+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
18 сентябрь 2020, 08:40

Илне бөлдерәм дисәң, урмансыз калдыр

Яшел байлыгыбызны янгыннар да, кеше битарафлыгы да юкка чыгара. Моннан берникадәр вакыт элек “Сикәлтәле, караңгы урман юлы” дигән очерк язган идем. Әлеге язмаларда хис өстенлек итә сыман күренде. Бу хәл, бәлки, авторның агач-үсентеләргә тере җан итеп каравыннан, урман мохитен, аның язмышын йөрәгенә бигрәк якын алуыннан киләдер.

Яшел байлыгыбызны янгыннар да, кеше битарафлыгы да юкка чыгара. Моннан берникадәр вакыт элек “Сикәлтәле, караңгы урман юлы” дигән очерк язган идем. Әлеге язмаларда хис өстенлек итә сыман күренде. Бу хәл, бәлки, авторның агач-үсентеләргә тере җан итеп каравыннан, урман мохитен, аның язмышын йөрәгенә бигрәк якын алуыннан киләдер. Гомумән, Җир-ананы яшел бөркәнчек белән каплаган, шул җирдә яшәүче һәммә җан ияләрен, иң беренче чиратта кешеләрне чиста су, саф һава белән тәэмин иткән, безне туендырган да, җылыткан да, бәла-казадан саклаган да урман турында ваемсыз йөрәк, хуш күңел, салкын кан белән язып, сөйләп буламыни? Юктыр. Кулыңда хакимлек тезгене, матди мөмкинлек булмагач, нәрсәгәдер һәм кемгәдер йогынты ясау, ярдәм итүдән мәхрүмсең. Шуны аңлау синең хәлеңне дә ала, хәтта зиһенең-не дә томалагандай. Язмаларымда замандашларымнан кала икенче урында торган урман турында да шулай. Константин Паустовский, Михаил Пришвин, Иван Тургенев, Леонид Леонов, Василий Песков һәм башка каләмдәшләр сурәтләгән урыс урманнары, үзебезнең халых язучысы Ногман абый Мусин безгә яңадан кайтарган Башкортстан каеннары, карагайлар, имәннәре, юкәләре, чыршылары онытылып барган тарих сәхифәләрендә, урманга җанын биреп хезмәт иткән кешеләр хәтерендә генә калып барамы икәнни? Русия урманнары, шул исәптән Башкортстанныкы да, яңа казалар дәверенә килеп эләкте. Гасырлар буе кешеләрнең бер кат туны, туендыручысы, Җирнең яшел калканы, тын юлы булган урман, хәзер килеп, ике аяклы ерткыч — кеше комсызлыгының, кеше явызлыгының, кеше гамьсезлегенең корбанына әверелде. Кеше техника белән кораллана барган саен, урман хәлсезләнә, аның кешегә каршы торырлыгы калмый. Заманында кеше нинди дә булса киекнең соңгысын атып еккан. Ничек кенә тырышсак та, аларны җанландыру хәзер мөмкин түгел. Шуның кебек, Җир йөзендәге кыйммәтле соңгы агачны аударуга да күп калмыйдыр. Әллә элекке заманнарда Урман өстенә төшеп килгән бәла-каза турында хәбәрдар булмаганбызмы, әллә инде хәзерге мәгълүмат чаралары шулай яхшы эшлиме, аңлавымча, егерме беренче гасыр урманга чагыштыргысыз сынаулар алып килде кебек. Мин, мәсәлән, олыгайган кеше булсам да, газиз урманнарыбызның егерменче гасырдагы кебек таланганын хәтерләмим. Иртә яздан кар ятканга кадәр Ватаныбыз өстендә төтен болыт белән ярышып кайный. Себер, Ерак Көнчыгыш, Урал, Алтай, илнең Европа өлешендәге актык урманнар ут эчендә. Мәхшәр һәр мизгел саен меңнәрчә гектарда котырына. Га-дәттән тыш хәлләр министрлыгының коралланган, җиһазландырылган меңнәрчә хезмәткәре янгынга каршы көрәшә. Бу кара яуга каршы көрәшкә еш кына Кораллы Көчләр дә җәлеп ителә. Стихия белән алышта корбаннар да булгалый, ә ил казнасы күргән зыянны халыктан яшерергә тырышалар. Табигать, урман күргән зыянны сумнар белән генә бәһаләп бетерү, гомумән, мөмкинме икән? Сентябрь башында Краснодар краендагы Анапа шәһәренә якын “Утриш” тыюлыгында артыш урманы янгында һәлак булды. Артыш-фисташкадан торган реликт урманындагы агачларның яше ике мең елга җитә. Артыш