+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
20 сентябрь 2020, 06:15

Ял итәргә килүчеләр дә акциягә кушылган

Тирә-якны чистартуга һәмкем үз өлешен кертә ала.

Тирә-якны чистартуга һәмкем үз өлешен кертә ала. Башкортстанда #Эшлим2020 Бөтендөнья чисталык көне экология акциясе уза. Республика шәһәр һәм районнарында 700дән күбрәк мәйданда шимбә өмәләре үткәрелде. Чарада хакимият органнары, бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов башлангычы белән урманчы Георгий Рутто исемендәге урман паркын чүп-чардан чистарту буенча экологик өмә оештыру турында карар кабул ителде. Кичә Урман хуҗалыгы министрлыгының үзәк аппараты коллективы һәм "Уфа урман хуҗалыгы" җәмгыяте хезмәткәрләре урманчы Г.Рутто исемендәге Уфа урман паркы территориясендә экологик өмә оештырдылар. - Бөтендөнья чисталык көне кысаларында без Г. Рутто исемендәге урман паркы территориясен көнкүреш чүп-чарыннан чистарттык һәм 0,35 гектар мәйданда 2018 елда утыртылган урман культураларын тәртипкә китердек, - дип билгеләде идарә бүлеге башлыгы. Әлеге чарага паркка ял итәргә килүчеләр дә кушылган. Чыннан да, Президент Владимир Путин билгеләгән "Экология" гомумдәүләт проекты бик күпләрнең тирә-якны тәртиптә тотуга игътибарын арттырды. Фото:forest.bashkortostan.ru
Читайте нас