Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, тоемлы үсеш теркәлгән. "Башстат" мәгълүматлары буенча, Башкортстан агросәнәгать комплексының гыйнвар-август айларында җитештерү индексы, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 6,1 процентка арткан. Үсемлекчелектә җитештерү - 15, терлекчелектә 2 процентка арткан. Төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгында аңлатуларынча, үсеш ашлык җитештерү күләмнәрен 46,8 процентка, сөтне - 1,3 процентка, итне 11,8 процентка арттыру белән тәэмин ителгән. Терлекчелек тармагында сөт һәм ит җитештерү күләмнәре үсеше эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм эшләтеп җибәрү белән тәэмин ителгән. Яхшы уңыш яз һәм җәй айларында һава торышы уңай булу, ашламаларны тагын да күбрәк куллану аркасында алынды - узган елгыдан 22 процентка күбрәк. Шулай ук элита орлыклар чәчүлекләре өлеше 3 процентка арткан. Сәнәгать җитештерүенең гомум индексы гыйнвар-август айларында 3,3 процентка кимегән. Фото:63.ru