урманнары Кызыл китапка кертелгән. Җитмеш биш төр үсентеләре һәм 107 төр агач һәм куаклыклары булган бу урынны экологлар “Русиянең гәүһәре” дип йөрткән. Хәзер, янгыннан соң, артыш һәм башка агач-куаклар тергезелә алмый. Уникаль урын физкультура-савыктыру комплексы төзү өчен кирәк булган... Бу уңайдан янә бер фикер әйтәм дә урманның байлыгы һәм үзебезнең искитмәле юньсезлекне раслаган мисалларга күчәм. Урманнарда янгын бихисап сәбәп аркасында дөрләп китәдер, әмма үзәккә үткәне — рәсми тел белән әйткәндә, кеше факторы. Халык теленә күчергәндә, урманга карата җавапсызлык — еш кына анда усал ниятләр белән кергән адәмнәрнең кылыгы. Һәр агач төбенә генә түгел, бер квадрат километр урманга да каравыл кую мөмкин түгел. Ләкин совет власте елларында һәр авылда яшәүче урман каравылчылары үзенә бүленгән биләмәдә (аны “обход” дип йөртәләр иде) чын хуҗа булды, һәм ул урмандагы агач өчен генә түгел, кырмыска иләүләре, кош-корт, бөҗәкләр һәм башка күп җаннар өчен дә җаваплы иде. Мин авылымдагы урман җанлы абыйларны әле дә хөрмәт белән сагынып искә алам. Безнең яшьлек елларында “Башлес” комбинаты агач кисү буенча, хәзергечә әйткәндә, монополист иде. Һәм мин “агач кисү” дигән сүзтезмәне юкка гына кулланмыйм, чөнки “Башлес”ның барлык шөгыле — бүрәнә, утын хәзерләү. Диләнкәләрдә егылган агач, боталып, стандарт озынлыкта туракланып, вагоннарга төялеп, төрле урыннарга озатылып тора. Агачны комплекслы эшкәртү турында сөйләнү күп булса да, “эшкәртү”, гадәттә, такта, штакетник, шпаллар, тартма такталары әзерләүдән үтми. Диләнкәләрдә ятып черегән ботак, агач очлары турында әйтү дә урынсыз. Ләкин бер нәрсәне оныту мөмкин түгел: “Башлес” элекке елларда биш миллион кубометр агач хәзерли иде. Бу аз түгел, һәм киселгән агачның чикләнмәгән күп өлешен карагай, аннан кала — ак чыршы, каен, усак тәшкил итә килде. Урманны үстерү, саклауга дәртле булмасалар да, агач кисүчеләр аның “тәмен” яхшы белә — диләнкә, башлыча, кондовый карагай, ак чыршы, каен урманнарыннан бүленә. Шул рәвешле кайчандыр калын урманлы Белорет, Бөрҗән, Караидел, Балакатай яклары корама юрган ябынган йолкыш хәлендә калды. Һәрхәлдә, табигать урман кыручылар калдыра торган ялангачлыкны үз көче белән генә каплый алмый. Ә, сүз күп булуга карамастан, утыртылган яшь үсентеләрнең урман рәвешен алып шаулап китүен күрергә насыйп булганы юк. “Урманнар безнең игътибар үзәгендә. Әмма агач егып ташу белән шөгыльләнүче ком-панияләрнең табигать байлыкларын саклау турында бөтенләй уйламавын да беләм”. — Монысы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйткән фикер. Русия Хөкүмәте биш ел элек карагай, имән, каен, чыршы урманнарының язмышына кагылышлы дәүләт программасын раслады. Ул “2020 елга кадәр урман хуҗалыгын үстерү” дип атала, программаны тормышка ашыру өчен байтак акча да — 525 миллиард сум бүленгән иде. Программаны үтәү вакыты үтеп бара, акча исә әллә үзләштерелеп, әллә чәлдерелеп беткән дип әйтерлек. Хәзер инде: “Нәрсә эшләнгән соң?”