы 8, 10, 12 санлы йорт ихаталары төзекләндерелде, балалар мәйданчыклары төзелде. “Эшлекле гамәлләр” программасы безгә урамнарны төзекләндерү буенча зур гына күләмдә эш башкару мөмкинлеге бирде. Шулай ук, урамнарны яктыртуны җайга салу буенча да анык нәтиҗәләр бар, атап әйткәндә, гомум озынлыгы 17 чакрым тәшкил иткән урамнарга яктырткычлар куелды. Ассызыклап әйтер идем: бу күләмле эш булды һәм мәсьәлә тулысынча хәл ителү алдында. Тоташ алганда, максатлы программалар буенча биләмә хакимияте алдына куелган бурычларны эзлекле үти. — Авыл биләмәләрен төзекләндерүдә хәзер “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы да нәтиҗәле файдаланыла. Халык бу юнәлештә активлык күрсәтәме? — Әлеге программа бик тә отышлы. Анда катнашу максатында без, Благовар авылында медицина пунктын яңартуга дәгъва итеп, документлар тапшырдык. Таләп ителгәнчә, җыелышлар үткәрелде, халыкның ризалыгы алынды, әмма конкурсны үтеп, программага кереп китә алмадык. Шуңа карамастан, аерым мәсьәләләргә халыкны җәлеп итүгә ирештек. Мәсәлән, авыл зиратларын төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Монда инде безгә ярдәмне авыл малтабарлары күрсәтте. Благовар һәм Самарино авыллары зиратлары коймаланды, ә Яңа Александровкада бу эшне тәмамлау киләсе елга калдырылды. Гомумән, туган төбәген ихтирам итүче якташлар күп ул. Мәсәлән, Благовар авылында 70 тирәсе кешенең Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәнлеге ачыкланды. Әйткәндәй, мин үзем дә алар сафыннан. Хезмәттәшләр бергә җыелышып, авылда чик сакчылары истәлегенә обелиск төзеттек. Авылның үзәк мәйданында тирә-юньгә ямь өстәп тора ул. Бу уңайдан янә бер мисал. Авылда мәчет булдыру уе күптән тынгылык бирми иде, чөнки чиркәү төзелеп бетеп килә. Аллаһ ризалыгы беләндер, Уфада яшәүче безнең якташ Илдар Хәсәнов Благовар авылында мәчет салдырырга теләк белдерде. Аның мәрхүмә әнисе Галия Шәрәфетдин кызы нәсел тамырлары белән Благовар авылына бәйле икән. Илдар Фәрит улы Аллаһ йортын әнисенең якты истәлегенә төзетә. Хәзерге вакытта мәчетнең нигез ташлары салынды, эш башланды. Әлеге мисалдан чыгып, шуны да әйтәсем килә: урындагы башлангычлар күп ул, аларны вакытында тотып алып, халык мәнфәгатьләренә юнәл-тү генә таләп ителә. Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.
Читайте нас