+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
18 сентябрь 2020, 07:40

“Берне киссәң, бишне утырт”

Рәүф Гафаров җитәкчелек иткән “Караидел урман хуҗалыгы” предприятиесе коллективы шундый максат белән эшли.

Рәүф Гафаров җитәкчелек иткән “Караидел урман хуҗалыгы” предприятиесе коллективы шундый максат белән эшли. Җитәкче турында: Рәүф Гафаров Караидел районының Яңа Бәрдәш авылында туып-үскән. Уфа урман хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, туган ягына кайтып, хезмәт юлын Кәрҗә урман хуҗалыгының Әтнәш урманчылыгында урманчы ярдәмчесе булып башлый. Бу вазифада өч елдан артык тырышып хезмәт салгач, Урал урман-техник институтында белем ала. Аннары туган ягында берничә ел һөнәре буенча төрле вазифалар башкара. 2008 елдан “Караидел урманы” дәүләт унитар предприятиесенә, ул үзгәртеп корылгач, “Караидел урман хуҗалыгы” дәүләт автономияле учреждениесенә җитәкчелек итә. Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен байтак бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булган Рәүф Нигъмәтулла улы гаиләсе белән дә үрнәкле. Җәмәгате Лена Кәлимулла кызы белән матур гомер кичерә, кызлары Эльза һәм уллары Азатны тәрбияләп үстергәннәр. Караидел урманчылары һөнәри бәйрәмнәрен күркәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Рәүф Гафаров җитәкчелек иткән “Караидел урман хуҗалыгы” предприятиесенең үткәне матур, киләчәге якты. Аларның эшенә тирә-якта сокланмаган кеше юктыр. Предприятие уңганнарының киеренке эше нәтиҗәсендә “яшел калкан”ны саклауга һәм яклауга, урман запасын арттыруга, аларны сакчыл файдалануга, экология ресурслары мөмкинлекләрен ныгытуга, тармакның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, кешеләрдә табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләүгә күп көч салына. Урманнарны тәртипкә китерү һәм яңарту буенча зур эш башкарыла. Елның-елында шактый зур мәйданда агач утыртылуы шул хакта сөйли. –‒ Агымдагы ел да искәрмә түгел, быел 108 гектарда агач үсентеләре утырттык. Гомумән, безнең хезмәткәрләр элек-электән “Берне киссәң, бишне утырт” дигән девиз белән эшли. Һич мактану түгел, хәзер безнең хезмәткәрләр тарафыннан агач утыртылмаган урыннар юк, дисәк тә ялгыш булмастыр, мөгаен, – ‒ди булдыклы һәм хәстәрлекле җитәкче Рәүф Нигъмәтулла улы. – Хәзерге вакытта безнең предприятиедә 35 кеше эшли. Һәркем күңел җылысын биреп хезмәт сала. Аеруча урман мастерлары Алик Шәмсетдинов, Рафаэль Гафаров, Данил Таҗетдинов, цех начальнигы Винер Зыязетдинов, механизаторлар Фәтәви Гатин, Вадим Динисламов, водитель Фәйзрахман Хәтмуллин һәм башкаларның күпьеллык тырыш хезмәтен билгеләп үтәсе килә. Гомумән, монда бердәм, тату коллектив тупланган. Биредә хезмәт салучы һәр кеше киләчәккә зур өметләр баглап, тырышып эшли. Хезмәт хакының вакытында түләнүе исә аларга тагы да дәртләнебрәк, тырышыбрак эшләргә мөмкинлек бирә. –‒ Җитәкчебездән уңдык, – ди биредә эшләүче хезмәткәрләр Рәүф Гафаров белән горурланып. – ‒Булдыклы һәм шат күңелле, гадел һәм тырыш, кешелекле һәм кечелекле, шуңа аны ихтирам итәбез. Предприятиенең Раздолье авылында урнашкан питомнигының да эшчәнлеге мактауга лаек. “Караидел урман хуҗалыгы” карамагында 235 мең гектардан артык урман исәпләнә. Монда карагайлар күккә ашкан, төз наратлар, зифа каеннар, горур имәннәр үскән урманнар ерактан ук үзләренә җәлеп итә. Күл-елгалар буендагы әрәмәлекләр киек кошларга, җәнлекләргә, шифалы дару үләннәренә бай булуы белән аерылып тора. Шуны да билгеләп үтәсе килә: биредә хезмәткәрләр тарафыннан чишмәләрне төзекләндерү, ылыслы агач күркәләре җыеп, орлык хәстәрләү, шулай ук яшь үсентеләрне үстерү, тәрбияләү, корылык шартларында саклап калу буенча байтак эш башкарыла. Соңгы елларда “Караидел урман хуҗалыгы”, базар шартларына яраклашып, продукция җитештерү эшчәнлеген дә киң җәелдергән. Монда югары сыйфатлы бура, борыс, идән һәм түшәм такталары һәм башка әйберләр эшләп сатуга чыгарыла. Предприятие товарларын бик күп төбәкләрдән килеп, зур теләк белән сатып алалар. Республиканың агач эшкәртү заводлары белән актив хезмәттәшлек итүче әлеге предприятие быел техника паркын да яңарткан. – “Кызыл таң” гәзите аша барлык хезмәттәшләремне, ветераннарыбызны Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән кайнар котлап, аларның һәммәсенә шатлык-куанычлар, уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим, ‒– диде хушлашканда Рәүф Нигъмәтулла улы. Әхнәф ӘМИНЕВ. Караидел районы.
Читайте нас