+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 сентябрь 2020, 07:29

Монда эшкә читтән дә киләләр!

“Победа” токымчылык заводы биләмәләрендә урып-җыю кампаниясе төгәлләнеп килгән, басу кораблары соң­гы гектар игеннәрне җыйган, уҗым культураларын чәчү кызган мәлдә бул­ган идек. Хуҗалык җитәкчесе Данис Ишмакаев, вакытын кызганмыйча, безне җәм­гыять эшләре һәм аның уңганнары белән җентекләп таныштырды.

“Победа” токымчылык заводы биләмәләрендә урып-җыю кампаниясе төгәлләнеп килгән, басу кораблары соң­гы гектар игеннәрне җыйган, уҗым культураларын чәчү кызган мәлдә бул­ган идек. Хуҗалык җитәкчесе Данис Ишмакаев, вакытын кызганмыйча, безне җәм­гыять эшләре һәм аның уңганнары белән җентекләп таныштырды.

— Табигать шартлары бик уңай килмәсә дә, җәен узган давыл һәм боз сугу ашлыкларга күп­медер зыян китерсә дә, уңышка зарланмыйбыз, — дип сөйләде ул. — Гектар куәте уртача 23 центнер тәшкил итте. Бу, әлбәттә, агропредприятиебез эш­чәннәренең хәләл көчен салу, табигать казасыннан зарар күргән культураларны вакытын­да тәрбияләп, тиешле матдәләр белән тукландыру нәтиҗәсе.
Данис Мадис улының “Победа” хуҗалыгын җитәкләвенә әле бер ел гына. Әмма шушы кыска вакыт эчендә дә зур эш­ләр башкарып өлгергән. Моңа дәлилләр күз алдында: хуҗа-лыкта төзелеш өлкәсендә күләмле проектлар тормышка ашырылган һәм ашырылуын дәвам итә. Бер елда ике терлекчелек бинасы төзеклән­дерел­гән. Алар 350 баш танага исәпләнгән. Кайчандыр чүплек булып яткан мәйданнар тазартылып, терлекчелек объектларына заманча юллар ките­релгән.
Яңа терлекчелек биналарында сыер савучылар өчен уңай шартлар тудырылган. Сыер саву залында хәтта “җылы идән” системасы да урнаштырылган.
“Победа” җәмгыятендә быел 3500 квадрат метрда шифер түбәләр профнастилга алыштырылган, Иске Яндыз һәм Сабанай авылларында урнашкан ике фермада да зур төзекләндерү эшләре үткәрел­гән. Ашлык амбары яңарыш кичергән, шул исәптән монда яңа орлык чистарту җайланмасы төзелгән.
— Мин үзем шушы яктан бит, — ди Данис Мадис улы. — Әтием игенче иде. Мин 8 сыйныфта укыган чагымда ук аңа һәм абыема ияреп, туган хуҗа­лыгым басуларында җир сөрә башлаган идем. Шуңа да бу җирләр күңелемә бик якын.
Әлегә “Победа” җәмгыятен­дә эшче кулларга зур кытлык юк, биредә бүген 93 кеше хез­мәт сала, тик аерым юнәлеш­ләр буенча кадрлар кирәк, ди җитәкче.
— Хуҗалыгыбызга эшкә килү­челәрне лаеклы хезмәт хакы гына түгел, торак белән тәэмин итү мөмкин­легебез дә бар, — ди ул. — Бүгеннән дүрт гаиләгә фатир бирә алабыз.
Быел гына хуҗалык сатып алган куәтле “Кировец” тракторына “Кузбасс-Т” чәчкече тагып, уҗым культуралары чәчү белән мәшгуль Радик Галикәев Иске Яндыз авылына Бүздәк районын­нан күченеп килгән. Аның гаиләсе биредә эшле һәм тораклы булган – хуҗалык идарәсе аларга ике бүлмәле фатир бир­гән.
— Хатыным Айнура белән, (ул заправкада эшли) дүрт бала үстерәбез, — ди алдынгы механизатор. — Балалар өчен Иске Яндызда заманча мәктәп бар, төрле түгәрәкләр эшли. Үзе­­мә менә өр-яңа трактор бирделәр. Кабинасында компьютерга кадәр бар! Җырлап кына эшләрлек. Эш күләменә килгәндә, көненә 70 гектарда чәчәм. Ике тапкыр күчмә ашханә килеп тукландырып китә.
Бер сүз белән әйткәндә, хезмәт шартларыннан канә­гать­мен. Моннан дүрт ел элек гүзәл табигатьле Иске Яндыз авылына күченеп килүемә һич үкенмим.
“Mac Don” чапкычына идарә итүче Фәнит Галиәкбаров та Иске Яндыз авылына күчеп килгән кеше.
— Гаиләм белән Казахстан якларыннан 2000 елда ук тарихи ватаныбыз булган Иске Яндызга кайттык, — ди ул. — 15 яшьлек чагымда әти-әнием белән чит тарафларга китәргә туры килсә дә, туган ягым һәрчак үзенә тартты, шуңа да җае чыгу белән кайтырга булдым. Хатыным Светлана — сыер савучы, үзем — механизатор. Хуҗа­лык идарәсе йорт бирде. Анда озак еллар яшәдек. Бүген яңа өй салу белән мәшгульбез.
...“Победа” хуҗалыгы уңган­нары киләчәккә ышаныч белән карый, планнары да зурдан. Ал­дынгы игенчеләр һәм тер­лек­челәрнең барысы хакында да бер мәкаләдә бәян итеп бетереп булмый, гәзитебезнең киләсе саннарында алар белән таныштыруыбызны дәвам итәр­без.
Фото: М.Латыйпова фотосы.
Читайте нас