+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
18 Сентября 2020, 07:00

Бураларда ашлык туп-тулы!

Дүртөйле районы игенчеләре быелгы урып-җыюда да сынатмады.Район авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Салават Ислакаев биргән мәгълүматлардан күренүенчә, быел чәчүлек мәй­дан­нары 58 мең 250 гектар тәшкил иткән. Гектардан уртача уңыш — 27,5 центнер, ә тулай җыем 92 мең тоннадан артыграк. Мәкаләбез гәзит битендә дөнья күргәнче, бу саннар, әлбәттә, үзгәрәчәк, район авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, урып-җыелган басулар мәй­даны — көн саен 1 мең гектарга, ә тулай җыем 2 мең тоннага арта.

Дүртөйле районы игенчеләре быелгы урып-җыюда да сынатмады.

Район авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Салават Ислакаев биргән мәгълүматлардан күренүенчә, быел чәчүлек мәй­дан­нары 58 мең 250 гектар тәшкил иткән. Гектардан уртача уңыш — 27,5 центнер, ә тулай җыем 92 мең тоннадан артыграк. Мәкаләбез гәзит битендә дөнья күргәнче, бу саннар, әлбәттә, үзгәрәчәк, район авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, урып-җыелган басулар мәй­даны — көн саен 1 мең гектарга, ә тулай җыем 2 мең тоннага арта.

Район игенчеләре бүген кызу темплар белән туңга сө­рә. Алар үз алдына быел бу эшне 29 мең гектарда башкару бурычын куйган. Әлеге мәй-дан­нарның 30 проценты сө­рел­гән дә инде. Күп хуҗа­лык­лар силос салу белән мәшгуль.
Кышкылыкка малларга азыкны район хуҗалыклары җитәрлек күләмдә хәзерләгән: 7200 тонна печән, 86 мең тонна сенаж (бу былтыргы кү­ләм белән чагыштырганда 104 процент). Иң югары уңыш “Ленин”, “Еникеев”, “Киров” аграр ­пред­­приятиеләрендә теркәл­гән. Аларда гектар куәте 30 центнердан артып китә.
— Быел машина-трактор паркын яңарту белән җитди шө­гыльләндек, — ди район авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Рузил Садыйков. — 231 миллион сумлык комбайн һәм тракторлар сатып алынды, шул исәптән “Ленин” токымчылык заводы 50 миллион сумга техника юнәтте. Аның паркы быел Европадан кайтарылган 20 миллион сумлык химикат сиптергеч машина, 18 миллионлык ике “Acros-550” комбайны, 7 миллионлык төягеч белән тулыланды. Шулай ук “Россия”, “Чишмә” хуҗалыклары 25әр миллион сумга техника сатып алды. Җәмгысы районыбыз аграр пред­приятие­ләренә быелгы урып-җыю кам­паниясе алдыннан югары җитештерүчәнле өр-яңа ун ашлык җыю комбайны, куәтле өч трактор кайтты. Алар “Росагролизинг” аша алынды.
Басу эшләрен якыннанрак яктырту максатында район маякларының берсе булган “Ленин” хуҗалыгына кагылып чыктык.
— Без уракны уңышлы тәмамладык, — дип каршылады токымчылык заводының баш агрономы Ришат Гәрәев. — Гектар куәте – 33,5 центнер. Әле­ге вакытта силос салу белән мәшгульбез. Басуларда уруны “Ягуар-830”, “Полесье” комбайннары алып барса, җиде “КамАЗ” урылган массаны базларга ташый. Ә силосны таптатып тутыру көно­зыны гына түгел, төнлә дә баш­­карыла. Бу эшкә ике “Т-30”, “К-700”, ике “ДТ-75” җәлеп ителде.
Кукуруз биредә 600 гектарда үстерелә. Аны ленинлылар орлыкка да игә. Әйткәндәй, Дүртөйле районында бу культураны орлыкка үстерү белән ике генә хуҗалык — “Ленин” һәм “Игенче” шөгыльләнә.
— Силосны бөтен агротехник шартларны үтәп хәзерли­без, — ди баш агроном. — Сыйфатлы биоконсервант кулланабыз. Ул исә азыкның яхшы саклануын, витаминнарга бай булуын тәэмин итә.
Куәтле “Ягуар-830” белән идарә итүче Линар Мусин көненә 12 мең центнер кукуруз ура, бу көчле, заманча техника руле артында сигезенче сезон эшли.
— Линар сенажда да бик яхшы күрсәткечләргә иреште, — дип мактады аны баш агроном. — 100 мең центнердан артык сенаж урды. Моннан тыш, ул төягеч белән дә идарә итә.
Ә менә “КамАЗ” водитель­ләре арасында ашлык ташуда иң алдынгы дигән исемгә Айдар Фазыйлов лаек булган. Ул басудан амбарларга 30 мең центнер ашлык алып кайткан. Сенаж ташуда да беренчелекне беркемгә дә бирмәгән.
— Айдар Мэлс улы — алтын куллы водитель, — ди Ришат Фәрит улы. — Машинасын тулысынча үзе төзәтә. Беркайчан да эш вакытында ватылып утырганы юк.
“Ленин” җәмгыятендә туңга сөрү берничә мең гектарда башкарылган, уҗым культуралары 1540 гектарда чәчел­гән. Бу исә киләсе ел уңышына да ышанычлы нигез салынган дигән сүз.
Фото: М.Латыйпова фотосы.
Читайте нас