дигән сорау алга килеп баса. Русия Федерациясе биләмәләренең 46,6 проценты — урман. Башкортстанда да якынча шундый ук нисбәт. Уйлап карасаң, табигать тарафыннан һәм кеше кулы белән кабаттан тулыландырыла торган гаять зур байлык бит инде бу. Ләкин ул хәзер, совет чорындагыдан аермалы рәвештә, Хөкүмәтнең игътибарыннан мәхрүм кала килә. Чиновниклар күзлегеннән караганда, моңа гаҗәпләнәсе дә түгелдер, чөнки урманчылык тармагы дәүләт бюджетына табыш китерми. Икътисадчыларың исәпләвенә ышансаң, урман фондының һәр гектарыннан дәүләт елына уртача 20 сум табыш ала. Бу акча белән генә, урманчылык хуҗалыгына тотынылган дәүләт чыгымнарын, әлбәттә, каплау мөмкин түгел. Хәтта бер литр бензиннан, я бер кап сигареттан бюджет төшемне бер гектар урманнан килгәннән күбрәк ала. Русия киңлекләрендә океан сыман дулкынланып яткан урман төшеме илнең эчке тулай продукциясенең 1,5 проценттан азрагын тәшкил итә. Нефть һәм газдан төшем 12 процент! Мәскәү төбәкләрдән урманчылык тармагыннан күбрәк керем алуны таләп итә, хәтта аларга бурычлар да җиткерә, әмма боерык белән генә эш җанланып китә алмый. Шул ук вакытта дәүләт урманнан керем алу теләгеннән сүрелми. Һәм бу теләк нигезле дә сыман, чөнки дөньядагы барлык урманның дүрттән бер өлеше — Русиянеке. Бу мәйданның 23 процентында агач хәзерләүнең сәнәгатьчә ысулы рөхсәт ителгән. Бу, якынча, 270 миллион гектар дигән сүз. 2017 елда анда 150 миллион кубометр агач киселгән. Димәк, бер гектардан уртача ярты кубометр дигән сүз. Белгечләр раславынча, мондый “җитештерүчәнлек” урта гасырлар чорына хас булган. Янә чагыштыру: Швеция урманнарының гомум мәйданы Русиядәгедән 3 проценттан азрагын, финнарның 2 процентын тәшкил итә. Шушы хәлдә дә Швеция елына — 80 миллион, Финляндия 70 миллион кубометр агач хәзерли ала. Күрүегезчә, күршеләр Русиядә әзерләнгәннең яртысын диярлек бирә. Финнар, ишетеп белүебезчә, безнең Карелия урманнарын да хәтсез генә сирәкләде, өстәвенә, алар агач эшкәртү һәм кәгазь җитештерү буенча дөнья базарының 10 процентын үз кулында тота. Кыскасы, илнең урман хуҗалыгына йөз белән борылырга күптән вакыт. Урманнарга, беренче чиратта, күз-колак булу, игътибарлылык таләп ителә. Югыйсә, алар чирли, яна һәм сыйфатын югалта. Илнең кайчандыр яме булган имән урманнары җиде миллион гектарга җәелгән иде, хәзер исә алар бетүгә бара. Сүз башында ук әйткәнемчә, йөрәкне аеруча сызландырганы — урман янгыннары. Бу турыда туктамыйча, кызулыкны һич сүрелтмичә сөйләргә мөмкин. Ерак Көнчыгышта, Себердә янгыннар — даими күренеш. Янгыннар, бәхәссез — каза. Ул барча ил күләмендәге һәлакәт. Ләкин урманчылык моның белән генә чикләнми. Агачларга тәрбия дә, дәвалау да кирәк. Йогышлы авыру кешене башкалардан аерган сыман, сәламәт урманнарны саклау өчен аның кайбер өлешен кисәргә дә туры килә. Күзәтеп торырга, дәваларга һәм сакларга дибез дә ул, әмма моны кем башкарырга тиеш соң? Мидал өчен әйтик: РСФСРда гына да элек 80 мең лесничий эшли иде, хәзер алар 18 мең кешегә калган, өстәвенә, эш хаклары — ташка үлчим. Дәүләт, урманчылык тармагына акчаны тамчылап кына бүлеп, хуҗалыкны гамәлдә бөлдерде. Русия Хөкүмәтенең планы буенча, 2015 елга тармак үз-үзен тәэмин итүгә ирешергә тиеш иде, әмма әлегә кадәр бу хыял гына булып калды. Шул ук вакытта союздаш Белоруссиядә урманчылык дәүләткә зур гына табыш китерә, анда урманны янгыннар әрәм итми, чөнки ул кайгыртучан кулларда, республиканың милли байлыгы исәпләнә. Күршеләр урманчылыкта элек Советлар Союзында эшләп килгән инфраструктураны да, идарә итү системасын да саклап калган. Агачларга зыян китерүче бөҗәк-күбәләкләр кинәт кенә күзгә ташланып бармый, ләкин алар кимерә, иги торгач, баһа-дир имәнне, горур карагайны, каенны да үлемгә җиткерә. Русиянең дәүләт горурлыгы булган урманнарның да башына җитүебез мөмкин. Урмансыз калсак, бөләчәгебезне аңлыйбызмы без, әллә юкмы?.. Марсель Котлыгалләмов, “Русиянең урман байлыкларын саклаган һәм ишәйткән өчен” билгесе кавалеры.
Читайте нас